Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Баймак эше" нигезендә кулга алынганнарны азат итү таләбе белән петиция чыкты


Баймак мәхкәмәсе янында, 17 гыйнвар
Баймак мәхкәмәсе янында, 17 гыйнвар

Аны бер тоткарланучының туганы Илгиз Байгускаров "ВКонтакте"да чыгарды. Ул Баймакта протест белдерүдә катнашучыларны җибәрүне һәм тәртип саклау оешмалары гамәлләренең канунга никадәр ярашлы булуын  тикшерүне таләп итә. Әлегә петицияне 300дән артык кеше имзалаган.

Башкортстанда "Баймак эше" нигезендә кулга алынганнарны азат итү таләбе белән петиция чыкты. Моңа 7×7 басмасы игътибар иткән. Мөрәҗәгатьне бер тоткарланучының туганы - Илгиз Байгускаров чыгарган дип искәртелә.

Петициядә ул протест белдерүдә катнашучыларны җибәрүне һәм тәртип саклау оешмалары гамәлләренең канунга никадәр ярашлы булуын тикшерүне таләп итә.

Байгускаров әйтүенчә, кулга алулар аркасында 70тән артык гаилә туендыручысыз калган. Күп очракта киңкүләм тәртипсезлекләрдә һәм полиция белән бәрелешләрдә катнашмаган кешеләрне дә тоткарлаганнар. Петиция авторы халык җыелган урында "профессиональ провокаторлар" эш итте дигән фикердә.

Әлегә петицияне 300дән артык кеше имзалаган.

Расланмаган мәгълүматларга күрә, Баймактагы каршылык чарасыннан соң 73 кеше җинаять эзәрлекләвенә дучар булган, дип яза "ЗПЧ" Telegram-каналы. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә гаеплиләр.

Башта тикшерү вакыты чикләнгән булганга, бөтенесенә дә чикләү чарасы 17 мартка кадәр билгеләнә иде. Тик тикшерү вакыты озайтылды.

Әйтик, Баймакта үткән протестлардан соң кулга алынган Дим Дәүләткилдинне Уфа тикшерү изоляторында 17 июньгә кадәр калдырдылар.

  • 7 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG