Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тикшерүчеләр гаепләнүчеләрне Украинадагы сугышка барырга кыстый башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Тикшерүчеләргә агитаторлар роле бирелде,алар "махсус хәрби операция" шартларында  шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр арасында контракт белән хәрби хезмәткә барырга куша. Мин моны дөрес эш дип санамыйм, тикшерүнең бурычы - җинаять эшендә дәлилләр җыю,хәрбиләр туплау түгел", ди адвокат Роман Кандауров.

Русиядә тикшерүчеләр гаепләнүчеләргә колониягә керү урынына контракт төзеп, Украинадагы сугышка барырга тәкъдим итә. Бу хакта "Коммерсантъ"ка адвокатлар берлегендә сөйләгәннәр.

Тикшерү барган чакта яки тикшерү эшләре беткәннән соң тәртип саклаучылар гаепләнүчеләргә "Аңлатма" ("Разъяснение") дип аталган махсус документ бирә. Анда гаепләнүченең белешмәләре язылган, шулай ук җаваплылыктан азат итү мөмкинлеге турында әйтелгән диелә.

Риза булучылар белән контрактны хәрбиләр төзи. Педофилия, террорчылык, диверсия, дәүләткә хыянәт һәм башка шундый авыр җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне сугышка алмыйлар диелә.

"Тикшерүчеләргә агитаторлар роле бирелде, алар "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны Русия хакимиятләре шулай атарга куша - ред.) шартларында шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр арасында контракт белән хәрби хезмәткә баруны агитацияли. Мин моны дөрес эш дип санамыйм, чөнки тикшерүнең бурычы - җинаять эшендә дәлилләр җыю, хәрбиләр туплау түгел", дигән басмага адвокат Роман Кандауров.

Аның әйтүенчә, гаепне юуның яңа алымы "начар түгел" , әмма бу процессны контрольдә тотарга кирәк, чөнки "җитди, профессиональ җинаятьчеләр" иреккә чыгарга мөмкин.

Басма язуынча, болай итеп контракт төзүләр Украинаның баскынлыктагы җирләрендә һәм аңа якын урнашкан Русия төбәкләрендә бар инде. Акрынлап аны башка төбәкләргә дә җәелдермәкче булалар.

  • Быел мартта Русия думасы беренче укылышта контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесен кабул итте. Аларны иректән мәхрүм итү урынына шартлы мөддәт бирәчәкләр. Канун өлгесе тикшерү астында булганнарга, хөкем ителүчеләргә һәм җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылып, җәза мөддәтен үти башлаганнарга саклану министрлыгы белән контракт төзү мөмкинлеге бирә.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Әле яңарак кына Пенза өлкәсендәге Урта Әләзәннең 5нче мәчете мөәзине Ибраһим Исәнәевнең үлеме бөтен авылны тетрәндерде. Аны үтерүдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткән һәм ярлыкау алган Раил Хәйров шикләнелә.
  • Украинадагы сугыштан кайткан Русия хәрбиләре ике ел эчендә 200дән артык кешене үтергән һәм имгәткән. Күпчелек җинатьләр көнкүреш сәбәпләр белән, яки хәмер кулланганнан соң эшләнгән. Бергәләшеп эчеп утырган чакта сугыштан кайтканнар еш кына танышларына, күршеләренә яки очраклы кешеләргә һөҗүм итә, дип искәртелә. Еш кына сугыш ветераннарының туганнары да "үлем куркынычы" астында, диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG