Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда башкорт сыйныфын ачуда беренче адым ясалды


Җыенны алып баручылар
Җыенны алып баручылар

Чаллыда башкорт сыйныфы ачу турында сөйләшүләр дәвам итә. 11 сентябрь Башкорт Корылтае, Башкортстан мәгариф министрлыгы вәкилләре Чаллының халыклар дуслыгы йортында башкорт әти-әниләре белән очрашты.

Чаллыда сигез меңләп башкорт яши диелсә дә, әлеге очрашуга 50ләп кенә кеше килгән иде. Калада башкорт сыйныфы гына түгел, башкорт мәктәбе яки гимназиясе ачу турында сүзләр күтәрелеп килгәндә, ата-аналарның сүлпәнлек күрсәтүе аңлашылып та җитми.

Чаллыда яшәүче башкорт ата-аналары белән очрашуга Башкортстан мәгариф министрлыгының төбәкләр белән хезмәттәшлек өчен җаваплы бүлек башлыгы Илдус Каһарманов, Башкорт Корылтаеның төбәкләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәре Алсу Сергалина, Башкортстанның мәгарифне үстерү институты мөдире Әлфия Әбделмәнова килгән иде.

Кунакларны каршы алу, озатып йөрү эшләрен Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм шәһәр мәгариф идарәсе хезмәткәрләре башкарды. Чаллы ягы кунакларга башкорт сыйныфы ачу өчен берничә мәктәп, гимназия белән танышу мөмкинлеген тудырды. Алар 58нче, 11нче санлы мәктәпләрдә, 76нчы гимназиядә. Барлык мөмкинлекләрне барлаганнан соң, башкорт сыйныфын 11нче мәктәптә ачу мәслихәт булыр дигән фикергә килдек, диелде ата-аналар белән булган очрашуда.

Чаллының 11нче мәктәбе
Чаллының 11нче мәктәбе

Җыелыш башланыр алдыннан, аны кайсы телдә, башкортчамы, татарчамы яки урысчамы алып барабыз, дигән сорау да күтәрелде. Кайберәүләр татарча да, башкортча да ярый дисә, кемдер "давай по -русски" дигән тәкъдимен кертте һәм шул тәкъдим кабул ителеп сөйләшү, чыгышлар урысча барды.

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов матбугатның зурдан кубып Русиядә икенче чит тел укыту шартларын яхшыртулары хакында искә алды. "Хәзерге заман кешесе өчен чит телләр белү мөһим. Чит телләрдән тыш дәүләт телләре, ана теле булуын онытмаска кирәк", дип башлады ул чыгышын. Һәм заманында Чаллыда татар, башкорт һәм чуаш сыйныфлары булдырылганын ассызыклады. Шул ук вакытта милли сыйныфларны ачарга теләк вә мөмкинлекләр булуын, әмма ата-аналар ягыннан бу күренешне яклау да, хуплау да булмавын искәртте.

"Менә монда җыелган әти-әниләр башкорт сыйныфын ачу турында сорауларын бирергә, фикер-тәкъдимнәрен әйтергә килгәндер дип өметләнәбез", диде Рамил Хәлимов. Шулай да килгән ата-аналарның ачылачак башкорт сыйныфы белән дәррәү кубып кызыксынулары күренмәде. Күбесе бу җыелышка мәҗбүри китерелгән кешеләр сыманрак утырды.

Сулдан: Илдус Каһарманов, Әлфия Әбделманова, Рамил Хәлимов
Сулдан: Илдус Каһарманов, Әлфия Әбделманова, Рамил Хәлимов

Килгән халыкның балалары кайсы мәктәпләрдә, ничәнче сыйныфларда укулары белән кызыксына башлагач, берсенеке 11нче, кайсыныкыдыр 8-9нчы, 1-3нче сыйнфларда укулары ачыкланды. Шушы вазгыятьтә Рамил Хәлимов башкорт сыйныфында төрле яшьтәге балаларга башкорт телен өйрәнүне оештыруны тәкъдим итте.

"Шушы 11нче мәктәптә яки башка мәктәпләрдә укучы балалар төп дәресләрдән соң башкорт сыйныфында укый алалар. Бу укулар ниндидер түгәрәк тә, фольклор да түгел, тулы дәресләр булып узарга тиеш", дип белдерде Хәлимов һәм башкорт ата-аналарының тиз арада гариза язуларын сорады, башкорт телен өйрәнүнең мөһимлеген аңларга чакырды. Шул ук вакытта ул башкорт сыйныфлары һәм мәктәпләре ачуны даулап йөрүчеләр булуын да, әмма, башкорт сыйныфлары ачу турында сүз чыккач, балаларын һәм оныкларын башка мәктәпләрдә укытуларын дәвам итүләрен әйтеп китте һәм башкорт сыйныфында укуга җаваплырак карарга чакырды.

Башкортстан мәгариф министрлыгы вәкиле Илдус Каһарманов Чаллыда башкорт сыйныфы ачуга беркадәр чынбарлык ягыннан килде кебек. Аның фикеренчә, быел тулы көченә эшләүче башкорт сыйныфы ачу авыр булачак. "Шунлыктан әзерлек төркемнәрен туплап, шунда башкорт телен өйрәнүне оештыру зарурдыр. Әлеге төркемнәрдәге балалар алдагы уку елында 1нче сыйныфка барачак. Аннан соң балалар бакчаларында башкорт төркемнәре оешса, алар да шушы башкорт сыйныфына килер иде", ди Каһарманов. Ул шулай ук Чаллыдагы башкорт сыйныфында укучы балаларны Башкортстандагы югары уку йортларына кабул итүдә ташламалар булачагын да искәртте.

Алсу Сергалина ата-аналар белән очрашуда "сезгә дә, безгә дә туган телнең юкка чыгуы кирәк түгел. Сезнең бурыч - балаларыгызны һәм оныкларыгызны башкорт сыйныфына китерү. Башкорт Корылтае уку, каникуллар барышында Чаллы хакимияте белән һәрьяклап ярдәм итүне күз алдында тота. Әмма моның өчен башкорт сыйныфын булдыру зарур. Ә сыйныфны булдыру өчен сезнең гаризалар язу кирәк" дигән аңлатмалар да бирде. Ул шулай ук Чаллыда 250дән артык башкорт укучысы теркәлеп, бер башкорт сыйныфы тупланмавына гаҗәпләнү дә белдерде.

"Моның кадәр бала аз түгел. Аларның үзләрен кечкенә бер мәктәпкә туплап булыр иде", ди Корылтай вәкиле һәм киләчәктә Татарстандагы башкорт гимназия-интернатын нәкъ менә Чаллыда булдыру кирәклегенә тукталды. Чөнки якындагы Түбән Кама каласында да, Актаныш районында да балаларын башкортча укытырга теләүчеләр бар икән. Алсу Сергалина шул күренешне дә искә алды, алар Чаллыдагы 58нче мәктәп белән танышырга баргач, биредә укучы 18 баланың башкорт булуын, ләкин ата-аналарының башкортча түгел, татарча укытырга теләүләре турында гариза язулары хакында мәгълүмат алган. "Монысы инде кешенең нинди телдә укырга теләк белдерүе үзеннән тора, ата-ана хокукы", дип саный ул.

Чарада катнашучылар, алда -- Виталий Агапов
Чарада катнашучылар, алда -- Виталий Агапов

Чаллы керәшеннәр җәмгыяте рәисе Виталий Агапов әлеге җыенда катнашты, башкорт телен яратам, хөрмәт итәм, дип белдерде. "Кайбер татар башкорт телен аңламыйм дисә, кайбер башкорт татар телен аңламыйм, ди. Теләгәннәре аңлый. Теләмәгәннәре үз телен дә аңламый. Русия халыкларында тел проблемы бар. Уртак телгә этәрергә тырышучылар да җитәрлек. Шуңа, башкортча сөйлшәүдән, башкорт булудан оялмагыз. Керәшен - булмаган халык. Ул халыклар исемлегендә юк. Әмма 90нчы еллардан башлап халыкны, телне, җыр-моңны саклыйсы килә һәм зур эшләр башкарабыз. Сез дә телне саклагыз" дип тәмамлады ул чыгышын.

Шактый озак барган җыенда шундый тәкъдим әйтелде: "Беренче сыйныфка баручы биш бала таба алсак, шул нигездә башкорт сыйныфын 1 октябрьгә ачып җибәрәбез. Аннан соң инде барлык кытыршылыкларны җайлап, сыйныфны тулыландыру һәм дәрәҗәле итү өстендә эшне дәвам итәчәкбез."

Башкорт сыйныфын оештыру гамәлләре дәвам итәчәк. Киләсе очрашу 25 сентябрьгә билгеләнде.

Җыелышта балаларын башкорт сыйныфына бирәбез дип гариза язучылар күренмәде. Шулай да исемлек төзегәндә активлык сизелде.

XS
SM
MD
LG