Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда тентүдән соң кырымтатар активисты Эдем Дудаковны тоткарлаганнар


Эдем Дудаков
Эдем Дудаков

Куәт оешмалары хезмәткәрләре 13 мартта иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Дудаковның өенә бәреп кергән, шуннан соң аны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) идарәсенә алып киткәннәр.

Аннексияләнгән Кырымда кырымтатар активисты Эдем Дудаковка куәт оешмалары вәкилләре тентү белән килгән. Бу хакта Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров җиткерде.

Аның әйтүенчә куәт оешмалары хезмәткәрләре 13 мартта иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Дудаковның өенә бәреп кергән, шуннан соң аны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) идарәсенә алып киткәннәр.

5 мартта Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре аннексияләнгән Кырымның Бакчасарай һәм Җанкөй бистәләрендә кырымтатар активистларының һәм дин әһелләренең өйләрендә тентүләр уздырды. Куәт оешмалары вәкилләре барлыгы ун йортка килгән иде. Тентүләрдән соң Акмәчетнең (Симферопопль) Киев районы мәхкәмәсе 10 крымытатарны һәм дин әһелен кулга алды. Алар "террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу" эше нигезендә 2024 елның 4 маена кадәр сак астында калачак.

Кырымтатарларда узган тентүләрдән соң Украина халыкара җәмәгатьчелектән Русиягә басымны көчәйтүне сорады.

  • Соңгы айларда куәт оешмалары вәкилләренең кырымтатарларга килүе артты. 29 февраль Кырымның Иске Кырым шәһәрендә Ислям Терек (Киров) районы кырымтатарларның йортларында, шәһәр мәчетендә Экстремизмга каршы көрәш үзәге ("Э") хезмәткәрләре тентүләр үткәрде. Аңа кадәр Кырым журналисты, хокук яклаучы кырымтатар активисты Лутфие Зудиевада тентү булган иде.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • 2023 елда аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары арткан. Бу хакта иҗтимагый оешмалар, хокук яклаучылар, адвокатлар һәм дә Украина президентының Кырымдагы вәкилләге белдерә. Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева вәкиллек эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган матбугат очрашуында 2023 ел ахырына Кырымда сәяси сәбәпләр белән иректән мәхрүм итүнең 191 очрагы теркәлгән, шуларның 123е - кырымтатар дип белдерде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG