Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларда узган тентүләрдән соң Украина халыкара җәмәгатьчелектән Русиягә басымны көчәйтүне сорады


Аннексияләнгән Кырымда тентүләр. Коллаж
Аннексияләнгән Кырымда тентүләр. Коллаж

"Без халыкара җәмәгатьчелекне оккупантларның кырымтатарларга каршы җинаятьләренә игътибар итәргә чакырабыз", диелә белдерүдә.

5 мартта кырымтатарларны киңкүләм канунсыз тоткарлаулар булганнан соң, Украина президентның Кырымдагы вәкиллеге халыкара җәмәгатьчелекне Русиягә сәяси басымны һәм санкцияләр басымын көчәйтергә чакырды.

"Без халыкара җәмәгатьчелекне оккупантларның кырымтатарларга каршы җинаятьләренә игътибар итәргә чакырабыз", диелә хәбәрдә.

Аннексияләнгән Кырымда канунсыз тентүләрнең, кулга алу һәм эзәрлекләүләрнең киңкүләм төсмер алуы искәртелә.

5 мартта Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре аннексияләнгән Кырымның Бакчасарай һәм Җанкөй бистәләрендә кырымтатар активистларының һәм дин әһелләренең өйләрендә тентүләр уздырды.

Куәт оешмалары вәкилләре барлыгы ун йортка килгән иде. Тентүләрдән соң Акмәчетнең (Симферопопль) Киев районы мәхкәмәсе 10 крымытатарны һәм дин әһелен кулга алды. Алар 2024 елның 4 маена кадәр сак астында калачак.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • 2023 елда аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары арткан. Бу хакта иҗтимагый оешмалар, хокук яклаучылар, адвокатлар һәм дә Украина президентының Кырымдагы вәкилләге белдерә. Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева вәкиллек эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган матбугат очрашуында 2023 ел ахырына Кырымда сәяси сәбәпләр белән иректән мәхрүм итүнең 191 очрагы теркәлгән, шуларның 123е - кырымтатар дип белдерде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG