Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Кырымны аннексияләүгә үзенең катнашы булуын белдерде


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Бу хакта ул юбилее уңаеннан биргән әңгәмәсендә сөйләде.

60 яше тулуы уңаеннан БСТ телеканалына биргән әңгәмәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Кырымны аннексияләүдә үзенең дә катнашы булуын таныган. Аның бу әңгәмәсеннән өзекне "Аспекты" чыгарды.

Видеодан күренгәнчә, журналист Дмитрий Каретко Радий Хәбировка Кырым белән бәйле сорау бирә, 2014 елда Кырымның Русиягә "кушылуыннан соң" сезгә нәрсә өчен дәүләт бүләге бирделәр, мондый бүләгегез бар диләр, дип кызыксынды ул.

— Дәүләт бүләгем бар, мин бит ул вакытта аерым бер өлкәләрдә белгеч идем, сәясәт белән шөгыльләндем. Һәм ул чакта мин "Кырымны - безнеке иткән" карарларны кабул итүдә киңәшләр бирүдә катнаштым. Тәҗрибәмне шунда тормышка ашырырга тырыштым. Сак кына итеп, шулай дип әйтим. Бу бик халыкка чыгарылмый торган эшләр иде, — дип җавап бирде Хәбиров.

Элегрәк медиада Радий Хәбировның Кырымга Русия символикаларын илтү, Кырым Югары Шурасы бинасына Русия байрагын урнаштыру һәм ярымутрауны аннексияләүне хуплап митинг оештыру өчен җаваплы булуы хәбәр ителгән иде, дип искәртә "Аспекты".

Шулай ук Хәбировның Русия мөселманнары дин әһелләрен кырымтатар лидерлары белән очраштыру эшләре өчен җаваплы булуы да әйтелде. "Ул кырымтатарларга Кырымның Русиягә кушылуына комачау итмәсәләр, аларның җир мәсьәләләрен хәл итәргә вәгъдә итте", дип яза Аспекты.

  • 2019 елда әле Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча гына башкарган Хәбиров аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксеновны Дуслык ордены белән бүләкләгән иде.
  • Сергей Аксенов Башкортстанның ярдәмен һәрдаим тоеп яшибез дип белдерде. "Башкортстан Карасубазар (Белогорски) районына күп ярдәм итә, республика хөкүмәте методик ярдәм күрсәтә. Шундый дустанә хезмәттәшлек - Русия төбәкләре уңышының нигезе", диде ул.
  • ПолитКурай Телеграм каналы 2014-2016 елларда Башкортстан Карасубазар районына ярдәм буларак 400 миллион сумнан артык акча җибәргән. Алар коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә проблемнарын чишүгә тотылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG