Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган телләр Путин белән сөйләшү өчен түгел, күңел берлеге өчен кирәк"


Җыенга килгән башкорт ата-аналары
Җыенга килгән башкорт ата-аналары

30 сентябрь Татарстан һәм Башкортстан рәсмиләре, мәгариф хезмәткәрләре һәм Чаллыда яшәүче башкорт ата-аналары кабат очрашты. Бу орашуның өченчесе иде һәм бу юлы да Чаллыда башкорт сыйныфын туплап, укыта башлау чаралары турында сүз барды.

11 сентябрь булган очрашуда ике як та үз фикерләрен җиткереп 1нче октябрьгә Чаллыдагы 11нче мәктәп җирлегендә башкорт сыйныфы ачу максатын куйдылар. Әмма максат кую бер нәрсә, аны гамәлгә ашыру башкачарак булды. Башкортстан ягы да, Татарстан ягы да шушы башкорт сыйныфына укырга килергә теләк белдерүчеләрнең, гариза язучыларның бик аз булуын искәртә. Узган очрашуларда да баласын башкорт сыйныфына бирергә теләүче ата-аналарның саны бер кул бармаклары белән генә санарлык булгандыр.

Флүр Шаһисолтанов
Флүр Шаһисолтанов

Бу юлы башкорт сыйныфына укучылар туплау өчен уфалылар кызыксындыру чараларына да игътибарны юнәлтте. Башкортстан Дәүләт нефть университеты каршындагы лицей мөдире Флүр Шаһисолтанов Чаллыда тупланачак башкорт сыйныфы укучылары белән элемтәләр булдырып, укучылар 6-7нче сыйныфларга җиткәч аларны шушы лицейга укырга чакыру, шулай ук Уфа нефть университетына кабул итү мөмкинлекләре турында сөйләде.

Мәрьям Буракаева
Мәрьям Буракаева

Аннан соң Башкортстанда башкорт балаларының каникуллар вакытында җәйләүләрдә ял итеп аралашуларын оештыручы Мәрьям Буракаева чыгыш ясады. "Туган телдә җырлап, сөйләшеп без үзебезне дәвалыйбыз. Безнең туган телләр Путин белән сөйләшү өчен түгел, күңел берлеге өчен кирәк", диде Мәрьям ханым. Һәм Чаллыда яшәүче башкорт ата-аналарын тупланачак сыйныфка балаларын бирергә өндәде.

Сөйләшүләр, фикер алышулар барышында башкорт сыйныфына беренче елны 6 яшьлек балаларны әзерлек төркеменә җыеп, башкорт телен өйрәтә башлап, алдагы елда шул балалар белән 1нче сыйныф ачу турында сүз барды. Бер ике ата-ана төрле яшьтәге балаларны ниндидер юллар белән, шушы мәктәп бинасындамы, якшәмбе мәктәбендәме, башкорт теленә өйрәтәсе иде, дигән теләген җиткерде.

"Бер-берсенә охшаган шушы очрашулардан соң, ничә бала әзерлек төркеменә, ничә баланы якшәмбе мәктәбенә йөртергә теләк белдерүчеләр кул күтәрсен", дигән тәкъдим булды. Ике кеше баласын башкорт әзерлек төркеменә, өч кеше төрле яшьтәге мәктәп балаларын башкорт теле дәресләренә йөртәүгә ризалык биреп кул күтәрде.

Рамил Хәлимов
Рамил Хәлимов

Шушы вазгыятьтә бер-ике башкорт ата-анасы, сыйныф белән генә булмый, Чаллыда тулы канлы башкорт мәктәбе ачар вакыт җиткәндер, дип белдерде. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов бу сүзләргә "Башкорт сыйныфын гына туплауда кыенлыклар бар. Әгәр мәктәп кадәр мәктәпне тутыра алсагыз, каршылыклар булмас", дип җавап бирде.

Чаллыда башкорт сыйныфына балалар туплау дәвам ителәчәге һәм 5 октябрь көнне иртәнге 9да әзерлек төркеме укучылары, ә 14 сәгатькә башкорт телен өйрәнергә теләүче төрле яшьтәге балалар чакырылачагы белдерелде.

XS
SM
MD
LG