Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымдагы үзгәрешләр кырымтатар халкының киләчәге өчен һәлакәткә тиң"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кырымда узган канунсыз референдумга бүген ун ел тулды. 2014 елның 16 мартында оештырылган тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп, Русия хәрбиләре Кырымны үз кулына алгач уздырылды. Рәсми Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип атады. Мәскәү исә шушы тавыш бирү нәтиҗәсенә таянып Кырымны аннексияләде. Ун елда Кырымда нинди үзгәрешләр булды, кырымтатар халкына алар ничек тәэсир итте. Шулар хакында кырымтатар активисты белән сөйләштек.

Кырым референдумы

Кырым референдумы 2014 елның 16 мартында уздырыла. Тавышка ике сорау куела:

  1. Сез Кырымның Русия федерациясе субъекты сыйфатында Русиягә кушылуын телисезме?
  2. Сез Кырым республикасының 1992 елгы Конституциясен гамәлгә кайтаруны һәм Кырымның Украинаның бер өлеше булып калуын телисезме?

Рәсми нәтиҗәләргә күрә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 83,10% катнашкан. Шуларның 96,77% беренче вариантны (Русиягә кушылу) сайлаган. Икенче вариант (Украинада калу) өчен 2,51% тавыш биргән.

Референдум халыкара кануннарны бозып үткәрелә. Дөнья илләрнең күбесе аның нәтиҗәләрен танымый.

Русия референдум нәтиҗәләренә таянып Кырымның Мәскәү тарафлы җитәкчеләре белән Кырымның Русиягә кушылуы турында килешү имзалый.

"Кырым язы"ның унеллыгына багышланган чаралар ярымутрауда февраль ахырыннан бирле дәвам итә. Җирле телеканалларда, матбугатта ун елда булган "уңай үзгәрешләр" хакында көн саен репортажлар, әңгәмәләр чыга. "Таврида" юлы, Акмәчеттә һава аланы төзелеше, Русия патшабикәсе һәм башка шәхесләренә һәйкәл кую күренешләре төшерелгән видеолар да телеканалларда кабат-кабат күрсәтелә.

"Азатлык" кырымтатар халкының икенче корылтае делегаты Рөстәм әфенде белән (исеме үзгертелде - ред.) "Кырым язы"ның унеллыгында булган үзгәрешләр хакында сөйләште.

Әңгәмәдәшнең чын исеме ни өчен аталмый

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә, иминлек максатыннан аны атамый.

— Кырымнарга, кырымтатарларларга Кырымдагы соңгы үзгәрешләрне күрәсезме, тормышыгыз яхшырдымы, сезгә ошыймы дигән сорауларны соңгы вакытта даими биреп торалар. Әгәр бу сорауларны гади кешегә бирсәң, ул каядыр мәктәп төзелгәнен, асфальт салынганын, урамнарда утлар яндырылганын әйтер. Бу көнкүреш үзгәрешләрне бу җирләрне үзенә "кушкан" ил яхшы ният белән килгәнен күрсәтү өчен эшләгәнен аңларга кирәк. Шуның өчен ул бюджеттан зур акчалар бирә, нәрсәдер эшли, ләкин бу җирнең асаба халкы булган кырымтатарлар ул илнең Кырымга килүен танырмы, дигән сорау көн тәртибеннән төшми.

Ә менә озак еллар дәвамында, Украина чорыннан бирле кырымтатар мәсьәләсе белән шөгыльләнгән кешеләр күзлегеннән караганда, Русия килгәннән соң Кырымда ун елда булган үзгәрешләр кырымтатар халкы, аның киләчәге өчен һәлакәтле һәм коточкыч. Бу үзгәрешләр халыкның киләчәгенә юлларны яба. Ни өчен? Чөнки ил башы Путин, Кырым — элек-электән урыс җире, хәттә урыс дөньясы яралган урын дип сөйли. Аның мондый сүзләре бит үзе үк этноцид (этник төркем, милләтне юк итү) элементы булып тора.

Мәскәү куйган Кырым башлыгы исә үзенең чыгышларында Кырымда бернинди кырымтатар мәсьәләсе дә юк дип ассызлыклый, бу мәсьәлә күптән хәл ителгән һәм ябык ди. Ничек хәл ителгән, ничек ябылган ул?! Димәк, моннан соң бу мәсьәлә инде күтәрелмәячәк дигән сүз. Ә без Украина чорыннан никадәр хәл ителмәгән мәсьәлә калганын беләбез, ә никадәре монда Русия килгәч барлыкка килде. Бу мәсьәләләр шул хәтле җитди ки, алар кырымтатарларга үзләренең киләчәген планлаштырырга, киләчәге өчен эшләргә форсат калдырмый. Аеруча Украинада хәрби операция башланган соң сүз иреге, фикер белдеру иреге мәсьәләләре кискенләште. Хәзер ил башын сайлау бара. Минем сайлауга бару-бармауны үзем хәл итү хокукым бар, ә безне сайлауга барырга мәҗбүри өндиләр.

Сез сөйләгәннән соңгы ун елда Кырымда кырымтатар мәсьәләсе деградациягә таба барган дип аңларга була...

— Бу процесс бик катлаулы. Без чыннан да төп мәсьәләләрдә деградация кичерәбез. Үз милләтен саклап калу хакында уйлаган һәр кырымтатар үзенең киләчәге, үзе һәм балалары кем булачак, ул бу дөньядан киткәннән соң аларны ни көтә, алар белән нәрсә булачагы хакында уйлана. Гомум милли сәясәт хәл ителмәгән булу сәбәпле кемдер безне динебез коткарыр дип, дингә мөрәҗәгать итеп яши. Икенчесе, безгә монда инде урын юк дип дискриминация булмаган башка илгә күченү ягын карый башлый. Өченчесе исә, нәрсә булса булсын, мине үтерсәләр дә, Кырымда үтерсеннәр, монда калам, монда яшим ди. Мондый карашлар ун елда безнең иҗтимагый фикеребезнең деградациясен күрсәтә. Кырымда кырымтатар мәсьәләләрен тәртипкә куйган, аларны көйләгән, идәрә иткән эчке милли органыбызның юкка чыгуы, Русиядә тыелуы моңа төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Кырымда кырымтатарларны вәкиллек иткән, халык тарафыннан сайланган сәяси көчнең бетерелүе хакимият өчен отышлы булса, бу кырымтатарларның барлык мәсьәләләрен хәл итүгә комачаулап тора, халыкны таркаулыкка китерә.

Кырымдагы төрле рәсми хисапларда, чараларда ун елда Кырымда тормыш яхшырды, кырымтатарларның Кырымда шактый мәсьәләләре хәл ителде дигән сүзләр дә яңгырый бит...

— Кырымтатарларның "бәхетле" тормышы белән бәйле бер мисал. Украина чорында һәр кешенең бер тапкыр – йорт төзү, бакча, фермер хуҗалыгы, гараж, дача өчен – үзенә милек итеп бушлай биш төрле җир кишәрлеге алу хакы бар иде. Әйе, бу мәсьәләдә дә проблемнар чыгып торды. Түрәләр гаризаларны кабул итә иде, ләкин төрле сәбәпләр белән мәсьәләне суза иде. 2013 елда кырымтатарларның Акмәчет тирәсендә җир таләп иткән берничә зур протест аланнарының бер өлеше инде рәсмиләштеру юлында иде һәм кешеләребез җиргә хуҗа булу хакында реестрга кертелеп, тиешле документларны кулларына алуны көтә иде. Шул вакытта Кырым Русия юрисдикциясенә "керде". Русиянең җир кодексы исә, аерым төркемнәрдән кала, бер кемгә дә бушлай җир аерырга рөхсәт итми. 1944 елда кырымтатарларның йортларын, милкен талап алган ил бу юлы да кырымтатарларны җирсез калдырды. Мәсәлән, 2015-2018 елларда Акмәчеттәге "Җигулина роща", Стрелковая бистәләрендә үзләре төзегән шәхси йортлардан куып чыгарылды, риза булмаганнар эзәрлекләнде, утыртылды, йортлар, мәчетләр җимерелде, үлүчеләр дә булды. Русия килмәгән булса, без бу җирләрне инде канунлаштырган булыр идек.

Ялтада 16 аланда урнашкан 1900 кырымтатар гаиләсеннән гариза язганнарның берсе дә соңгы ун елда җирләрен, яшәгән йортларын Русия кануннары нигезендә канунлаштыра алмады. Бу кырымтатар бистәләренең юллары ясалмаганы, инфраструктурасы булмаганы турында матбугатта язылмый, күрсәтелми. Ә 1944 елда сөрген ителгән кырымтатарларның әзер йортларында урнаштырылган, ул заманда Русиядән китереләгәннәрнең варислары бүген дә гомер итә.

Сез кырымтатар мәсьәләләрен рәсмиләр белән очрашуларда күтәрәсез, моның ниндидер нәтиҗәләре бармы?

— Күптән түгел без Кырым мәгариф министрлыгында министр белән очрашып, ни өчен мәктәпләрдә кырымтатар теле сәгатьләре кыскара дигән мәсьәләне күтәрдек. Министр, без федераль нормалар нигезендә эшлибез, алар сәгатьләрне арттырырга мөмкинлек бирми дип котылды. Әмма бу федераль нормалар туган телдән тиешле белем бирә аламы соң? 2014 елда Кырым өчен ике еллык күчеш чоры игълан ителде. Кырым хакимияте кирәкле җирле кануннарны кабул итә, йә федераль үзәккә тәкъдимнәрен юллый ала иде. Кырымтатар телен мәкәтәпләрдә укыту буенча да моны эшләргә мөмкин булгандыр. Ләкин Кырым хакимияте бер адым да ясамады, чөнки ул аңа кирәк түгел. Хәзер мәктәпләргә кереп карасаң, кырымтатар балаларын күбесе туган телен белми, сөйләшә алмый. Ун елда ун мәктәп төзелде дип мактаналар, ләкин алар арасында Украина заманында төзелеп бетмәгән кырымтатар мәктәбеннән башка бер милли мәктәп тә төзелмәде. Төзелгән мәктәпләр, балалар бакчалары ун елда Кырымга Русия төбәкләреннән китерелгән кешеләрнең балаларын урнаштыру өчен төзелгәне беркем өчен сер түгел, ләкин бу хакта сөйләмиләр.

Русия төбәкләреннән кешеләрне китерәләр дисез, бу хакта нәрсә әйтә аласыз?

— Монысы Кырым һәм кырымтатарлар өчен бик куркыныч күренеш. Кырымга кешеләрне читтән китерү ун ел дәвам итә. Кырым бюджетында Русиядән тагын берничә миллион кешене монда китереп урнаштыру күздә тотыла. Шуның өчен бюджетта күпкатлы йортлар төзелешенә акчалар карала, җирләр аерыла, хәрби һәм куәт хезмәтләре вәкилләре, башка идәрә катламнары өчен төрле ташламалар карала, алар өчен эш урыннары билгеләнә, җирле кануннарга үзгәрешләр кертелә. Болар барысы кешеләрне кызыксындыру, аларны читтән Кырымга китеру өчен эшләнә. Ләкин Кырымга хуҗалык-икътисади комплекс күзлегеннән карасак, аның ресурслары чикле. Кырым шул хәтле кешене тәэмин итә алмаячак. Су, җир кытлыгы аркасында, хәттә авыл хуҗалыгы интенсификациясе хисабына продукцияне җитештеру катлаулы мәсьәлә була ала.

Кырымда эшкәртергә мөмкин һәм мөмкин булмаган җирләр бар. Мин үзем авыл хуҗалыгы белгече, агроном буларак, Кырымда хәзер башкарылган күп нәрсәләр билгеле бер вакытта һуманитар һәлакәткә китерә ала дип уйлыйм. Әгәр дә су, электр энергиясен, башка ресурсларны читтән китерә алмасалар, Кырымның эчке мөмкинлекләре миллионлаган кешегә җитмәс. Ул кешеләр монда нәрсә эшләячәк? Кырым бит ярымутрау, аның тирә ягы диңгез. Боларны исәпкә алсаң, Кырымда хәзер алып барылган сәясәт, шул хәтле кешене китерү, гомумән дөрес түгел. Ә инде кырымтатарлар сөргенлектән кайтуын дәвам иткәндә, белемле яшьләребез аякка баса, әкрен-әкрен үз мәдәниятен торгызу өчен нәрсәдер эшли башлаганда, мондый сәясәт боларның барысын да юкка чыгарачак, җимерәчәк дигән куркыныч тудыра.

Мондый вазгыятьтә кырымтатарлар үзләрен яклый аламы?

— Ә ни өчен без үзебезне якларга тиеш? Без нәрсә, дошман арасында яшибезме? Әйе, әгәр дә без дошман арасында яшибез икән, безгә үзебезне якларга кирәк, ләкин безгә сез дошман дип бер кем дә әйтми бит. Безгә, сез — безнең кебек, без сезне милли билгедән аермыйбыз диләр. Шуңа күрә, "үзебезне яклау" сүзе безнең вазгыятебезне барлык мәсьәләләрдә чагылдыра. Үзебезне яклау ул безнең үзбилгеләнү мәсьәләбез дигән сүз.Үзбилгеләнү кырымтатарларга ни дәрәҗәдә кирәк булса, Кырымда яшәгән башкаларга ул шул ук дәрәҗәдә кирәк түгел. Безгә халыклар дуслыгы хакында сөйлиләр. Ә болай карасаң, греклар үз мәсьәләләрен хәл итә, әрмәннәр, болгарлар, алманнар үзләренекен, украин, беларуслар җәмгыятьләре бар. Безгә Кырым күпмилләтле төбәк диләр, ә Путин, Кырым — борын-борыннан урыс җире, хәттә урыс дөньясы башланган урын ди. Аңа ияреп Мәскәү куйган Кырым башлыклары ун ел буе без урыс дөньясын төзибез ди. Ә кырымнар алардан моны сорадымы соң? Ни өчен алар ун ел буе күпмилләтле Кырымнв урыс дөньясы итеп күрсәтергә тырыша?

2014 елда Кырымда "әдәпле кешеләр" карамагында узган референдумнан соң инде ун ел узды. Ул көннәрне сез искә аласыз?

— 2014 елда Кырымда үткәрелгән "референдум" вакытында иҗтимагый яктан игътибарлы, тәэсирле кешеләр түгел, ә җинаятьчел криминаль хакимият үрнәге кулланылды. Чөнки ул вакытта кыюлыгы булган кешеләр тәләп ителә иде. Кыюлык, тәвәккәллек сыйфатлары криминалны белгән, җинаятьчел төркемнәрдә торган, курыкмаган кешеләрдә бар иде. Шулай итеп, хакимият дилбегәсе алар кулына эләкте. Кырымтатарларны ничек танырга, алар белән нишләргә, аларга нәрсә мөмкин, ә нәрсә мөмкин түгел дигән мәсьәлә калкып чыкканда бу мәсьәлә инде барлыкка килгән хакимият дәрәҗәсендә хәл ителә башлады. Хакимияткә килгән кешеләр Мәскәүгә без бу мәсьәләне үзебез хәл итәбез диделәр. Мәскәү исә "Сөргенгә дучар булган халыкларның реабилитациясе турында чаралар" фәрманы белән чикләнде.

Фәрманда "әрмән, грек, болгар, кырымтатар, алман халыклары" дип язылган, ләкин Кырымнан бары тик кырымтатар халкы сөрген ителде. Әрмән, грек, болгар һәм алман халыклары сөрген ителмәде, алар Кырымда яшәүче бу халыкларның сөргенгә җибәрелгән вәкилләре генә. Шулай итеп, фәрманда бу милли төркемнәрне халык дәрәҗәсенә күтәрделәр. Һәркемгә билгеле, Кырымнан сөргәнгә кырымтатар халкы җибәрелде һәм иң зур зыянны безнең халык күрде. Русия Кырымга килгәннән соң ун ел узгач бу хакта суз юк, мондагы хакимиятнең моңа ихтыяҗы юк, чөнки аларга каршы чыгардай сәяси көч юк. Әммә 1991 елда икенче Корылтай кабул иткән "Кырымтатар халкының милли суверенитеты (бәйсезлеге) хакында Декларациядән" без Украина заманында да баш тартмадык, Русия заманында да аннан ваз кичү хакында сүз юк. Кырымда ниндидер унеллыкны бәйрәм итүчеләр дә моны яхшы белә.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG