Accessibility links

Кайнар хәбәр

100 ел элек ачлыктан ни өчен башкорт халкы ныграк зыян күргән


100 ел элек ачлыктан ни өчен башкорт халкы ныграк зыян күргән
please wait

No media source currently available

0:00 0:16:58 0:00

"Татарча подкаст. Ачлык" подкастының икенче чыгарылышы Идел буенда 100 ел элек булган ачлык фаҗигасенең Башкортстанга йогынтысына багышлана. Эпизод Башкортстан тарихчысы Наил Усманов ярдәмендә әзерләнде.

"Татарча подкаст. Ачлык" подкастының икенче чыгарылышы Идел буенда 100 ел элек булган ачлык фаҗигасенең Башкортстанга булган йогынтысына багышлана. Эпизод Башкортстан тарихчысы Наил Усманов ярдәмендә әзерләнде.

Подкастның беренче чыгарылышы ачлык фаҗигасенең Татарстанга йогынтысы турында булган иде.

Ниләр турында сөйләштек:

- Ачлыкка китергән сәбәпләр: ватандашлар сугышы, корылык, продразвестка планы

- Ярдәм вакытында килми.

- Ачлыктан иң зыян күргәк кантоннар. Башкортларның җир эшкәртүгә яраклы булмаган урыннарда яшәргә мәҗбүр булуы

- Ни өчен шәһәрдә хәлләр әйбәтрәк була?

- “Америка бураннары” – Бөре өязендә нинди бураннарны шулай атыйлар?

- Башкортстанда ачлыктан күпме кеше үлгән?

- Тарихчы Ирек Акманов 1921-1922 еллардагы ачлык башкортларны бетерү өчен махсус оештырылган дип язды. Наил Усманов моның белән килешми.

- Ләкин башкортларның аеруча нык зыян күрүен таный.

- Татарларны ярдәм исемлегенә кертмәү очрагы. Сарытау.

- Мәет ашауга хакимияттән рөхсәт сорау.

- Ни өчен бүген 100 ел элек булган ачлык фаҗигасын искә алырга кирәк?

Киләсе эпизод Америка, Төркия һәм башка чит илләрнең Татарстан һәм Башкортстан халкына ачлык вакытында ярдәме турында сөйләшербез.

XS
SM
MD
LG