Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутаты төнге клубка килгән егетләрне сугышка җибәрергә тәкъдим итә


Эдуард Шәрәфиев
Эдуард Шәрәфиев

Шәрәфиев фикеренчә, мобилизация үткәрелсә, икътисадның төрле тармакларында эшче куллар җитми башларга мөмкин. Ләкин әгәр мобилизацияне төнге клубларда үткәрсәң, заводта яки авыл хуҗалыгында эшләүче бер генә кеше дә сугышка җибәрелмәячәк, дип саный депутат.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Донбасс ихтыярилары берлегенең 7нче Георгиев штурм бригадасы җитәкчесе ярдәмчесе Эдуард Шәрәфиев төнге клубка килгән егетләрне Украинага каршы сугышырга җибәрергә тәкъдим итә. Бу тәкъдимен ул сугышта җитәкчеләре белән сөйләшкән чакта да әйткән.

"Бер көнлек мобилизация үткәрергә тәкъдим иттем. Аны җомга көнне бөтен илдәге төнге клубларда үткәрергә кирәк. Төн буе сикерешкәннәрнең бөтенесен "махсус хәрби операциягә" (Украинага каршы сугышны Русия рәсмиләре шулай атый - ред.) җибәрергә. Шул ук вакытта, әйтик, сәламәтлек белән бәйле бөтен чикләүләрне дә гамәлдән чыгарырга кирәк, чөнки сәламәтлекләре төнге клубка килергә мөмкинлек бирә бит", дип яза ул Telegram-каналында.

Шәрәфиев фикеренчә, мобилизация үткәрелсә, икътисадның төрле тармакларында эшче куллар җитми башларга мөмкин. Ләкин әгәр мобилизацияне төнге клубларда үткәрсәң, заводта яки авыл хуҗалыгында эшләүче бер генә кеше дә сугышка җибәрелмәячәк, дип саный депутат.

  • Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышка 2022 елда 7 ноябрьдә киткән иде. Ул "Татар-информ" га әңгәмәсендә үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде.
  • Моңарчы депутат Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырган иде. Аның әйтүенчә "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана". Шуңа күрә яки гомуми мобилизация кирәк, йә мобилизацияләнгәннәр өчен хезмәт итү вакытын билгеләү зарур, әйтик бер ел дип".
  • Шулай ук Шәрәфиев Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре санын бер миллион кешегә җиткерергә чакырды. Аның әйтүенчә, "махсус хәрби операциядә" "актив саклану өчен" 300-500 мең сугышчы кулланыла. "Актив һөҗүмгә күчү өчен" Русия "хәрбиләрне алмаштырырга гына түгел, аларның санын миллион кешегә булса да җиткерергә тиеш", дип саный ул.
  • Фронтта бер-бер артлы уңышсызлыкка дучар булгач, 2022 елның көзендә Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителде. Рәсми белешмәләргә күрә 300 мең кеше гаскәргә алынды. Адар мобилизация беткәнчегә кадәр хәрби хезмәтен ташлый алмый.
  • Хәзерге вакытта мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырулар юк, әмма ул теләсә кайчан яңадан башланырга мөмкин, моның өчен аерым фәрман кирәкми.
  • Быел март ахырында медиа үз чыганакларына сылтама белән Русия хакимиятләре икенче тапкыр мобилизация үткәрергә ниятли, дип язды. Бу Украинага каршы сугышучы төркемнәрне ныгыту һәм бәлки Харьковны чолгап алу өчен кирәк диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG