Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: 2023 елда Европа берлеге илләренә беренче тапкыр сыену урыны сорап 19 меңгә якын русияле мөрәҗәгать иткән


Бу соңгы җиде елның иң зур күрсәткече. Былтыр беренче тапкыр сыену урыны сорап русияләр ешрак Германиягә мөрәҗәгать иткән, илнең миграция оешмаларына шундый 7655 гариза килгән. Икенче урында - Франция (4 125 русияле сораган), өченчедә - Испания (1615).

2023 елда кимендә 18 820 русияле сыену урыны сорап беренче тапкыр Европа берлеге хакимиятләренә мөрәҗәгать иткән.

Бу соңгы җиде елдагы иң зур күрсәткеч. 2016 елда Европа берлеге илләреннән сыену урынын 22 930 русияле сораган булган. Бу хакта "Евростат" белешмәләренә сылтама белән "Вёрстка" яза.

Былтыр беренче тапкыр сыену урыны сорап русияләр ешрак Германиягә мөрәҗәгать иткән, илнең миграция оешмаларына шундый 7655 гариза килгән. Икенче урында - Франция (4 125 русияле сораган), өченчедә - Испания (1615).

Басма искәртүенчә, 2022 елда Германиядән сыену урынын 2850 русияле сораган булган, Франциядән - 2600, Испаниядән - 660.

"Вёрстка" Русия ватандашларының Финляндия белән Швециядән сыену урынын азрак сорый башлавына игътибар иткән. 2022 елда Финляндиягә мондый 1 095 гариза, Швециягә исә 665 гариза кергән булса, 2023 елда Финляндиядән 345, Швециядән 220 русияле сыену урыны сораган.

2016 елда сыену урыны сораган 22930 русияленең күпчелеге Чечня качаклары булган. Хокук яклаучылар аларның республикадагы золымнар аркасында Европага китүен искәрткән иде.

2017-2019 елларда Европа берлеге илләреннән сыену урынын 11,7-12,5 мең кеше сораган, ә 2020 һәм 2021 елларда - коронавирус эпидемиясе чорында 5,5 мең булган, дип искәртә журналистлар. Шул ук вакытта Русия Украинага каршы сугыш башлаган елны - 2022 елда Европа берлеге илләреннән сыену урынын барлыгы 13,3 мең русияле сораган.

  • Шул ук вакытта 2022 елның 1 октябреннән 2023 елның 30 сентябренә кадәр Русиянең 57 меңнән артык качагы АКШ чиген үткән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда дүрт тапкыр күбрәк. Русияләр АКШтан сыену урынын төрле сәбәпләр белән сорый: мәсәлән Русиядә дәвам иткән мобилизация, сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнү аркасында, ил хакимиятенең Украинага карата сәясәте белән риза булмау сәбәпле.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
  • Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
  • Росстат белешмәләренә күрә, 2022 елда Русиядән 24 миллионнан артык кеше чыккан. Бу 2021 ел белән чагыштырганда өч миллионга диярлек күбрәк.Сәфәрләрнең максатлары төрле булган: турист буларак чыгучылар да, эш белән китүчеләр дә, күченүчеләр дә булган.
  • 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак. Мәҗбүри эмиграция аркасында татарларның бер өлеше, аеруча яшь һәм актив катламы кем кая таралды. Бер өлеше Төркиядә урнашты.
  • Азатлык мөһаҗирлектә оешучы яңа татар дөньясын Казакъстан һәм Кыргызстан мисалында да карады. Казакъстанга күченеп китүчеләр арасында төпләнеп калучылар да, шул ук вакытта Русиядә сугышка дип ирләрне чүпләү эше берникадәр тынгач, кайтып китүчеләр дә булды. Аларның бер өлеше Татарстан белән Башкортстанда калган гаиләләрен сагынды, икенче өлешенең яшәргә акчасы калмады, урнаша алмады. Һәрберсенең үз сәбәпләре. Калучыларның күпчелеге йә Казакъстан башкаласы Астанада, йә Алматы шәһәрендә урнашып калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG