Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мондый авыруны төрмәдә тотарга ярамый". Рөстәм Мөлековның хөкеме йомшартылмады


Рөстәм Мөлеков мәхкәмә утырышларының берсендә
Рөстәм Мөлеков мәхкәмә утырышларының берсендә

37 яшьлек активист һәм беренче төркем инвалид Рөстәм Мөлековның 2,5 ел колония хөкеме үз көчендә калды. Әнисе бу "канунсыз карар", мондый авыруны рәшәткә артында тотарга ярамый дип белдерә. Колония табиблары да азат итүне сорый. Ләкин хөкемдарлар нык тора.

9 апрельдә Башкортстан Югары мәхкәмәсендә Навальныйның Уфадагы штабының элекке координаторы, активист Лилия Чанышеваның эше нигезендә мәхкәмә утырышы төгәлләнде. Чанышеваның хөкем карары катыланды - 7,5 еллык колония урынына 9,5 ел колония бирелде. Шушы эш кысаларында активист Рөстәм Мөлеков та хөкем ителгән. Беренче төркем инвалид Мөлековның 2,5 еллык колония җәзасы гамәлдән чыгарылыр, аны йорт сагына булса да күчерерләр дигән өмет бар иде.

Кем ул Рөстәм Мөлеков? Атнасына өч тапкыр колониядән гемодиализга йөртелүче бу кеше үзенең азатлыгы өчен ничек көрәшә?

"Ялганга корылган җинаять эшеннән соң оппозициягә китте"

Рөстәм Мөлеков Башкортстанда 2015-2017 елларда сайлау кампанияләре барышында танылды. Аңа кадәр төзелеш һәм юридик эшчәнлек белән шөгыльләнә иде. 2007 елда аңа мошенниклык белән бәйле берничә җинаять эше ачылды. 2010 елның сентябрендә Уфадагы мәхкәмә Мөлековны 8 елга ирегеннән мәхрүм итте һәм 550 мең штраф салды. Тикшерү барышында ул гаебен танымады, эш ялганга корылган дип барды. 2011 елда Мөлеков иреккә чыкты, 2013 елда аның хөкем карары вакытыннан алда гамәлдән чыгарылды.

"Шушы ялганга корылган эштән соң улым оппозиция эшчәнлегенә кереп китте, — дип сөйләгән иде былтыр активистның әнисе Алмира Мөлекова. – Бу нинди эш иде соң: аның ширкәте Уфа районы Подымалово авылында йортлар төзеде һәм алар җирле авыл биләмәсе һәм район түрәләренә ришвәт бирергә теләмәде. Рөстәмнең милкен, бизнесын тартып алдылар һәм озакка утыртырга теләп, ялган җинаять эше кордылар. Аның гаепсезлек дәлилләре, шул исәптән полиция хезмәткәрләре уздырган экспертиза нәтиҗәләрен мәхкәмәләр исәпкә алмады. Алай гына түгел, ул елларда безнең гаиләгә карата элекке һәм хәзерге полиция хезмәткәрләре җинаять кылды. Акча таләп итүләр дә булды, Рөстәмне кыйнаулар да. Безнең машинаның тормоз шлангларын берничә тапкыр кистеләр, шуның аркасында мин кешеләр өстенә менә яздым. Бу эшләрнең барысы да Уфаның Орджоникидзе районында булды, шушы ук районның полициясе "тикшерде" дә. Аннары улыма мошенниклык турында җинаять эше ачтылар. Безнең мөрәҗәгатьләрдән соң берничә җинаять эше ачылды, ләкин әкренләп алар ябылып бетте.

Алмира Мөлекова сүзләренчә, төрмәдән чыккач, улы бизнесын кайтарырга тырышып карый, ләкин килеп чыкмый.

Рөстәм Мөлеков
Рөстәм Мөлеков

"Русиядә инкыйлаб ясарга котырта"

Җинаять эзәрлекләнүеннән соң Рөстәм Мөлеков иҗтимагый эш белән шөгыльләнә башлый. Аерым алганда, сайлауларда күзәтүче булып эшли. 2016 елның көзендә Дума сайлаулары барышында "Яблоко" фиркасеннән күзәтүчеләр буларак Мөлеков һәм Станислав Чайченко төрмә киемендә Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфиловага видеомөрәҗәгатьләр яздыра. Анда алар Уфаның Дим районы сайлау участогында хәрәмәләшүләр турында, Үзәк сайлау комиссиясеннән Башкортстанга җибәрелгән тикшерү комиссиясенең бу хәрәмләшүләргә күз йомуы турында сөйләде.

2017 елның 12 июнендә Рөстәм Мөлеков Навальныйның Уфа штабы коррупциягә каршы уздырган митингында чыгыш ясады. Ул түрәләрне каты тәныйтьләде, аларны хәтта "атарга" да чакырды.

"Минем төзелеш бизнесымны тартып алдылар, машинамны яндырдылар, сигез кеше килеп мине тукмады, машиналарыбызның тормозларын бозып куйдылар, нәтиҗәдә әти-әнием юл казасында һәлак була язды. Канун бозучы түрәләрнең кулларын, аякларын сындырырга кирәк. Алар бездән куркырга тиеш. Без берләшергә тиеш. Бу халыкны талау гына түгел, илне дә талау!" диде ул чыгышында.

Нәтиҗәдә 2019 елда Мөлековны Җинаять кодексының 280.1 маддәсе (Экстремистик эшчәнлеккә чакыру) нигезендә ике елга шартлы рәвештә хөкем итәләр. Аңа шулай ук өч ел дәвамында киңкүләм чараларда катнашу тыела.

Шул ук елның августында экстремистик материаллар исемлегенә кертелгән бер видеороликка репост ясау өчен бер сум штраф та салалар.

Лилия Чанышева эшенә кушу

2021 елның көзендә Рөстәм Мөлеков һәм Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышева Русия тикшерү комитеты "Коррупциягә каршы көрәш фондын" оештыручылар һәм хезмәткәрләренә карата ачылган җинаять эше фигурантларына әйләнә. 2021 елның ноябрендә Мөлеков фатирында тентү уздырыла. Аңа "Экстремистик җәмгыятьтә катнашу" турында гаепләү белдерелә. Соңрак бу эшне Лилия Чанышева эше белән берләштерәләр.

Активистка шул ук 2017 елда ясаган чыгышы өчен ачыла бу эш, маддәсе генә башка була.

Эш барышы белән таныш чыганак фикеренчә, Мөлеков эше Лилия Чанышевага тагын бер маддә тагу өчен кирәк булган. Чанышевага бу уңайдан Җинаять кодексының 280нче маддәсе (Экстремистик эшчәнлеккә өндәү) нигезендә яңа эш ачыла.

"Мөлековны, Чанышеваны кебек үк, башта "Навальныйның зур эше"ндә фигурант итәләр, аннары аның эшен аерып алалар да, Чанышевага тагын маддә тагу өчен аның эшенә кушалар. Тикшерүчеләрнең бу маддә нигеәендә башка эпизодлары юк", дип аңлатты чыганак "Idel.Реалии"га.

Тикшерүчеләр Лилия Чанышева Мөлековның митингта чыгышы турында алдан белгән дип саный — янәсе, ул турыдан-туры аның җитәкчелегендә эш иткән. Шулай итеп, "Мөлековның экстремистик эшчәнлеккә өндәүләрен Чанышева оештырган булып чыга", димәк "ул үзе дә экстремистик эшчәнлеккә өндәгән, ягъни РФ ҖК 280нче маддәнең 1нче өлешендә каралган җинаятьне башкарган" диелә гаепләү бәяләмәсендә.

Мөлеков гаебен танымады, чыгышында "инкыйлабка чакыру булмады", Чанышевадан бернинди дә күрсәтмәләр алмадым, ФБК планнарын белмәдем диде.

2023 елның 14 июнендә Киров районы мәхкәмәсе Рөстәм Мөлековны РФ Җинаять кодексының 282.1 маддәне 2нче өлеше ("Экстремистик оешмада катнашу") нигезендә гаепле дип таныды һәм 2,5 елга аны гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

Колония табиблары азат итүне сорый, ләкин хөкемдар нык тора

Рөстәм Мөлеков — I төркем инвалид, атнасына өч тапкыр аңа гемодиализ процедурасын узарга кирәк. Аны Пермь краеның 29нчы төзәтү колониясенә күчерделәр, атнасына өч тапкыр сакчылар һәм төрмә табибы озатуында ашыгыч ярдәм машинасы белән сивил хастаханәгә гемодиализга алып баралар, бу вакытта бөтен колония табибсыз кала.

Колония сәламәтлеге начар булу сәбәпле активистны азат итүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. 18 декабрьдә, Уфаның Ленин район мәхкәмәсе Мөлековны җәзасын үтәүдән азат итүдән баш тартты.

9 февральдә край мәхкәмәсендә утырыш булды, тик ул да активистны иреккә җибәрмәде.

Хөкемдар Рөстәмне "психологик тикшерү" актын укыды. Имеш, ул февраль башында ясалган. Алмира Мөлекова сүзләренчә, әлеге актта "Мөлековның үз-үзен тотышында тайпылышлар бар, "җинаятьне кабатларга мөмкин", "иректәге тормышка уңышлы яраклаша алуы икеле" дип язылган.

"Рөстәмне Пермь колониясенә былтыр 28 декабрьдә китерделәр. 17 гыйнварда аның белән күршетем һәм аның хәлен күреп, куркып киттем. Шешенгән, күз төпләре саргайган, күз кабаклары төшкән. Биш килограмм авырлыгын югалткан, 78 килога калган, ә аңа 80нән кимергә ярамый. Гемоглобины төшкән. Алып килгән ризык һәм дарулар белән аны бераз күтәрә алдык. Кан басымы 190га кадәр сикерә иде", дип сөйләде февраль башында Мөлековның әнисе Алмира ханым "Idel.Реалии"га.

Аның сүзләренчә, колониядә хастаханә юк, ул авыр чирлеләр өчен яраклаштырылган камерада тотыла. Гемодиализга көн аралаш йөртәләр. Бер тапкыр барып кайту сигез сәгатькә сузыла: процедура үзе 4-5 сәгать бара, 2-3 сәгате юлга китә.

Рөстәм Мөлековны азат итүне сорап Уфадагы тикшерү изоляторы да, колония хезмәткәрләре дә мөрәҗәгать итә. "Колония шартларында аңа ярдәм итү мөмкинлеге юк" ди алар.

"Колония, табиблар моны раслый. Рөстәмгә дарулар, дөрес әзерләнгән ит, балык, яшелчә-җимешләр, чикләвекләр, үлән сулары кирәк. Бу әле витаминнар, дарулардан тыш. Аның витаминнары гына да бик күп, аларны анализларны контрольдә тотып кына эчәргә кирәк. Өйдә без бөтенесен вакытында эшли идек. Ә колониядә ничек эшлисең? Китерелгән дарулар, ризык һәм гемодиализ ярдәмендә Рөстәмне ничек тә тотып торабыз. Әмма колониядә тагын калса, белмим, күпме суза алырбыз. Шунысын да әйтергә кирәк, гемодиализга бару өчен колония машина, йөртүче, табиб һәм өч сакчы бирә. Казнадан зур акчалар тотыла. Ни өчен? Рөстәмгә тагын да начаррак булсын өчен генәме?!", диде Алмира Мөлекова.

Азат ителү өметләре акланмады

Былтыр ноябрьдә Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорады. Ул Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә кассация гаризасы тапшырды.

Ягъни гаепләү мәхкәмә карарын - 7,5 елга иректән мәхрүм итүне - артык йомшак дип санады. Дәүләт гаепләүчесе аңа җәзаны кырыслатып 10 елга иректән мәхрүм итү карары чыгаруны таләп итте.

4 мартта, Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе Лилия Чанышевага һәм Рөстәм Мөлековка ачылган җинаять эшен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә яңа апелляция каравына җибәрде.

Лилия белән Рөстәмне янә Уфага тикшерү изоляторында китерделәр.

9 апрельдә узган мәхкәмәдә Чанышевага 9,5 елга колония хөкеме чыкты, Мөлековның хөкеме үз көчендә калды.

Карар чыгар алдыннан Алмира Мөлекова улының азат ителүенә өметләнгән иде.

"Ул I төркем инвалид. Андый авырулы кешене төрмәдә тотарга ярамый. Моны канун да, Русия хөкүмәте карарлары да сөйли. Йорт сагы булсын, колониягә генә булмасын", диде ул RusNews-ка.

Әмма ананың өметләре акланмады.

"Инде Навальный да юк, сайлаулар да узды. Азмы-күпме тынычландылар, Рөстәмне азат итәрләр, ә Чанышеваның мөддәтен арттырмаслар дип уйлаган идем. Хөкемдарларга ни булды? Бу канунсыз карар. Без шикаять итәчәкбез", диде соңрак Мөлекова.

Лилия Чанышева һәм Рөстәм Мөлеков җинаять эшләре

2021 елның көзендә Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага һәм Рөстәм Мөлековка җинаять эше ачылды.

2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте.

Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239 маддә, 3 өлеше) гаепле дип таптылар.

Чанышева хөкем карары белән риза түгеллеген белдереп шикаять язды.

7 ноябрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Рөстәм Мөлековны исә Җинаять кодексының 282.1 маддәсе 2 өлеше ("Экстремистик оешмада катнашу") нигезендә гаепле дип таптылар һәм 2,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.

Быел 9 апрельдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Лилия Чанышеваның хөкем карарын кырыслатты. Активистны 9,5 елга гомум тәртипле колониягә утырту карары чыкты. Рөстәм Мөлеков хөкеме шул килеш калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG