Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәләдә машина өч баланы бәрдереп киткән, өчесе дә һәлак булган


Югары Тәкермән белән Тауасты Тәкермән авыллары арасында юл читеннән барлыгы биш кеше барган булган. Toyota Camry бәрдергәч өчесе үлгән, икесе җәрәхәтләнмәгән. Һәлак булган балалар - 12, 13 һәм 17 яшьләрендә.

Кичә, 28 апрельдә, Татарстанның Минзәлә районында юл фаҗигасе булган. Toyota Camry машинасын йөрткән 36 яшьлек хатын-кыз югары тизлектә өч баланы бәрдергән. Аларның бөтенесе дә урында үлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Һәлак булган балалар - 12, 13 һәм 17 яшьләрендә. Алар Югары Тәкермән белән Тауасты Тәкермән авыллары арасында юл читеннән барлыгы биш кеше барган булган, һәлакәттә ике үсмер җәрәхәтләнмәгән.

Прокуратура тикшерү оештырган.

"Прокуратура юл-транспорт һәлакәтенә китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклаячак, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турындагы канун таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк. Канун бозулар ачыкланса, прокурор чарасы күреләчәк", дигән Минзәлә районы прокуроры вазифаларын башкаручы Тимур Габдуллин.

  • 2022 елда Башкортстанның Бакалы авылында юл һәлакәте нәтиҗәсендә 17-19 яшьлек дүрт кыз үлде.
  • Алар Бакалыга җәйге ялга килгән булган. Элекке сыйныфташлары белән кафеда очрашканнан соң өйләренә кайтып барган вакытта кызларны Аudi A 5 машинасы бәрде. 23 яшьлек машина йөртүченең исерек булуы әйтелде.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу һәлакәтне ничек тикшерәчәкләрен шәхсән үзе күзәтәчәген әйткән иде. Машина йөртүчегә 13 ел колония бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG