Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачлык темасы кермәгән татар әсәре юк диярлек


Ачлык темасы кермәгән татар әсәре юк диярлек
please wait

No media source currently available

0:00 0:33:37 0:00

Татарча подкастның Идел буенда 100 ел элек булган ачлык фаҗигасенә багышланган сериясенең соңгы эпизодында татар-башкорт әдәбиятында ачлык темасын күтәрү турында сөйләштек. Филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева әлеге тема ачылган әсәрләр белән таныштырды.

Ниләр турында сөйләштек:

- 1921 елга кадәр дә татар-башкорт ачлыклар кичергән, бу әдәбиятта ничек чагылыш тапкан

- Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәр" повесте: укырга куркыныч, ләкин укыйсы килә.

- Мәҗит Гафури: ачлык темасына шигырьләр дә яза, мәкаләләрдә төрле проблемнар да күтәрә.

- Фатих Әмирханның Татарстан җитәкчелеген тәнкыйтьләп язуы.

- Төрле елларда ачлык темасы күтәрелгән башка әсәрләр: Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар", Мәхмүт Хәсәновның "Язгы аҗаган", Мөхәммәт Мәһдиевның "Без 41нче ел балалары", Рабит Батулланың "Юл буенда зәңгәр чәчәк", Әлфия Ситдыйкованың "Диңгез суы тозлы ул" һәм башкалар.

- Бүгенге көндә ачлык темасына роман язып буламы? Гүзәл Яхинаның "Сәмәркандка эшелон" әсәре турында.

- Ачлыкның халыкның психологик кодына кереп калуы, татар гаиләләрендә икмәккә булган мөнәсәбәт.

- Урыс телендә "Голодающие Поволжья" дигән бераз иронияле гыйбәрә бар. Татарлар ачлыктан көләме?

- Идел буендагы ачлыкка багышланган фильмнар һәм бәетләр.

XS
SM
MD
LG