Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руслан Айсин: "Режим безнең куркып утыруыбызны, тынып торуыбызны тели"


Руслан Айсинга каршы ике җинаять эше ачылган. Аның фикеренчә, шулай итеп бер яктан дәүләт башкаларны куркырга тели, икенче яктан, куәт оешмалары үзләренә "медальләр" яулый. Сәясәт белгече белән сөйләшеп алдык.

19 март көнне сәясәт белгече, татар милли активисты, журналист Руслан Айсинга карата ике җинаять эше ачылуы билгеле булды. Бу хакта Mash Iptash телеграм каналы язды. Аны язмаларына "ят агент" статусы тамгасын куймауда һәм нацизмны аклауда гаеплиләр диелә. Азатлык әлегә ачык чыганакларда җинаять эшләре турында мәгълүматны таба алмады.

Бер ел элек Русия Юстиция министрлыгы сәясәт белгечен "ят агент" дип таныган иде. Министрлык фикеренчә, янәсе Айсин "дәүләт оешмалары турында дөрес булмаган мәгълүмат тараткан" һәм сугышка каршы чыгышлар ясаган.

Ул чакта Айсин Азатлыкка бу "ят агент" статусын инкяр итүен һәм Юстиция министрлыгы таләпләрен үтәргә җыенмавын белдергән иде. 2023 елның октябрендә аңа штрафлар салуы билгеле булды.

— "Ят агент" тамгасы бар кануннарга да каршы килә, сүз иреге, тел иреге, вөҗдан иреге бар. Ул минем эчке принципларыма каршы килә, мин дәүләт уеннарында катнашырга җыенмыйм, — дип белдергән иде ул чакта сәясәт белгече.

Азатлык Руслан Айсин белән аңа каршы ачылган җинаять эшләре, Татарстанда җәмәгатьчелекнең аны яклау ихтималы һәм татар активизмына карата репрессияләрнең артуы турында сөйләште.

Руслан Айсин – бәйсез сәясәт белгече, милли хәрәкәт активисты. 2008-2012 елларда Дөнья татар яшьләре форумын җитәкләде. Хәзерге вакытта Төркиядә яши. Русиядәге сәясәт турында даими сөйли, яза.

— Руслан әфәнде, сезгә каршы җинаять эшләре ачылуын кайдан белдегез, сезгә берәр белдерү килдеме?

— Юк, ниндидер махсус белдерүләр, кисәтүләр булмады. Җинаять эшләре турында миңа шалтыраткан журналистлардан белдем.

Болай, электрон почтага ят агент статусына бәйле төрле мәхкәмәләр карарлары, хатлары, штрафлар турында белдерүләр килеп торды. Сезгә штраф салынды, фәлән карар булды һәм башкалар. Мин аларга, әлбәттә, игътибар да итмәдем. Менә бер җинаять эшенең нигезе шул булган, күрәсең.

— Гадәттә, штрафлар түләнмәсә, банк хисаплары да томалана, сезнеке ничек?

— Әйе, минем Русиядәге банк хисапларыма арест салынды. Минем өчен бу югалту булмады. Гомумән, Русиядә минем милкем юк.

— Беренче җинаять эше "ят агент" турында канунны үтәмәү булса, сезгә каршы икенче җинаять эше "нацизмны аклау" маддәсе нигезендә ачылган диелә. Моны ничек бәяләр идегез, бу җинаять эше нинди сүзләрегез өчен ачылган дип уйлыйсыз?

Мин даими рәвештә бу режимны тәнкыйтьлим, аның чын йөзен кешеләргә аңлатам

— Миңа калса, минем һәр чыгышыма бәйләнергә мөмкин. Мин даими рәвештә бу режимны тәнкыйтьлим, аның чын йөзен кешеләргә аңлатам. Бу режим үзе нацизм режимы, мине бу яссылыкта гаепләү – бу режимның нинди булуын күрсәтә дип саныйм.

Психологиядә шундый бер нәрсә бар: кемнедер мыскыллыйсың һәм аңа "ярлык" тагасың икән, димәк, син, беренче чиратта, үз эчке дөньяңны күрсәтәсең. Бу очракта да шулай дип уйлыйм. Русиядәге режим – җинаятьчел, ул террор оештыра, шуңа башкаларны да, имеш, шунда гаепли.

Җинаять эшендә ниндидер конкретика булачак дип уйлыйм. Берәр чыгышымны, видеоязмамны алачаклардыр. Аны кулланырлар. Бу мөһим түгел, чөнки минем һәр чыгышымда аларга "кызык" нәрсә табып була, мин һәр чыгышымда барысын да ничек бар, шулай сөйлим бит. Өстән боерык килгән, менә шулай итеп "тырышалар".

— Өстән дигәндә, ничек уйлыйсыз, бу Татарстандагы җирле куәт оешмалары тырышлыгымы, әллә федераллардан килгән күрсәтмәме?

— Икесе дә булырга мөмкин. Хәзер Татарстанда куәт оешмалары бөтен нәрсә белән идарә итә, аларның эше дә булырга мөмкин. Мәскәүдән берәр ишарә дә килергә мөмкин, бу очракта да безнекеләр аны җавапсыз калдыра алмый. Метрополиядән кушылганны эшләргә тиешләр.

— Сез Татарстанда билгеле кеше, Татар конгрессында да эшләдегез, Татар яшьләр форумын да җитәкләдегез. Республикадан, җәмәгатьчелектән ниндидер яклау көтәсезме, әллә барысы да куркачак дип уйлыйсызмы?

— Миңа "ят агент" статусы бирелгәч, миңа Татарстаннан бик күп кеше шалтыратты, теләктәшлек күрсәтергә теләде. Алар арасында медиадан да, хәтта дәүләт структураларыннан да кешеләр булды. Мин Татарстанда күп кеше белән дустанә һәм тыгыз элемтәләрне саклыйм, алар өзелмәс дип ышанам.

Татар дөньясында принципиаль, намуслы кешеләр аз түгел

Татар дөньясында принципиаль, намуслы кешеләр дә бар, алар аз түгел. Кемдер "эчке эммиграциягә" китте, кемдер исә минем кебек тышкы эммиграциягә китәргә мәҗбүр булды. Ышанам, бу череп беткән диварлар ишелеп төшәчәк һәм без барыбер туган җиребезгә кайтачакбыз һәм татар милләтенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез.

Кемдер минем белән аралашуны ачыкча күрсәтмәс, әлбәттә. Мин үзем дә кешеләрне кисәтеп куям, сак булыгыз, мин кара исемлектә, үзегезгә зыян килмәсен дип әйтәм. Ул кешеләр өчен үзем борчылам.

— Сез татар проблемнары турында даими сөйләүче һәм язучы кеше. Бу җинаять эшләре шуның белән дә бәйле булырга мөмкинме, ничек уйлыйсыз? Алга таба бу тема белән шөгыльләнүчеләргә дә басым артырмы?

Төрле милләт вәкилләре белән эш алып барабыз, бу Мәскәүгә ошамый

— Репрессив хәрәкәт дәвам итәчәк, бу аңлашыла. Бу "чүкеч" миңа беренчеләрдән төште, чөнки мин медиада бик актив, күп җирдә чыгыш ясыйм, төрле проектларны тормышка ашырабыз. Төрле милләт вәкилләре белән эш алып барабыз, бу Мәскәүгә ошамый, әлбәттә. Безнең эшчәнлек аларга рәхәтсезлек китерә.

Басым, җинаять эшләре башка активистларга да яный. Кемдер активлык күрсәтә икән, кешеләрне җәлеп итә ала икән, үз сүзе-эшчәнлеге белән абруй казана икән, бу кеше махсус күзәтүгә эләгәчәк дип уйлыйм. Репрессив режимга яңа-яңа корбаннар кирәк, аны җиңел генә туктатып булмый. "Дошманнарны тоттык, аларга каршы җинаять эшен ачтык" дип медальләр, дәрәҗәләр казану кирәк бит аларга.

Дәшмәгез, дөресен сөйләмәгез дип җәмәгатьчелекне алдан кисәтәләр

Ә миңа каршы ачылган җинаять эшләренең тагын бер максаты булырга мөмкин – башкаларны куркыту. Дәшмәгез, дөресен сөйләмәгез дип җәмәгатьчелекне алдан кисәтәләр.

— Сезгә басым хәзер актив стадиягә күчте. Ник бу эш белән шөгыльләнә башладым, бәлки, активлыкны бераз киметергә дигән уй-фикерләр сездә булмадымы?

— Юк, андый фикернең булганы да юк. Мин бу режимның яхшылыкка баруына ышанмыйм. Алар бездән шуны көтә дә: куркып утыруыбызны, тынып торуыбызны телиләр. Режим шулай эш итә, кешеләрне даими куркуда тота.

Мин үзем өчен хәл иттем: бу юлга инде 25 еллап элек бастым, һәм бу юлымнан тайпылмыйм. Нинди генә куркыныч янаса да, дөресен сөйләргә дәвам итәчәкмен. Киресенчә, икеләтә көч, дәрт белән дәвам итәчәкмен.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG