Башкорт активисты Фаил Алсынов үзен гаепле санамый, әмма үз өстемнән җаваплылыкны төшермим, дигән хатында. Аны гаепләүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр шактый. Ни дип җавап биргән ул аларга?
37 яшьлек активист һәм беренче төркем инвалид Рөстәм Мөлековның 2,5 ел колония хөкеме үз көчендә калды. Әнисе бу "канунсыз карар", мондый авыруны рәшәткә артында тотарга ярамый дип белдерә. Колония табиблары да азат итүне сорый. Ләкин хөкемдарлар нык тора.
ФСБ элек тә кешеләрне җәзалый, кыйный иде. Бары тик моны яшереп башкарды. Азатлык җәзалау аша узган татар, башкорт, кырымтатарларны искә ала. Алардан да, электр белән җәзалап, гаепне үз өстенә алуны таләп итәләр иде.
Казанда туып-үскән һәм 23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка тагын бер җинаять эше ачылган. Яшерен шаһит сүзләренә нигезләнеп Мәүлетовның төрмәдә утыру вакытын озайтырга телиләр.
Башкортча рэп башкаручы Алтынай Вәлитовның илдән чыгып китәргә мәҗбүр булуына бер ай булды. Ул башта үзе чыгып китте, аннары хатыны белән сигез айлык кызын да чит илгә чыгара алды. Җырчы кайда булуын әйтми, АКШта яки Европаның берәр илендә сәяси сыену алырга тели.
29 февраль Екатеринбурда галим Азат Мифтаховка ачылган яңа җинаять эше карала башлады. Мәкхәмәдә аңа каршы сөйләгән шаһитлар дә чыгыш ясады. Аларның сүзләре чынбарлыкка туры килми, бу — яла ягу, дип сыный Азатның туганнары.
2023 ел ничек итеп истә кала? Быел Путин режимы аркасында эзәрлекләнүчеләр басым артты, репрессияләр көчәйде, дип тасвирлый. Төрмә, рәшәткә, пычрак алымнар, куркыту, дип сөйләде Башкортстанда эш итүче сәяси активистлар һәм тоткыннар.
БМОның кеше хокуклары декларациясе кабул ителүгә 75 ел тулды. Ул 1948 елның 10 декабрендә Парижда БМОның гомум җыены тарафыннан кабул ителде. БМОның асаба халыклар форумнарында 2014 елга кадәр эксперт буларак катнашып килгән кырымтатар белгече Надир Бекиров бу уңайдан фикерләре белән уртаклашы.
Лилия Чанышева Пермь крае Березники шәһәрендә урнашкан ИК-28 колониясенә ябылды. Ул 7,5 елга хөкем ителде. Аның ире Алмаз Гатин хатынына якынрак булырга дип Березники шәһәренә күчте. Андагы тормыш, төрмә шартлары, гаиләнең нинди каршылыклар узарга мәҗбүр булуы турында безнең материалда.
Чиләбедән Гөлнара Бахаревага Украинадагы сугышка каршы фикерләрен әйткәне өчен террорчылыкны аклауда гаепләнеп, 400 мең сум штраф салынды. Әлеге карарны шикаять итәчәкләр.
Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның тоткарланып кулга алынуына бүген 38 көн тулды. 38 көн ул якыннары, дуслары белән бары тик кыска хатлар, адвокатлар аша җибәрелгән сәламнәр аркылы гына аралаша. Казанда ул әнисе белән әлегә кадәр очраша алмады, ә балаларын ул инде май аеннан бирле күрүдән мәхрүм.
Сәяси тоткын, активист Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябреннән бирле сак астында тотыла. Башта Мәскәүдә утырды, хәзер Уфаның тикшерү изоляторында. Хөкем карары кайчан гамәлгә керер, ул кайсы колониягә җибәрелер — билгесез. Әлегә ул Уфаның тикшерү изоляторында тормыш итәргә тырыша.
дәвам