Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Надежда Кеворковага "Талибан" турындагы посты өчен террорчылыкны аклау гаепләве белдерелгән


Надежда Кеворкова
Надежда Кеворкова

Бүген иртән узган тентүдән соң журналистны тоткарлап тикшерү изоляторына яптылар. Аңа чикләү чарасы иртәгә, 7 май көнне сайланачак.

Тикшерү комитеты "Талибан" хәрәкәте турындагы посты өчен журналист Надежда Кеворковага "террорчылыкны аклау" турында гаепләү белдергән. Бу хакта журналистның адвокатына сылтама белән ТАСС җиткерә. Нинди пост турында сүз баруы әйтелми.

Бүген, 6 май көнне Кеворкованың өендә тентү үткән иде.

"Известия" мәгълүматынча, янәсе ул 2005 елда Шамил Басаевның Нальчикка һөҗүм иткәнен һәм "Талибан" эшчәнлеген аклаган.

Кеворкованың элекке ире Максим Шевченко Надежда беркайчан да террорчылыкны акламады дип белдерде. Аның сүзләренчә, "журналист буларак ул, әлбәттә, берничә елга сузылган мәхкәмә процессын яктырткан, гаепләнүчеләрнең җәзаланганнары турында да язган... Басаевның Нальчикка оештырган һөҗүмен исә ул һәрвакытта да террорчылык акты дип санаган һәм аны хөкем иткән, ә "Талибан" белән Русия хакимиятләре дә очрашкан".

Надежда Кеворкованы адвокат Калой Ахильгов яклый. Тентүдән соң журналистны тоткарлап тикшерү изоляторына яптылар. Аңа чикләү чарасы иртәгә, 7 май көнне сайланачак.

  • Кеворкова Якын көнчыгыш һәм Төньяк Кавказ илләрендә хәбәрче иде. Ул "Азатлык радиосы", "Независимая газета", "Новая газета", Russia Today, , "Кавказский узел" һәм башка медиа өчен язды.
  • Улы - журналист Василий Полонский "Дождь" телеканалында һәм "Новая газета"да эшләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG