Accessibility links

Кайнар хәбәр

XXI гасырның башкорт чичәне. Алтынай Вәлитов тарихы


Алтынай Вәлитов
Алтынай Вәлитов

Башкортча рэп башкаручы Алтынай Вәлитовның илдән чыгып китәргә мәҗбүр булуына бер ай булды. Ул башта үзе чыгып китте, аннары хатыны белән сигез айлык кызын да чит илгә чыгара алды. Җырчы кайда булуын әйтми, АКШта яки Европаның берәр илендә сәяси сыену алырга тели.

Башкорт активисты Фаил Алсыновка чыгарылган хөкем карарына риза булмыйча, аны төрмәдән тартып алырга теләүче халык арасында 32 яшьлек рэпер Алтынай Вәлитов та була. Популяр жырчы Алсыновны яклап чыгышлар яздырды, кешеләрне урамга чыгарга өндәде, бу башбаштыклыкка битараф калмыйк дип сөйләде. Аның тавышы көчле һәм тәэсирле яңгырады. Кешеләр арасында абруе бар, сүзенә колак салалар, ул яздырган һәр видеоны карыйлар, тыңлыйлар. Җырчы активистны яклауда популярлыгын кулланды. Концертлар белән акча эшләү карьерасын кыл өстенә куярга курыкмады. Әмма Баймакта да, Уфада да меңләгән кеше хаксызлыкка түзә алмыйча урамга чыкса да, хакимият сүзе өстен чыкты. Алсынов дүрт ел колониягә хөкем ителде. Волонтерлар җыйган мәгълүматка караганда, Баймакта 70тән артык кеше кулга алынган, алар әле тикшерү изоляторларында утыра, 40тан артык кешегә җинаять эше ачылган.

Корбаннарсыз булмады. Рифат Даутов тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде. Аны тавыш-тынсыз гына җирләделәр, конвой һәм ОМОН күзәтүе астында башкорт ире җир куенына салынды. Дим Дәүләткилдиннең туганнары аның куәт вәкилләре тарафыннан кыйналуы турында белдерде. Кешеләр бер-бертлы, күп балалы әтиме ул, пенсионер хатынмы, авыру кеше булуга карамастан кулга алына торды. Алтынай Вәлитов та аның өйенә битлек кигән билгесез кешеләр килүен, янауларын, өендә тентү узуын белдерде. Үзенә дә төрмә янагын белеп илдән чыгып китте.

Ул бер ай дәвамында чит илдә яши. Кайда булганын төгәл әйтми. Бу иминлеккә бәйле. Шушы көннәрдә Алтынай Вәлитов чит илгә китәргә мәҗбүр булуы турында һәм алга таба нишләргә җыенуы турында аңлатып 20 минутлык видео чыгарды. Ул ни өчен көрәш юлына басуын да, чыгышлары аркасында басым булачагын да чамалый идем дип сөйләде. Башкортстан хакимияте аны ничек сатып алырга тырышуы турында да тасвирлый ул.

Алтынай Вәлитов Русиядән ни өчен качып киткән?
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:30 0:00

Ул Башкортстанда хаксызлык кылынганны 2017 елда башкорт телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылганда күрдем дип сөйли. Нәкъ шул вакытта Фаил Алсынов урам җыены уздырды, башкорт теле турында сөйләгәндә аны богаулап алып киттеләр дип искә ала Алтынай Вәлитов.

— 2017 елда башкорт телен ачыктан-ачык кыса башладылар. Фаил Алсыновны шунда белдем, ул телне яклап чыкты. Аны мәйданда ук кулга алдылар. Җаным әрнеп кайттым, җыр яздым, — дип сөйли ул. — Иҗатым дәвам итте. Башкорт теле, башкортлар турында шигырьләр язып җырлап бирдем. Кешеләр арасында танылу алдым. Аннары Куштау хәлләре булды. Ул вакытта да үз сүземне әйтергә туры килде. Мин Куштауны яклаучылар белән бергә идем. Чыгыш ясадым.

Ярты ел дәвамында мине концертларда катнаштырмадылар

Карьерам үскән чак иде. Куштауны яклауда катнашуым, хакимияткә каршы җырлар белән чыгыш ясавым өчен эләкте. Ярты ел дәвамында мине концертларда катнаштырмадылар, читләштерделәр, концертлар куярга мөмкинлек бирмәделәр. Чыгыш ясарга чакырылар да аннары "Гафу итегез, сезнең чыгышыгыз мөмкин түгел. Сезне төшереп калдырырга мәҗбүрбез. Өстән шулай кушылды" дип шалтыраталар иде. Башкортстан премьер-министр урынбасарымы, белмим, бер түрә сөйләшергә чакырды (ул аның исемен әйтми - ред.). "Юл ачабыз сиңа, әмма болай сөйләп йөрмә. Безгә теләктәшлек күрсәтсәң, без сиңа ярдәм итәбез" диде. Мин ризалаштым. Ә ярдәм дигәне болайрак. Ул вакытта Алексей Навальныйның митинглар вакыты иде. Хакимият кешеләрнең игътибарын башкага юнәлтер өчен концерт оештырды, мин дә катнаштым. Арытабан барысы да яхшы булды, карьерам үсә барды. Әмма бәләкәйдән бирле сайлаган бурычымны — халыкның моң-зарын сөйләүне үти алмавым күңелемне кыра иде. Сүзләрне хакимияткә бәреп әйтмичә генә, яшерен сүзләр белән фикеремне әйтә башладым. Әмма Баймактагы хәлләр вакытында түземлегем бетте. Турысын әйтергә туры килде.


Алтынай Вәлитов Баймактагы вакыйгалардан соң Башкорстанның бер түрәсе, ул аның да исемен әйтми, бары тик ышанычлы кеше дип кенә телгә ала, аңа төрмә янаганын әйткәнен сөйли. Һәм төрмә урынына чит илгә китеп котылуны сайладым, Навальный мисалы — күз алдында, ди рэперчы.

Сине төрмәгә бикләячәкләр. Озакка.

— Чыгышларымнан соң нәтиҗәләр нинди була алганын аңлый идем. Халык җиңеп чыгар дип уйладым. Халыкны җыярга кирәк дип уйладым һәм халык чыкты, әмма теләккә ирешеп булмады, — дип дәвам итә ул. — Ни өчен качтым? Хакимияттәге ышанычлы кеше шалтыратты, "Алтынай, синең белән бер килешеп карадылар, әмма син барыбер үзеңнекен эшлисең. Халык сине тыңлый, чыга, шуңа күрә сине ябачаклар. Озакка", дип кисәтте. Әлбәттә, каһарманча төрмәгә дә утырып була иде. Башта төрле уйлар булды. Үзем баш иеп барыйммы әллә дип тә уйладым. Тик әлеге дә баягы Алексей Навальныйның тарихы күз алдында. Каһарман булып кайтты, ә аны төрмәгә тыктылар. Һәм нәрсә? Халыкка яхшылыклар кыла алмады, үтереп куйдылар.

Алтынай Вәлитов чит илгә китеп төрле проблемнар чыга дип сөйли. Торган җирендә кызлары хастаханәгә эләккән, яшәү рөхсәте алу да бик авыр, төрле каршылыклар туып кына тора, ди ул.

— Төрле хәлләр була. Кызым авырды, температурасы күтәрелде, төне буена косып чыкты, курыктык. Хастанәгә чаптык, бала систем астында ятты, аның кулын хатыным белән чиратлашып тотып йокламыйча уздырдык. Хастаханәдән чыгуга коточкыч хисап тоттырдылар, медицина хезмәте 120 мең сумнан артык булып чыкты. Шаккаттык. Безнең бернинди дә документ юк, медицина страховкасы юк. Ни банкта хисап ачып булмый, чөнки документлар кирәк, әллә нинди каршылыклар узасы, — ди ул. — Кем уйлаган шулай келеп чыгарын!? Әмма бирешмибез, ярдәм итүчеләр күп. Ил чиген узарга да, чит илгә килү белән дә ярдәм кулын сузучылар булды. Җайлап аякка басарбыз.

Алтынай Вәлитов кайда төпләнәчәген белми. Ул сәяси сыену турында сүз кузгатты. АКШ яки Европаның берәр илендә сәяси сыенуга дәгъва итәргә мөмкин дип аңлата, әмма болар барысы да акчага барып терәлә, шуңа Уфада гаиләм белән яшәр өчен яратып төзегән өйне сатуга чыгардым, ди ул.

— Сәяси сыенуны Европаның берәр илендә яки АКШта алырга мөмкин. Әмма бу да җидел эш түгел, мәхкәмәләр узарга кирәк, басым аша узганымны дәлилләргә кирәк. Еллар уза ала. Адвокатлар кирәк, алар бушлай эшләми. Барысы да акчага барып төртелә. Акча кирәк, өемне сатарга булдым. Яратып төзегән өй иде ул. Әмма хәрәкәт иткәндә җиңеп чыгарбыз бу авырлыкларны да, — ди ул.

Кем ул — Алтынай Вәлитов?

Җырчы 1992 елда Башкортстанның Бөрҗән районы Байназар авылында туган. Өч бала арасында ул өлкәне. Аҡъегет исемле энесе һәм Акйолдыз исемле сеңлесе бар. Әтисе – Үлмәсбай, әнисе – Фәйләрә. Бу – сәнгатькә гашыйк гаилә. Әнисе беренче курайчы хатын-кыз, бабасы биюче дә, баянчы да булган, әбисе – җырчы, гомер буена мәктәптә җыр укытучысы булып хезмәт иткән. Энесе дә җырчы. AKYEGET тәхәллүсе белән чыгыш ясый. Әтиләре – балта остасы. Алтынай да бу һөнәрне ярата, кул эшен ул да оста башкара.

Балачакта брейк-данс белән мавыккан. Авылда бернинди дә түгәрәк булмаса да энесе белән телевизор, DVD дисклардагы язмаларга карап биергә өйрәнгән. Професиональ дәрәҗәдә биюгә кадәр җиткән. Русия, Төркия, Мисырга гастрольләргә чыккан. "Большие танцы" проектында катнашкан. Филипп Киркоров, Нюша, Федор Бондарчук кебек кешеләр белән эшләргә туры килгән аңа.

Бәләкәй чагыннан бирле шигырь язу белән мавыга. Мәктәптә инша язарга бирелсә, ул аны шигырь формасында яза. Үсмер чагында рэпны ишетеп, бу заманча формат белән җенләнә. Рэп ул - чичәнлекнең бер формасы дип аңлата Алтынай Вәлитов.

Гаделсезлек күрсәм, әйтеп бирәм

— Мәктәптә укыганда Мифтахетдин Акмулла шигырен сөйләп конкурста катнаштым. Кем ул Акмулла дип кызыксындым, аның тарихын өйрәндем, тәэсир итте, хәтта тормыш юлы шом салды. Чичән ул. Халыкны борчыганын, интегүен сөйләгән сүз остасы, — ди ул. — Чичәнлек Ходайдан. Миңа да шигырь язу сәләте бирелгән. Мин чичәннәрнең эшен дәвам итәргә тиеш дигән фикер белән яши башладым. Рэп укый башладым, ул да чичәнлек. Элек домбра кулланганнар, ә мин заманча рэп кулланам.

Ни җитми сиңа, Алтынай, гаиләң, өең бар, җырлап, биеп кенә акча эшлисең, арт ягыңны кысып кына яшәп була иде бит диләр.

Балачактан ук чичәнлек белән мавыгып үскәч, ничек мин халыкка авыр булган вакытта арт ягымны кысып утыра алыйм соң?! Гаделсезлек күрсәм, әйтеп бирәм.

Алтынай Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем ала, эстрада бүлеген тәмамлый. Аның "Башҡорт сәй эсә!", "Атай", "Мыжыма", "Батыр" җырлары хитлар булып санала.

Алтынай Вәлитовның хатыны – Алсу, аның белән интернет аша танышкан. Алар икәүләшеп кыз бала үстерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG