Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда журналист һәм активист Ольга Комлеваны "экстремизмда" гаеплиләр


Ольга Комлева
Ольга Комлева

Аны кичә янәсе шаһит буларак сорау алырга китергәннәр, соңрак "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаепләү белдергәннәр. Ольга Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Шулай ук ул Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде. 

Кичә, 27 мартта Уфада полиция хезмәткәрләре RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 48 сәгатькә тоткарлаган. Башкортстанга Мәскәүдән Пряхин фамилияле тикшерүче килгән һәм сорау алуга алып килү турында карар чыгарган. Бу хакта "Навальный такымы" җиткерә.

Башта Комлеваны янәсе шаһит буларак сорау алырга китергәннәр. Соңрак активистның ире Ольгага Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле "экстремизм" турындагы җинаять эше нигезендә гаепләү белдерүләрен җиткерде. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2 маддәсе) гаеплиләр.

  • Ольга Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Шулай ук ул Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде. Комлева сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде.
  • Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын 2021 елның июнендә "экстремист оешма" дип игълан иттеләр. Оппозиционерның оешмалары белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эзәрлекләве булган дистәләгән очрак турында билгеле. Коррупциягә каршы көрәш фондына әз генә акча күчерүне дә Русия хакимиятләре экстремизмны финанслау дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG