Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Кырымны аннексияләвенә ун ел булды


Кырымда Русия хәрбиләре. 2014 елның марты
Кырымда Русия хәрбиләре. 2014 елның марты

Кырымны аннексияләүгә 10 ел тулу уңаеннан Amnesty International хокук яклау оешмасы белдерү чыгарды һәм Русия хакимиятләрен кичекмәстән Кырымда халыкара һуманитар хокукларны, кеше хокукларын бозудан туктарга чакырды.

Бүген Кырымның аннексияләнүенә төгәл ун ел тулды. 2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъяр (Севастополь) Русиягә кушылачак дип белдерде. Ул Кырымда уздырылган референдумның нәтиҗәләренә сылтанды. Тавыш бирүләрне исә ярымутрауны Русия гаскәрләре үз контроленә алганнан соң, Украина кануннарына каршы килеп үткәрделәр. Кырым аннексиясен дөньядагы илләрнең күпчелеге танымады.

Ун ел эчендә Кырымда яшәүчеләрнең күпчелегенә Русия паспортлары бирелде. Бәяләмәләргә күрә, ярымутрауга Русиянең йөзләгән мең ватандашы күченгән. Ярымутрауны Краснодар крае белән бәйләп тора торган Кырым (Керич) күпере төзелде.

2014 елда Украина Русия гамәлләрен тәнкыйтьләде һәм ул үткәргән "референдум"ның нәтиҗәләрен танымады, әмма Русия аннексиясенә хәрби каршылык күрсәтмәде. Украина бердәмлеге тарафдары булганнарның тыныч протестларын Русия Кырымга билгеләп куйган хакимиятләр бастырды яки күрмәмешкә салышты.

2022 елда Мәскәү Украинага бәреп кергәнчегә кадәр Украина хакимиятләре ярымутрауны тыныч юл белән кайтарырга теләүләрен әйтте. Ә сугыш башланганнан соң, Кырымны Украина җирләренә һөҗүм ясар өчен ныгытма буларак кулландылар. Ярымутрауда Русия хәрбиләре һәм техникалары күпләп урнаштырылган.

Украина Кырымдагы һәм Кара диңгездәге һәдәфләргә һөҗүм итә, шул рәвешле Кара диңгез флотының берничә көймәсе батырылды, аның Акъярдагы штабы зарарланды.Шулай ук ике тапкыр шартлатып Кырым күперен дә зарарладылар.

Украина хакимиятләре Кырымны кире кайтармыйча Русия белән тынычлык турында сөйләшергә риза булмаячакларын әйтә. Көнбатыш илләре Украинаның халыкара танылган үз җирләрендә, шул исәптән Кырымда да хәрби операцияләр алып баруын канунлы дип белдерә.

Халыкара оешмалар Кырымны басып алып аннексияләүне канунсыз дип таныды һәм Русия гамәлләрен хөкем итте. Көнбатыш илләре икътисади чикләүләр кертте. Русия ярымутрауны аннексияләвен кире кага һәм моны "Тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

Кырымны аннексияләүгә 10 ел тулу уңаеннан Amnesty International хокук яклау оешмасы белдерү чыгарды һәм Русия хакимиятләрен кичекмәстән Кырымда халыкара һуманитар хокукларны, кеше хокукларын бозудан туктарга чакырды.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, Кырымны басып алганнан бирле Русия ярымутрауның этник составын үзгәртергә омтыла, украин һәм кырымтатар җәмгыятьләрен бастырмакчы була. Белдерүдә кырымтатарларга һәм башка мөселманнарга террорчылыкта гаепләүләр белән золымнар кылынуы искәртелә. Хокук яклаучылар аларны нигезсез дип саный. Шул рәвешле, Кырымда яшәүче 100дән артык кеше мәхкәмәгә бирелгән диелә. Белдерүдә журналистларны эзәрлекләүләре турында да әйтелә.

Хәбәрләргә күрә, бүген 18 мартта кич белән "Кырымның кушылуы" хөрмәтенә Мәскәүдә концерт булырга тиеш. Элегрәк мондый чараларда Владимир Путин да катнаша иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG