Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар хакатоны: IT татар теле һәм мәдәнияте үсешенә ничек ярдәм итә ала


 "Tatar. Бу Хакатон" бәйгесен оештыручылар такымы
"Tatar. Бу Хакатон" бәйгесен оештыручылар такымы

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада IT белгечләргә зур кытлык булуын белдерде. Бу хакта ул 20 сентябрь Kazan Digital Week форумы ачылышында әйтте. Узган уку елында Татарстанда 4,5 мең IT белгеч әзерләп чыгарылган булса, бүген республикага 10 мең IT белгеч кирәк, диде ул. Белгечләр бигрәк тә татар телен, мәдәниятен үстерү юнәлешенә кирәк. Мәгълүмати технология (IT) чорында телнең киләчәге аның заманча технологияләрдә ни дәрәҗәдә кулланылуына бәйле. Татарстанда үткәрелүче "Tatar. Бу Хакатон" бәйгесе нәкъ менә шуны күздә тотып оештырыла. Чараның максаты — татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион IT проектлар булдыру. Азатлык бу чараны оештыручылар һәм анда катнашучылардан быелгы бәйгенең үзенчәлекләре, анда нинди проектлар тәкъдим ителгәнен белеште.

Хакатон (инглизчә hackathon = hacker [хакер] + marathon [марафон]) — IT юнәлешендә белгечләр форумы. Програмчылар, data science белгечләре, софт ясаучылар, график дизайнерлар, маркетологлар, продюсерлар, менеджерлар һәм башка белгечләр бергә җыелып, чикләнгән вакытта берәр проблемны чишә, үз продуктын тәкъдим итә. Чара бәйге рәвешендә уза, ахырда проектлар якланып, җиңүчеләр билгеләнә.

Tatar. Бу Хакатон" бәйгесеннән күренеш
Tatar. Бу Хакатон" бәйгесеннән күренеш
"Tatar. Бу Хакатон" бәйгесе татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион IT проектларны булдыру максатында оештырыла.

Бәйгедә 7-11 сыйныф укычылары һәм 1-4 курс студентлары катнаша. Алар когнитив технология, виртуаль чынбарлык, мобиль әсбаплар, web технология, мультимедиа һәм башка алымнар ярдәмендә киләчәк продуктларның прототипларын әзерли.

Чара Татарстан Фәннәр академиясе, Гамәли семиотика институты, Sanak-lab белем бирү лабораториясе, "Сәләт" яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстанның Яшьләр эшләре һәм Дигитал үсеш министрлыклары ярдәме белән оештырыла.

"Tatar. Бу Хакатон" бәйгесе физика-математика һәм техник фәннәр докторы Рәис Бохараев (1929-2009) истәлегенә багышлана. Ул — информатика һәм кибернетика өлкәсенә зур өлеш керткән галим, Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтына нигез салучыларның берсе.

Татар хакатоны быел Kazan Digital Week форумы кысаларында оештырылды. Бәйгенең финалы 8-10 сентябрьдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге технопаркта узды.

Быелгы бәйгегә Казан, Мәскәү, Петербур, Иннополис, Алабуга, Уфа, Самар, Пенза, Тольятти, Әлмәт, Бөгелмә, Арча, Нурлат, Буа, Түбән Кама һәм Татарстанның башка районнарыннан барлыгы 211 гариза тапшырылган. Шулардан 96 кеше сайлап алынган.

Финалда Кече лигадан (укучылар) 10 такым һәм Өлкән лигадан (студентлар) 17 такым көч сынашкан. Анда Казан, Иннополис, Ютазы, Мәскәү, Петербур, Пенза вәкилләре, шулай ук Казакъстан, Сербия, Сүрия, Мисыр, Үзбәкстан студентлары да катнашкан, соңгылары белән экспертлар инглиз телендә аралашкан.

Катнашучылар 42 сәгать дәвамында "нольдан башлап" яңа IT-проектлар эшләргә тиеш булган. Беренче көндә аларга ике трек тәкъдим ителгән:

  1. "Татарча вайб": татар мәдәниятен (мода, музыка, тел, кино) популярлаштыру өлкәсендә IT-проектлар эшләү.
  2. "Әлифба++": татар телен өйрәнү һәм тел белемен яхшырту өлкәсендә IT-проектлар эшләү.

Җиңүчеләргә яхшы гына финанс бүләкләр дә каралган.

Мәктәп укучыларына (Кече лига) беренче урынга 50 мең, икенче урынга 40 мең, өченче урынга 30 мең сумлык сертификат бирелгән. Бу категориядә 1нче һәм 3нче урыннарны КФУның IT-лицее, 2нче урынны Казанның 7нче лицее командалары алган.

Студентлар арасында (Өлкән лига) беренче урынга 70 мең, икенче урынга 60 мең, өченче урынга 50 мең сумлык сертификат бирелгән. Бу категориядә 1нче 2нче урыннарны КНИТУ-КАИ, 3нче урынны Иннополис такымнары алган.

Быелгы бәйгедә түбәндәге проектлар җиңү яулаган:

КЕЧЕ ЛИГА:

1нче урын — "Акчага — әйе" такымы

Шәһәр буйлап йөргәндә татар мәдәнияте, истәлекле урыннар турында мәгълүмат алуны гадиләштерү өчен тарихи объектларны фотодан тану мөмкинлеге дә биргән гид һәм юл күрсәткечләрен алыштыра алучы әсбап.

2нче урын — "Әйти егетләр" такымы

Кулланучыны татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән "дуслаштырачак" мобиль әсбап. Дәресләр һәр кулланучыга динамик рәвештә җайлана. Көндәлек тупланма республикада иң кызыклы нәрсәләр турында сөйли. Ранглар һәм чәчәк билгеләре мотивацияне үстерергә ярдәм итәчәк.

3нче урын —"Oppenheimer" такымы

"Сүз боткасы" — "Wordle "яки "5 хәреф" уеннары нигезендә татар телендә белем арттыру өчен браузер уены. Бу уен ярдәмендә яшьләр тел байлыгын саклап кына калмый, аны үстерә дә алачак.

Кече лигада җиңү ялаган "Акчага — әйе" такымы бүләкләнә
Кече лигада җиңү ялаган "Акчага — әйе" такымы бүләкләнә

ӨЛКӘН ЛИГА:

1нче урын — KAN такымы

Татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру максатында татар һәм урыс телләрендәге китапларны уку, тыңлау һәм андагы рәсемнәрне ясау мөмкинлеге бирә торган әсбап (киләчәктә берничә платформада ясалачак).

2нче урын — "Тяп-ляп ясамыйбыз" такымы

Runner мобиль уены. Асылы — кулланучы Сабан туе кунагы сыйфатында Татарстанның әһәмиятле урыннарында өчпочмаклар җыя, соңыннан аларны бизәү элементлары, яңа атлар сатып алу, яңа локацияләр ачу өчен кулана ала.

3нче урын — Neural Multiverse такымы

VR әсбабы. Танылган татар рәссамнары тарафыннан бизәлгән архитектура һәйкәлләре һәм музейларының 3D версиясе. Инновацион ясалма акыл бер видео нигезендә 3D объектларны ясый. Шулай ук рәссамнарның стилен өйрәнеп, шул стильдә истәлекле урыннарны ясый — аңа рәсем яки тасвирлама бирү җитә. Дөньяның төрле урыннарында яшәгән кешеләр татар сәнгате ядкарьләре белән читтән торып таныша алачак, ә җирле халык аларга башка яктан карый алачак.

Бәйгедә җиңүчеләр һәм оештыручылар
Бәйгедә җиңүчеләр һәм оештыручылар

Быелгы бәйгенең үзенчәлекләре нинди булган, анда нинди проектлар тәкъдим ителгән — шул хакта бәйгене оештыручылар һәм анда катнашучылар белән сөйләштек.

"Бәйгенең эчтәлеген быел бик нык яхшырттык"

Чараны оештыручыларның берсе, Sanak-lab мөдире Руслан Сабиров Азатлыкка сөйләвенчә, хакатон быел 4нче тапкыр уздырылган һәм быелгысының үзенчәлеге шунда — ул мәйданчык рәвешендә узган.

— Быел хакатонны Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT паркта уздырдык. Бу мәйданчык күп мөмкинлекләр бирә — холлда музыка уйный, бина түбәсеннән матур манзара күренә (анда хәтта фотосессия ясадык) һәм, иң мөһиме — мәйданчыкта төнгә калып проектларны эшләп бетерү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, быел хакатонның эчтәлеген бик нык яхшырттык: бик яхшы экспертлар чакырдык, катнашучыларга ярыш процессын тәфсилләп аңлаттык.

Катнашучыларга проектны уйлап табу, тормышка ашыру, аны чекпоинт нәтиҗәләре нигезендә эшләп бетерү һәм экспертларга тәкъдим итү өчен 40 сәгать вакыт бирелде.

Быел хакатонга гаризалар бик күп килде (барлыгы 211), шуңа күрә башта сайлап алу уздырырга туры килде, такымнарны аларның тәҗрибәсе һәм проблематиканы анализлау нигезендә бәяләдек.

Катнашучылар (мәктәп укучылары һәм студентлар) проект идеяләрен үзләре уйлап таба. Шуңа күрә гадәти булмаган идеяләр дә килеп чыгарга мөмкин. Проектлар ике трек кысаларында башкарылырга тиеш иде: "Татарча вайб": татар мәдәниятен (мода, музыка, тел, кино) популярлаштыру һәм "Әлифба++": татар телен өйрәнү һәм тел белемен яхшырту өлкәсендә IT-проектлар.

Бәйгедә җиңүчеләр үз проектларын үстерүгә финанс ярдәм ала. Алар Kazan Digital Week форумында республика хөкүмәте һәм инвесторлар алдында чыгыш ясый. Без аларны шулай ук Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтына стажировкага, "Сәләт" аланнарына, форумнарына чакырабыз.

Мисал өчен, узган хакатонда җиңгән татар телен өйрәнү проекты saf.tatar системының бер өлешенә әйләнде һәм Татарстан Фәннәр академиясендә үсеш ала. learn.saf.tatar веб-платформасы кулланучыларга татар телен аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада, ясалма интеллектның заманча технологияләрен һәм геймификация ысулларын куллану хисабына өйрәнү мөмкинлеге бирә, дип сөйләде Руслан Сабиров.

"Ярыш атмосферасы, "котырган" энергетика һәм такымда эшләү тәҗрибәсе"

Кече лигада җиңү яулаган "Акчага — әйе" такымы вәкиле, КФУ каршындагы IT-лицейның 11нче сыйныф укучысы Данил Закиров Азатлыкка сөйләвенчә, аңа ярыш атмосферасы, залда "котырган" энергетика булу, програмлау өлкәсендә тәҗрибә туплау һәм такымда эшләү тәҗрибәсе бик ошаган.

Данил Закиров (у), IT-лицей укучысы, бәйге вакытында
Данил Закиров (у), IT-лицей укучысы, бәйге вакытында

— Без такымда бишәү идек: мин сыйныфташым һәм ясалма акыл сменасында танышкан өч дустым өстәлде. Беренче көнне сыйныфташым белән бик күп эшләргә туры киләчәген анладык. Ике көндә ни бары 3 сәгать йокладык һәм минемчә, лаеклы беренче урынны алдык.

Безнең проект фотоавантюра дип атала. Ул Izi.travel кушымтасының аналогы, әмма бездә фотода истәлекле урынны табу һәм аның турында мәгълүмат алу функциясе дә бар. Минемчә, шәһәр белән танышу өчен бу иң җайлы юл — әзер маршрутлар буйлап йөрү. Без уйладык та, эшләп өлгерерлек әйбер икәнең аңлагач, шушы идеяне алырга булдык.

Хакатон барышында проектның бизнес моделен дә төзеп өлгердек, һәм ул үзебезгә дә ошады. Аның киләчәге бар дип саныйбыз, шуңа хәзер төрле бәйгеләрдә инвестиция табып аны үстерергә телибез.

Бу минем беренче хакатон иде. Бик зур нагрузка, чикләнгән вакыт, яңа төрле ярыш, бүлмәдә "котырган" энергетика (аеруча соңгы көндә). Һәм, әлбәттә, програмлау өлкәсендә зур тәҗрибә, аннары порфтолиога кечкенә "пет-проект" өстәлде, һәм дә командада эшләүнең мөһимлеген аңладым, диде Данил Закиров.

"Бәйге проектыбызны ясап бетерү өчен бер этәргеч булды"

КНИТУ-КАИ каршындагы Мәгълүмати технологияләр көллиятенең 4нче курс студенты Баязит Хәсәнов Азатлыкка сөйләвенчә, хакатонда алган бүләк ярдәмендә алар үз проектының сыйфатын арттырырга һәм аны iOS платформасына чыгарырга җыена.

Баязит Хәсәнов (у), Мәгълүмати технологияләр көллияте студенты
Баязит Хәсәнов (у), Мәгълүмати технологияләр көллияте студенты

— Хакатонда "Тяп-ляп ясамыйбыз" такымы капитаны буларак катнаштым, без 2нче урын яуладык. Кушымтабыз "Сабантуй: Ат чабышы" дип атала. Уенда татарның төп бәйрәме — Сабантуйның бер өлеше булган ат чабышын сурәтләдек. Уенның максаты — юлда очраган каршылыкларга эләкмичә, туктамыйча хәрәкәт итү. Шулай ук, уен барышында өчпочмаклар җыеп була һәм алар ярдәмендә яңа атлар һәм бизәү өлешләрен алырга мөмкин. Чабыш вакытында төрле җирләрне үтәсең: Сабантуй мәйданы, Иске Чәчкаб авылы, яңа төзелә торган М12 юлы һәм Казан шәһәре. Әлеге проектны мобиль җиһазлар өчен ясалган татарча кушымталар аз булганга сайладык. Моңа кадәр "Wordle: Татарча" һәм "Qaza: Калдырылган намазлар" кушымталарын ясаган идем. Икесе дә татар теленә тәрҗемә ителгән.

Сабантуй уенын ике-өч ай өчендә мобиль җиһазлар өчен ясап чыгарырга планлаштырабыз. Киләчәктә уенга Татарстанның төрле танылган урыннарын да өстәргә уйлыйбыз.

Бу хакатонда, беренчедән, кушымтабыз турында халыкка белгерттек. Бәйге бу кушымтаны тулысынча ясап бетерү өчен бер этәргеч булып тора. Икенчедән, хакатонда алган бүләк ярдәмендә кушымтаның сыйфатын яхшыртырга һәм аны iOS платформасына чыгарырга җыенабыз, дип сөйләде Азатлыкка Баязит Хәсәнов.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG