Шәйхразиев эш сәфәре белән аннексияләнгән Кырымда диелә.
Русия куәт оешмалары вәкилләре Диләвер Сәлимовка берничә тапкыр гафу үтенү виңеосы төшерергә кушкан булган, тик ул моны кабул итмәгән дип тә искәртелә.
Быел февральдә Украина президенты Владимир Зеленский Джеппарны Венадагы халыкара оешмалар каршында даими вәкил итеп билгеләде.
Кырымтатар халкының Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров Кырым аннексиясендә Мәскәүнең Татарстанны ничек куллануы турында Азатлыкка сөйләде.
Бу хакта ул юбилее уңаеннан биргән әңгәмәсендә сөйләде.
Кырымны аннексияләүгә 10 ел тулу уңаеннан Amnesty International хокук яклау оешмасы белдерү чыгарды һәм Русия хакимиятләрен кичекмәстән Кырымда халыкара һуманитар хокукларны, кеше хокукларын бозудан туктарга чакырды.
Кырымда узган канунсыз референдумга бүген ун ел тулды. Шушы ун елда Кырымда нинди үзгәрешләр булды, кырымтатар халкына алар ничек тәэсир итте. Шулар хакында кырымтатар активисты белән сөйләштек.
Куәт оешмалары хезмәткәрләре 13 мартта иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Дудаковның өенә бәреп кергән, шуннан соң аны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) идарәсенә алып киткәннәр.
Sota басмасы искәртүенчә, бу тәкъдим гамәлдәге кануннарны боза, чөнки норматив-хокукый актны гамәлгә яраксыз дип бары тик мәхкәмә аша гына танырга мөмкин.
Бу атнада Кырымның Бакчасарай һәм Җанкөй бистәләрендә кырымтатар активистларының һәм дин әһелләренең өйләрендә тентүләр узды. Куәт оешмалары вәкилләре барлыгы ун кырымтатар өенә килде. Соңгы вакытта кырымтатарларга басым тагын да артты. Бу хакта БМО хисабында да әйтелә.
"Без халыкара җәмәгатьчелекне оккупантларның кырымтатарларга каршы җинаятьләренә игътибар итәргә чакырабыз", диелә белдерүдә.
10 ел элек Кырымда Русия оккупациясенә каршы торган хатын-кызлар без кулдан килгәнне эшләдек, ләкин кораллы хәрбиләргә каршы тыныч митинглар белән көрәшүнең нәтиҗәсе булмаячагы ачык иде диләр.
дәвам