Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Learn Tatar" каналы авторы: "Татар телен төрле милләтләргә танытасым килә"


Айгөл Әхмәтҗан
Айгөл Әхмәтҗан

Узган елдан бирле Telegram-да татар телен инглизчә өйрәтүче "Learn Tatar" каналы эшләп килә. Аның авторы Айгөл Әхмәтҗан Азатлыкка бу эш белән нигә шөгыльләнүе, инглизчә татар телен кемнәр өйрәнүе, үзенең татар теленә ничек кызыксыну уянуы турында сөйләде.

"Learn Tatar" Telegram-каналы 2023 елның августында барлыкка килде. Әле ярты ел гына эшләвенә карамастан, анда инде бер меңнән артык язылучы бар, материалларны да меңнәрчә кеше укый.

Каналда татар телен өйрәнә башлаучылар өчен дә гомуми мәгълүмат (әлифба, грамматика нигезләре, иң гади һәм кирәкле сүзләр) бирелә, төрле әдәби текстлар һәм җырлар да тәрҗемә ителә, аңлатыла, инглизчә татар мәдәнияте дә күрсәтелә. Татар текстлары латин әлифбасында тәкъдим ителә.

"Learn Tatar" каналын Казанда туып үскән, ләкин соңгы 8 елын Германиядә яшәүче Айгөл Әхмәтҗан алып бара. Ул үзе Мүнһен техник университетында архитектура бүлегендә укыган. Хәзерге вакытта архитектура офисында эшли. Каналында татар телен инглизчә өйрәтү белән ул буш вакытында шөгыльләнә.

Әйтергә кирәк, Азатлык элек тә татар телен инглиз һәм башка чит телләр күзлегеннән өйрәнү мәсьәләсен күтәреп торды. Татар телен өйрәнү өчен материалларның күпчелеге урысча гына булуы проблемы турында татарча өйрәнүче швед егете Пьер Аберг, япон галиме Юто Хишияма сөйләгәннәр иде. Татар теле турында инглизчә видеоблог алып баручы Айсылу Исмәгыйлева дә бу мәсьәләне күтәргән иде.

Әңгәмә башында ук Айгөл татар теле белән 2 ел элек кызыксына башлавын әйтте. Сөйләшүебез шуннан башланды.

— Айгөл, элек татарча белә идегезме? Казанда торганда татар телендә сөйләшә идегезме?

— Кызганычка, балачагымда мин татарча сөйләшмәдем. Тирә-якта, гаиләмдә урыс телендә генә сөйләшү гадәте иде. Мәктәптә бераз өйрәндем телне, ләкин көндәлек тормышта кулланмый идем. Сыйныфташлар белән татар театрына баргач та, мин тәрҗемә белән колакчын куллана идем.

Айгөл Әхмәтҗан
Айгөл Әхмәтҗан

Якынча 2 ел элек татар теленә кызыксыну туды да, аны өйрәндем дип әйтергә була. Үзем 5 чит телне беләм, инглиз, алман, испан, төрек һәм француз телләрендә сөйләшәм, аларны мин үзлегемнән өйрәндем. Башымда бер структура бар, шуңа күрә татар телен дә өйрәнү җиңелрәк булды. Мәктәптән аз-маз грамматика базасын хәтерли идем, ул да ярдәм итте.

Германиядә яшәүче татарлар белән күрешеп, алар белән татарча аралаша башладым. Бер дустым бар, аның белән атнага бер тапкыр күрешеп, максатчан татарча сөйләшә идек.

Әлбәттә, интернетта булган проектлар да файдалы булды, мисал өчен, Әйдә! Online-ны кулландым. Берничә ай Skytat онлайн дәресләрендә дә катнаштым.

— Татар телендә сездә кызыксыну ничек туды? Ниндидер аерым вакыйга сәбәпче булдымы?

Төрекләр миннән "татарча берәр нәрсә әйт" дип сорый иделәр, ә мин берни әйтә алмадым

— Германиядә төрекләр күп яши. Минем университетта да төрекләр күп иде. Алар минән еш кына "татарча берәр нәрсә әйт" дип сорый иделәр, ә мин берни әйтә алмадым. Татарча музыканы да сораша иделәр, матур көйләр куй дип сорадылар. Шулай итеп, мин татарча заманча музыканы эзли башладым, инди музыкасын эзләдем. Текстларны аңлар өчен аларны тәрҗемә итә башладым да.

Мондагы татарлар белән дә танышкач, татар теленә кызыксыну уянды минем. Шулай итеп ялкын кабынды.

— "Learn Tatar" каналын ничек оештырырга булдыгыз? Татар телен инглизчә дә өйрәтергә кирәк дигән фикер ничек барлыкка килде?

— Татар телен өйрәнү өчен бөтен чыганаклар – урыс телендә. "Татарча өйрәнү өчен урыс телен дә белергә кирәк" дигән хис кала.

Моннан тыш татар теле белән башка халыклар да кызыксына, өйрәнегә тели. Татар телен төрле милләтләргә дә танытасым килә. Берничә чит ил кешесеннән шундый сүз дә ишеткәнем булды: татар телен өйрәнергә теләгәннәр, ләкин инглиз телендә чыганаклар булмагач, өйрәнә алмаганнар.

Үзем дә чит илдә яшәгәч, мондый мисалларны беләм. Урысча белмәгән яки сөйләмәгән берничә татар кешесе белән дә танышмын.

Шул ук вакытта, минем дә татар телен тагын да яхшырак өйрәнү, аны камилләштерү процессым бара. Ә берәр нәрсәне башка кешегә аңлатканда, аны өйрәнү җиңелрәк, шундый принцип бар. Шуңа материаллар әзерләгәндә, мин үзем дә телемне камилләштерәм. Үзем язганда, миңа да яхшырак аңлашыла.

— Материалларны кайдан аласыз? Үзегез генә әзерлисезме, ниндидер дәреслекләргә нигезләнәсезме?

— Инглиз телендә татар грамматикасына багышланган ике генә китап бар. Мин Густав Бурбил язган грамматика китабына еш кына мөрәҗәгать итәм. Анда кайчак хаталар була, ләкин ул бик җентекләп язылган китап, бөтен темалар да бар, анда күп яхшы мәгълүматны табып була.

Еш кына мин аңламаган урыннар була, ул очракта татарча яхшы белгән дусларыма мөрәҗәгать итәм. Иптәшем Булат Шәйми дә кайчак "татарча алай сөйләшмиләр" дип аптырый. Шуңа бөтен мәгълүматны үзенчә "фильтр" аша үткәрергә кирәк.

Моннан тыш Закиев җитәкчелегендә язылган Татар грамматикасының 3 томлыгын кулланам. Андагы мәгълүматны инглизчәгә үзем тәрҗемә итәм.

Тел үзе генә түгел, ул мәдәният һәм тарих белән дә тыгыз бәйләнештә

Тагын мөһим бер нәрсә бар, минем өчен тел үзе генә түгел, ул мәдәният һәм тарих белән дә тыгыз бәйләнештә. Шуңа күрә мин мәдәни темаларга да постлар ясыйм, инглизчә аларны да аңлатам.

— Айгөл, сез үзегез татар телен өйрәнәсез икән, бөтен материалларны камил дәрәҗәдә белеп бетермәскә мөмкинсез. Кемдер сезнең материалларны тикшерәме, хата калмасын дип ниләр эшлисез?

— Әйе, бу эштә миңа иптәшем Булат Шәйми бик нык ярдәм итә, аның татарчасы бик яхшы. Мин материалны башта үзем җыеп әзерлим, шуннан соң ул аны укып, тикшереп, хата калса, шул урыннарда төзәтеп чыга. Шулай итеп, хата калдырмаска тырышабыз, өйрәтә торган тел дә җанлы, матур булсын дигән максат куябыз.

— Аудиториягез белән элемтә бармы, сезгә ниләр язалар? Татар телен инглизчә кемнәр укый?

— Әйе, бар. Мәсәлән, мин берничә ел элек Испаниядә укып алган идем, анда бергә укыган бер испан сыйныфташым миңа язды, "Learn Tatar" каналын укып барам, бик кызыклы диде. Ул элек тә татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксына иде, хәзер аның якынрак танышу мөмкинлеге бар, шуңа рәхмәт әйтә.

Төрки халык вәкилләре бик күп комментарлар яза, аларга татар телен инглиз теле күзлегеннән өйрәнү, үз телләре белән чагыштыру мөмкинлеге кызык.

Кемдер чит илгә киткәч кенә үз мәдәнияте һәм теле белән кызыксына башлады

Германиядәге кайбер татарлар да кызыксына, укый, кайчак миңа мөрәҗәгать итә. Гомумән, чит илләрдә яшәүче татарлардан кире элемтә алганым бар. Кемдер, минем кебек, чит илгә киткәч кенә үз мәдәнияте һәм теле белән кызыксына башлады. Хәтта бу канал ярдәмендә инглизчәләрен яхшыртучы берничә кешене дә беләм.

Төрле әйберләр язалар, сорыйлар. Кайвакыт мин татар җырларын транслитерация һәм тәрҗемә сүзләре белән куям. Укучылар үзләренә ошаган җырларны да шулай итеп чыгарырга сорыйлар. Ниндидер әсәрләрдән өзекләрне дә шулай чыгарганда, башка төрле әсәрләрне дә сорап язучылар бар.

— Татар телен өйрәнергә теләгән чит ил кешеләрендә чыннан да мондый төр контентка ихтыяҗ бар, алар Азатлыкка биргән интервьюларда да бу хакта әйтә. Ә сезнең телеграм-канал кысаларыннан чыгу, проектны киңәйтү теләгегез бармы?

Айгөл Әхмәтҗан
Айгөл Әхмәтҗан

— Дөресен әйткәндә, каналны мин үземнең буш вакытымда гына алып барам, болай тулы көнлек эшем бар. Текст рәвешендә дә материал әзерләү күп вакыт һәм тырышлык ала.

Ниндидер видеолар, подкастлар форматлары кызык булыр иде, ләкин әлегә шундый планнар юк. Бәлки, киләчәктә киңәеп булыр.

Подкаст дигәндә, мине төрек телендә бер подкаст илһамландырды. Бер американ кешесе төрек телен өйрәнә, ул филолог булган төрек кызы белән сөйләшә. Алар төрек телендә берәр диалогны тыңлап, аны анализлыйлар, яки берәр грамматик теманы өйрәнәләр. Миңа мондый концепт бик ошады, өлешчә ул ысулларны да кулланам.

— Айгөл, сездә татар теленә кызыксыну барлыкка килгән, ләкин мондый мисалларны киңкүләм дип атап булмый. Ничек уйлыйсыз, бу процессны киңкүләм итү өчен ниләр эшләргә кирәк? Яшьләр татар теленә күбрәк омтылсын өчен нәрсә эшләнергә тиеш?

— Бу авыр сорау. Бәлки, мин бу каналымны шуңа күрә башладым да. Моңарчы еш кына "татар телен инглизчә өйрәнү өчен берәр чыганак булса иде, бу бик кирәк" дип зарлана идем, дусларга да моны сөйли идем. Шуннан соң "мин бит моны үзем эшли алам" дигән фикер туды. Бәлки, үземнән башлап, теләгән нәрсәне тормышка ашырып буладыр дидем.

Ягъни, безгә "тегесе юк, монысы юк" дип әйтү урынына, бәлки, кайчак үзебезгә дә берәр файдалы эш башкарып була. Көч килгәнчә, әлбәттә.

Мин элек татар телендә чыганаклар аз дип уйлый идем, моңа хәтта зарлана идем. Ләкин төгәлрәк өйрәнә башлагач, татар телен өйрәнү һәм камилләштерү өчен ресурслар, чыганаклар күп икәнен аңладым. "Татар теле" каналы админнары, Марсэль Ганеев белән Булат Шәйми, татар теле белән кызыксынучылар өчен материаллар тупланмасын әзерләгәннәр, һәм ул шактый зур. Аны карасаң гына, чынлыкта, татар телен өйрәнү өчен чыганаклар шактый икәне аңлашыла.

Күп кешедә теләк юк, чөнки татар теленә көнкүреш тормышта ихтыяҗ зур түгел

Димәк, чыннан да татар телен өйрәнергә яки яхшыртырга теләгән кешегә инструментлар бар, барысы да теләктән генә тора. Ә күп кешедә теләк юк, чөнки татар теленә көнкүреш тормышта ихтыяҗ зур түгел. Татарстанда татар телен белмичә дә яшәп була. Монда, бәлки, сәясәт ягыннан гына үзгәрешләр нәрсәдер хәл итә алачак.

Азатлыкның татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" проекты эшләп килә. Анда татар телен башлангыч һәм дәвам итү дәрәҗәсендә өйрәнүчеләр өчен курслар, адаптацияләнгән текстлар, башка күп төрле мәгълүмат чыга.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG