Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айшә Иса: "Сугыш сәбәпле Украина мөслимәләр лигасының эшчәнлеге үзгәрде"


Айшә Иса
Айшә Иса

Украина мөслимәләр лигасының яңа рәисе итеп 25 яшьлек Айшә Иса сайланды. Тумышы белән Донецкидан, әнисе ягыннан татар, Русиядә шактый татар туганнары бар. Айшә белән Украинадагы мөслимәләр тормышы, сугыш вакытында лиганың эшчәнлеге, татар-башкортлар белән элемтәләре турында сөйләштек.

Айшә Исага 25 яшь кенә булса да инде Украинаның күп кенә шәһәрләрендә яшәргә, мөселманнарга ярдәм итү эшләрендә катнашырга өлгергән. 6 гыйнварда аны Украина мөслимәләр лигасының рәисе итеп сайлап кую да шул сәбәпле булгандыр дип саный ул. Аңа кадәр әлеге вазифаны кырымтатар Нияра Мамутова җитәкләде.

Иса тумышы белән Донецкидан, әнисе ягыннан барлык туганнары татарлар, алар Идел буенда яши. Азатлык бу хакта Айшәнең әнисе Тәнзилә ханым белән сөйләшкән иде.

Гаилә хәзерге вакытта Одессада яши. 2014 елны каршылыклар башлангач, алар Донецкидан Запорожьега күченеп китә. Айшә мәктәпне шунда тәмамлый. Аннары Запорожье университетында тарих факультетында белем ала. Русия Запорожьега кергәч Череповцы шәһәренә күчәргә карар итәләр.

Ләкин гаилә монда да озакка кала алмый, Айшәнең әтисен Одессага мәчетне киңәйтергә юллыйлар. Русия Украинага каршы сугыш башлагач, күп кенә мөселманнар илдән китсә дә, алар Украинада калырга була.

Мохтаҗларга ярдәм итү
Мохтаҗларга ярдәм итү

"Мин инде 14 яшьтән үк мөселман җәмгыятенә бәйле эшләрдә катнашып киләм. 16 яшьтән мәчеттә балаларны укытам.

Өч ел элек университетны тәмамладым, аннары сугыш башланды. Без сугышка кадәр балаларга Коръән, гарәп телен укыттык, шәһәр тормышында катнаштык. Муниципаль сайлауларда да актив булдык. Ул вакытта лиганың җитәкчесе Нияра Мамутова иде. Быел инде мине сайлап куйдылар", ди ул.

Айшә сөйләвенчә, лига үзе инде 30 елдан артык эшләп килә, ләкин ул аерым оешма булып теркәлмәгән булган.

"Озак еллар лига Бөтенукраин мөселманнар оешмасының бер бүлеге булып торды. 2018 елны теркәлү узып, мөслимәләр аерым эшли башлады. Шулай да без Бөтенукраин мөселманнар конгрессы белән тыгыз элемтәдә хәрәкәт итәбез. Киевта Ислам мәдәни үзәге бинасында утырабыз. Аның җитәкчесе кырымтатар Мурат Сулейманов. Мөслимәләр лигасының башкарма комитеты тугыз кешедән тора. Нәкъ алар киләчәк эшчәнлекнең юнәлешен билгели.

Украинада 200ләп активистыбыз бар. Болай күп мөслимәләр белән эшлибез. Арабызда Башкортстан мөслимәләре дә бар. Одессада татарлар да бик күп. Бөтенесен белеп тә бетермибез, чөнки безнең оешма белән элемтәдә тормаучылар да бар.

Ризык тарату
Ризык тарату

Мөселман украиннары интеграциясе белән шөгыльләнәбез. Белем бирү, һуманитар, рухи, психологик өлкәдә ярдәм күрсәтәбез. Сугыш башлангач эш юнәлешебез үзгәрде. Запорожьеда булганда сугыш барган төбәкләрдән күченүчеләргә ярдәм күрсәтә, аерым алганда ашарга әзерли идек. Аннары ярты елдан соң без инде Одессага күчтек. Мәчет каршында мохтаҗларга төшке ашлар әзерли башладык. Күпбалалы гаиләләргә дә булышабыз. Исемлекләр булдырдык. Одессада сугышка кадәр дә мөселманнар актив эш алып барды. Сугыш башлангач күп мөселман гаиләләре Украинадан китте, алар хәзер дә дистанцион рәвештә безнең белән элемтәдә тора, әмма безнең урыннарда булышучыларга ихтыяҗ артты. Ә алар аз.

Кахов электр станциясе шартлагач, анда бик күп кирәк-яраклар ташыдык. Аның нинди зур һәлакәт булуын беләсез инде. Волонтерлар эшенә җәлеп ителдек.

Сугыш шартларында балаларга да күбрәк чаралар уздырырга тырышабыз. Җәен лагерьлар оештырабыз. Украинада ислам үзәкләрендә дәресләр уза. Коръән, гарәп теле, пәйгамбәрләр тарихы дәресләре була, балаларны музейларга, кинотеатрларга алып барабыз. Мисал өчен, Одессада даими сирена тавышлары, балалар боекмасын, курыкмасын өчен күңел ачу чараларына күп игътибар бирәбез.

Балалар өчен дә чаралар уза
Балалар өчен дә чаралар уза

Менә хәзер Рамазанга әзерлек максатыннан әти-әниләренә, туганнарына открыткалар ясау өчен мастер-класс оештырачакбыз. Җәй көнне лагерьлар уза, быел Одессада берсен утка тоттылар. Балалар курыкты, оныттыру өчен батутларга сикерергә алып бардык", ди Иса.

Одессада мөселман балаларына гомум белем бирү мәктәбе ачу планлаштырылган булган, әмма сугыш сәбәпле ремонт эше туктап калган.

"Сугыш. Акча башкага кирәк. Киевта мондый мәктәп бар. "Безнең киләчәк" дип аталган гимназия. Анда белем алучылар арасында мөселман булмаганнар да бар. Шунда ук гарәп теле дә укытыла, әхлакны да өйрәтәләр. Мондый мәктәп Харьков шәһәрендә дә бар иде. Сугыш сәбәпле аны яптылар.

Ислам мәдәният үзәге дә сәдака акчасына эшли. Партнерлар да булыша. Үзебез дә акчалар җыябыз. Элек чит ил студентлары да нык булыша иде, алар инде хәзер кайтып китте", ди Айшә.

Балалар өчен дә төрле чаралар уза
Балалар өчен дә төрле чаралар уза

Аның әйтүенчә, Украинада мөслимәләр бердәм. Русия Кырымны басып алганчы андагы мөслимәләр белән бергә эш алып барганнар.

"Хәзер инде хәлләрне белешүдән узмый, бөтен элемтә өзелде, чөнки эшләребезне бергә дәвам итү мөмкин түгел, бу аларга зыян салачак. Моны барыбыз да яхшы аңлый", ди ул.

Украина мөслимәләр лигасы БМОның качаклар эшләре агентлыгы белән хезмәттәшлек итүче оешмалар белән дә эшли.

"Мисал өчен, "10 апрель" дигән оешма бар. Төрле сәбәпләр белән документсыз калганнарга ярдәм итәбез. Үзегез аңлыйсыз, мөселманнар арасында төрле хәлдә калганнар бар. Татарстан һәм Башкортстаннан килүче мөселманнарны да беләбез. Сәяси сыену сораучылар да бар. Үзләрен чит кешеләр кебек тоймасын өчен тырышабыз.

Кайбер мөслимәләр дә авырлыкларга очрый. Без нәкъ аларга ярдәм итү өчен оешкан бит. Кайберләренең ирләре сугышта. Шатландырганы шул: монда яулыклы мөслимәләр үзләренә эш таба ала.

Айшә Иса конференциядә катнаша
Айшә Иса конференциядә катнаша

Украинада яулыклы мөслимәләргә караш яхшы. Үзем дә төрле дәрәҗәдәге очрашуларда катнашам, һич кенә яулык аркасында кимсенгәнем, эзәрлекләнгәнем булмады.

Киресенчә, 2016-2017 елны документларга фотога төшүда проблемнар чыккан иде, без имзалар җыеп тиешле урынга тапшырдык һәм безгә бөтен документларга фотога яулыктан төшәргә рөхсәт иттеләр.

Әле менә кичә кич Киевтан кайтканда да бер ирле-хатынлы гаилә елмаеп: "Сез украинча беләсезме?" дип сорадылар. Мин "әйе" дип җавап биргәч, "Сез бик матурсыз" дип сөйләшеп киттеләр...", ди Айшә Иса.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG