Ярты ел эчендә Русия хакимиятләрен җинаятьләр кылган өчен 398 чит ил ватандашын Русия ватандашлыгыннан мәхрүм иткән. Бу хакта эчке эшләр министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
2023 елның октябрендә кабул ителгән канунга ярашлы, чит ил кешеләрен бары тик Русия гаскәрен "кимсетү", "фейклар", диверсия, дезертирлык, Русиягә каршы чикләүләр кертергә чакыру, шымчылык, дәүләткә хыянәт, "ят агент" канунын бозу, теләнмәгән оешмалар эшчәнлегендә катнашу кебек эшләрдә хөкем ителгән булсалар гына Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итә алалар.
Шулай ук бандитизм, җенси кагылгысызлыкны бозу, җинаятьчел төркем оештыру һәм башкалар өчен ватандашлыктан мәхрүм итү каралган.
- Быел мартта Краснодарда яшәүче Александр Сомряковны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаепләп алты ел колониягә хөкем иттеләр һәм Русия ватандашлыгыннан мәхрүм иттеләр. Бу мөгаен әлеге җинаять маддәсе нигезендә ватандашлыктан мәхрүм итүнең беренче очрагы булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум