Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Рәҗәп Эрдоганнан соң Төркиягә президент булып "Байрактар"ны ясаучы килергә мөмкин


Сәлчүк Байрактар
Сәлчүк Байрактар

Байрактар дроннар җитештерә, аларны Русия сугыш башлагач башта Украина да саклану өчен куллана иде. 2020 елда Азәрбайҗан бу дроннарны Әрмәнстан көчләренә каршы кулланды.

The Wall Street Journal Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга алмашка килергә мөмкин кешеләрнең берсе - Сәлчүк Байрактар дип белдерде.

"Төркиядә "Байрактар" дроннары 42 яшьлек аэрогаләм инженеры [Сәлчүк Байрактарны] үзенә күрә дөнья мәйданына чыккан халык каһарманы, ә бәлки киләчәктә булачак лидер итте", дип белдерде басма һәм "тарафдарлары аңа президентка алмашка килергә тәкъдим итә", дип искәртте.

"Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ул илнең иң популяр җәмәгать эшлеклесе", дип яза басма.

Байрактар дроннар җитештерә, аларны Русия сугыш башлагач башта Украина да саклану өчен куллана иде. 2020 елда Азәрбайҗан бу дроннарны Әрмәнстан көчләренә каршы кулланды.

Шулай ук "Байрактар"ны Либиядә кулландылар, ә күптән түгел аларны Румыния белән Польша да сатып алды.

Сәлчүк Байрактар фикеренчә, Эрдоган аннан 2028 елда булачак сайлауларда катнашуын сорарга мөмкин. "Бәлки әйе дияр идем дә, тик вазгыятькә бәйле булачак", дигән ул.

  • Былтыр 28 майда Төркия тарихында беренче тапкыр президент сайлауның икенче туры узды. 14 майда узган беренче турда җиңүче билгеләнә алмады. Хәзерге президент Рәҗәп Тайип Эрдоган 49,2% тавыш җыйса, берләшкән оппозиция вәкиле Кәмал Кылычдароглу 45,1% тавыш казанды. Җиңү өчен 50%тан күбрәк тавыш алу кирәк иде.
  • Икенче турда президент Эрдоган 52,14 процент тавыш җыеп, киләсе биш елга да Төркия башлыгы булып сайланды.
  • Рәҗәп Эрдоган ил белән 20 елдан артык идарә итә. Башта ул премьер-министр вазифасында, соңрак президент булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG