Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдән хат. Алсу Кормашның хәлләре ничек?


Алсу Кормашева 1 апрельдә мәхкәмә вакытында
Алсу Кормашева 1 апрельдә мәхкәмә вакытында

Ике бала әнисе, Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның якыннары янына кайта алмавына 10 айдан артык вакыт узды. Шуның 5 аен ул начар шартлы тикшерү изоляторында утыра. Шушы көннәрдә "Безнең гәҗит"тә аның хаты басылды. Анда ул төрмәдәге хәлләрне тасвирлаган.

Татарстанда нәшер ителгән "Безнең гәҗит"нең дүртенче санында "Дус кызымның хәлен сорашканга — төрмә" дигән язма басылып чыккан. Бу язма чынында хат. Аны редакциягә Казанның 2нче тикшерү изоляторында утырган Азатлык журналисты Алсу Кормаш язып юллаган. Хат 12 мартта язылган, озын юл һәм, күрәсең, тикшерү дә узган. Төрмәдән һәм төрмәгә язылган хатлар кат-кат цензорлар тарафыннан укыла һәм тикшерелә. Аларга уңайлы булсын өчен хатлар урысча гына язылырга тиеш дигән шарт куела. Ә бу хат саф татар телендә язылып "Безнең гәҗит"нең апрель санында дөнья күргән.

Ни өчен "Безнең гәҗит" һәм ничек аның хаты редакциягә барып җиткән? Бер могҗиза белән Алсу Кормашның якыннары төрле татар матбагаларына яздырта алды. Ул "Безнең мирас", "Ирек мәйданы", "Сөембикә", "Мәдәни җомга", "Безнең гәҗит"не һәм башкаларны алып укып бара ала. Берничә ай элек ул тикшерү изоляторына моңа кадәр бервакытта да газет-журналлар, җитмәсә әле татарчалары килгәне булмаган дип язды. "Подписка" белән Алсу гына татар матбугатын укый алды. Дөнья белән элемтә шулай бара дип аның язганы бар иде элек. "Безнең гәҗит"тә укучылардан хатлар бастырыла. Анда төрлесе бар — моң-зар да, сөенеч белән уртаклашу да, тәнкыйть тә, тарих та, язмыш та. Күрәсең, Алсу да "Безнең гәҗит"кә хат язарга теләге туып язгандыр. Рамазан аенда язганга күрә ул ураза тотучыларга, бу айны изге дип санаучыларга сәламен дә юллаган. Ул үзе дә ай буена тикшерү изоляторында ураза тоткан булып чыкты, сәхәргә торган, кояш баю белән авыз ачкан. Бу хакта ул болай дигән.

— "Безнең гәҗит" — минем иң якты кояш нуры бирүче тәрәзәм. Ишекләр дә ачылыр, Аллаһ боерса. Бу изге айны якыннарыгыз белән тыныч, рәхәт итеп уздырырга язсын, тоткан уразаларыгыз, укыган догаларыгыз кабул булсын, — дигән ул.

Алсу Кормаш якыннары белән аерылганга 10 ай булды. Ул карт әнисен, авыру энесен күрергә дип кайтып киткән иде. Ул моны инде озак еллар буена башкара иде, чөнки әнисе дә, энесе дә аның ярдәменә мохтаҗ булып, аны зар-интизар булып көтте. Ул җаваплы кыз буларак, бар нәрсәне дә ташлап алар янына ашкынып кайта иде Казанга. Дәвалап, үзләрен, керләрен, өйләрен юып, тормышларын тәртипкә китереп кире Прагага кайта иде. Узган ел Казанга кайткач, аны бүтән чыгармадылар. Ул башта өйдә тотылды, аннары кулга алынып, тикшерү изоляторына утыртылды. Бу вакыт эчендә бер җинаять эше ачылып мәхкәмә булды, аннары тагын ике җинаять эшен ачтылар.


"Безнең гәҗит"тә бу хакта ул болай дигән:

— Алдымда "Безнең гәҗит"нең өченче саны. Якыннарым аны миңа ел башыннан яздыра башлады. 18 мартта минем монда ябылуыма биш ай була. Әле очы-кырые юк. Казанга олы яшьтәге әнием һәм инвалид энем янына кайтканыма 10 ай булды. 10 айның яртысын өйдән чыга алмыйча, ләкин якыннарым янында, аларга ярдәм итеп уздырдым. 18 октябрьдә акылга сыймаслык гаепләү белән төрмәгә яптылар, — дип язган хатында Алсу. — 2022 елның сентябрендә (ул айның төп хәбәрләрен исегезгә төшерегез) мин 30 елдан артык дус булган иптәш кызымның хәлләрен, иренең хәлен, исән-саулармы дип сорашканмын. Ул үзенең борчылулары белән бүлешкән. Менә шул язышу — минем төрмәдә утыруымның сәбәбе.

25 ел буена мин башкарган эшләрем өчен Дөнья татар конгрессынан Рәхмәт хатлары ала-ала, Татар хатын-кызлары корылтаена Прагадан хөрмәтле кунак буларак чакырыла-чакырыла, балаларга һәм яшүсмерләргә татар телебезне өйрәтә-өйрәтә яшәдем. Татар дизайнерлары эшләрен таныту, артистларга чыгышлар оештырырга ярдәм итү, ике дистә ел Чехиягә килеп йөргән Татарстан җитәкчеләре, табиблар, студентлар, укытучылар — барысына да ярдәмем, киңәшем, җылы сүзем булса да насыйп булды. Укытучылар һәм ата-аналар рәхмәт әйтә-әйтә, мин башкарган татар теле курсын Казан мәктәпләрендә куллана башлады.

Елына берничә тапкыр әниләргә ярдәм итәр өчен кайтып йөрдем. 25 ел гомерем шулай узды. Бер мизгелдә боларның барысы да җинаятькә әйләнде. Хәзер Ходаем хәерле юлларын күрсәтсен дип телим. Мең шөкер, минем якыннарым бар. Дөнья буйлап меңләгән кеше мине иреккә чыгару өчен көрәшә. Хәерле, тыныч тормышлар насыйп булсын.

Алсу Кормаш инде 10 ай ике баласын күрүдән мәхрүм
Алсу Кормаш инде 10 ай ике баласын күрүдән мәхрүм

Алсу Кормашева 1 апрель Казанда узган мәхкәмә вакытында журналистларның сорауларына җавап биргәндә Казанның 2нче тикшерү изоляторындагы шартлар турында, сәламәтлеге какшавы турында да сөйләде. Сүз уңаннаен, хөкемдар Кормашеваны сак астында калдырды, тикшерү изоляторында калуы тагын 2 айга озайтылды. Ул тикшерү изоляторында 5 июньгә кадәр тотылачак, дип хәбәр иткән иде RusNews.

Утырыштан соң ул журналистларга үзе утырган камераны тасвирлады һәм бәдрәф урынына — бер тишек, өстәл юк, бүлмә бик кысан, кайнар су юк, дип сөйләде. Алсу Кормашева "хәлем бик үк яхшы түгел, шартлар бик начар", диде. "Сәламәтлегемне кайгыртырга мөмкинлегем юк", диде. Алсудан, сезгә табиб ярдәме күрсәтәләрме дигәч, ул бу ярдәм "минималь" диде.

"Безнең гәҗит"тә басылган хатта ул төрмәдә кемнәрне очратканын, анда кемнәрнең утырганын тасвирлаган һәм төрмә тормышын берсе дә белми, шуңа, бәлки, анда үсмер балаларны экскурсиягә йөртергә кирәктер дигән сорау да куйган.

— Төрмә турында берни белмибез икән. Миңа да кирәк түгел иде бу "тәҗрибә", ләкин күрәчәгем булгандыр. Гаеп миндә түгел, аңлашыла. Югары сыйныф, үсмер балаларны монда экскурсиягә алып килсеннәр иде, дип уйлыйм кайвакыт. Монда ялгыш урамда төшеп калган банк картасын табучылар да, балаларына алимент түләмәүчеләр дә, иренең кыйнавына түзә алмыйча "җавап бирүчеләр"дә, канунны бозмыйча, әмма кемгәдер артык тоелган акча эшләүчеләр дә утыра. Бик акыллы, тәрбияле яшь студентлар акча җиткерә алмавын әти-әниләренә әйтергә оялып, наркотик сата башлаганнар. Берсе миңа бик кызык итеп кинематика, югары математика дәресләрен бирде. Икенчесе белән кардан искиткеч сыннар ясадык — архитектор буласы булган. Ләкин язмыш аларга киләсе 7-8 елга башка "план" әзерләгән. Икесе дә — татар кызлары, — дип дәвам итә Алсу. — Хәзер хатымны укып чыктым да, сезне борчып, нигә язам инде дип уйлап куйдым. Китап язасыңмы болар турында дип сорыйлар. Юк, язмыйм. Минем моннан исән-сау чыгасым килә. Калган теләкләр чигенде, озакка чигенде.

Бернигә дә карамастан, караңгылыкта да ул яктылык эзли, мәрхәмәтлелек нурын өләшә
Бернигә дә карамастан, караңгылыкта да ул яктылык эзли, мәрхәмәтлелек нурын өләшә

Тормышымның яртысы тарихка кереп калды. Бу чоры да тарихка кереп калачак, Аллаһы боерса. Мин үзем тыныч. Кайбер җитди диагнозлар көчәйсә дә, дарулар, күнегүләр белән әле түзеп була. Мин, иртәме-соңмы, ак күлмәк-чалбарларымны киеп моннан чыгып китәрмен, Аллаһы боерса. Сөтле чәемне тәмен белеп, кадерен аңлап кайда да эчәрмен. Ә мине һәм якыннарымны шушы сынаулар аша үткәрүчеләр, күзен күтәрергә куркып, "ике бала анасын төрмәгә ябарга" дигән карарны теш арасыннан укып биргән хөкемдарлар ничек яшәр икән?

Алсу Кормаш татарча матбугат, китаплар укырга тырышса да, туган телдә сөйләшүне нык сагындым ди, редакциягә хат яза башлауны да ул шуның белән аңлата. Татар теленә сусаган Алсу.

— Татарча аралашуны, курыкмыйча сөйләшүне бик сагындым, шуңа язам бу хатны. Калганы, шушы шартларда булса да, барысы да бар, булмаганына түзәрлек. Хатымны шушы көннәрдә туган бер шигырь белән тәмамлыйм, — дигән ул.

Авыз ачылмый.
Колак тыңламый.
Теш чистармый.
Чәч таралмый.
Аш ашалмый.
Чәй эчелми.
Китап укылмый.
Хатлар язылмый.
Ишек ачылмый.
Шартлар үзгәрми.
Биш ай төрмә —
Нигә монда мин?!

"Сүзең үтә", диләр миңа монда да.
Намус һәм гаделлек җиңсен иде.
"Язмышларны хәл итүчеләрнең" җаннарына
Мәрхәмәтлелек нуры иңсен иде.
Ачу катыш тирән мәхәббәт
Тоям мин шушы тимер читлектә дә.
Бер-береңне ярату, яшәү, иҗат итү,
Кыю һәм нык булу кирәк булачак миңа иректә дә.

Алсу хатын 12 март кичендә язган. "Кич, ятарга вакыт. Монда сәгать юк. Вакыт белү чама белән, ләкин бик төгәл сизеп була икән, бер уйласаң", дигән ул.

  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
  • АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG