Адвокат Николай Полозов: Умеров сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнә
Акмәчәтнең Киев район мәхкәмәсе "сепаратизм"да гаепләнгән Кырымтатар Мәҗлесе рәис урынбасары Ильми Умеровны психиатрия экспертизасына җибәрергә карар кылды. Бу турыда аның адвокаты Николай Полозов хәбәр итте. Полозов Азатлыкка белдергәнчә, ул сак астында тотыла торган Умеровка бирелә торган даруларның аның психик хәленә ничек тәэсир итүен тикшерүне сораган. Мәхкәмә аның бу мөрәҗәгатен кире каккан. Шул сәбәпле Полозов Мәҗлес рәисе урынбасары Умеровның сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнүе, мәхкәмәнең алдан ук гаепләүче як тарафына басуын белдергән.
мультимедиа
-
май 16, 2024
Пермьдә яшәүчеләр мәчет төзелешенә каршы чыкты
-
май 09, 2024
Җиңү парады: 2010 һәм 2024 еллар
-
май 07, 2024
Путинның 5нче инаугурациясе
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра