Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугыш үлемнәр саны белән Әфган сугышын 4 тапкырга узды


Украинадагы сугыш үлемнәр саны белән Әфган сугышын 4 тапкырга узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:56 0:00

Совет-әфган сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан барлыгы 639 кеше һәлак булган. Украинада барган сугышта ике республикадан кимендә 2617 кеше үтерелгән. Шулай итеп, Путинның ике ел барган сугышында 10 ел дәвам иткән Әфган сугышы белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк кеше үтерелгән булып чыга.

15 февральдә совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла башлауга 35 ел тула. 10 ел дәвам иткән совет-әфган сугышында Татарстаннан 296, Башкортстаннан 343 кеше үтерелгән йә хәбәрсез югалган. Ике республикадан барлыгы 639 кеше корбан булган.

2022 елда Русия янә сугыш башлады. Бу юлы Украинага каршы. Ике ел дәвам иткән шушы сугышта, безнең хисапка күрә, Татарстаннан кимендә 1107, Башкортстаннан кимендә 1510 кеше һәлак булган. Ике республикадан кимендә 2617 кеше.

Шулай итеп, Путинның ике ел барган сугышында 10 ел дәвам иткән Әфган сугышы белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк кеше үтерелгән. Бу сан тагы да зуррак була ала. Хакимиятләр үлемнәрнең чын санын яшерә.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG