Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" сайтын томалады


Проектның сайты томаланган сайтлар исемлегенә әлегә кертелмәгән, ләкин бүгеннән ул Русиядә VPNсыз инде ачылмый.

"Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" проектының сайты томаланган сайтлар исемлегенә әлегә кертелмәгән, ләкин 30 апрель көнне ул Русиядә VPNсыз инде ачылмый башлады, дип хәбәр итә "ОВД-Инфо".

"Кичә Роскомнадзор безнең хостерга "канунны бозып" таратыла торган мәгълүматны "кичекмәстән" алып ташлауны таләп итеп мөрәҗәгать итте. РКН шундый мәгълүмат дип безнең проектның бөтен сайтын саный", – дип хәбәр итә проектның телеграм-каналы.

Провайдерга җибәрелгән хатта моның Русия баш прокуратурасының 2024 елның 20 апрелендә чыккан таләбе нигезендә башкарылуы хәбәр ителә. Әлеге хатны алганнан соң ресурс хуҗасы яки провайдер мәгълүмат ресурсы хуҗасын канунны бозып таратыла торган мәгълүматны кичекмәстән юкка чыгару кирәклеге турында кисәтергә; бер тәүлек узгач, канун бозып таратыла торган мәгълүмат урнашкан ресурстан файдалануны чикләргә тиеш, диелә хатта.

Хәзер Русиядә "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" сайтын VPN аша гына ачып була.

  • "Мемориал" хокук яклау үзәге юкка чыгарылуыннан соң аның эшен "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" сайты бәйсез хокук яклау проекты буларак дәвам итә.
  • "Мемориал" хокук яклау оешмасы 1987 елда барлыкка килә, аның әгъзалары коммунистик режим корбаннары беркайчан да онытылырга тиеш түгел дигән шигарне алга сөрә. Совет берлеге таркалганнан соң "Мемориал" Русиядә иң зур хокук яклау оешмасы була, ул сәяси эзәрлекләү һәм кеше хокуклары турында мәгълүматны даими җыя һәм аны халыкка чыгара. Чечен сугышлары вакытында да "Мемориал" хәрби җинаятьләр турында мәгълүмат җыя.
  • 2021 елның декабрендә Русия хакимияте "Мемориал" оешмасын япты. Аның әгъзалары да даими рәвештә эзәрлекләүгә, төрле янауларга, төрмәгә утыртуларга, үтерүләргә дучар була. Оешма хакимият тарафыннан ябылса да, аның хокук яклаучылары эшен дәвам итә.
  • 2022 елда Русиянең "Мемориал" хокук яклау оешмасы Нобель тынычлык бүләгенә ия булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG