Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босния һәм Һерцеговина: Европа берлегенә керү юлында киртәләр


Босния һәм Һерцеговина
Босния һәм Һерцеговина

Босния һәм Һерцеговина идарә һәм сәясәт күзлегеннән ничек төзелгән, аңа кергән Серб республикасы кайсы юнәлештә бара, Босния һәм Һерцеговинаның Европа берлегенә керүен тиз арада көтеп буламы?

Европа берлеге Босния һәм Һерцеговинаның берлеккә керүе турында сөйләшүләр башлады. Әле берничә ай элек кенә бу перспектива шактый ерак булып күренә иде. Босния һәм Һерцеговина берлеккә 2016 елда ук гариза бирде, бары тик алты ел узгач кына намзәт статусы алды, ә сөйләшүләрне Украина һәм Молдовага карата охшаш карарлар кабул ителгәннән соң гына башлый алды.

Европа Берлеген Босния һәм Һерцеговинага кергән Серб республикасында барган хәлләр борчый. Энтитет хакимияте Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләр төзи, "ят агентлар" турында репрессив кануннар кабул итә һәм хәтта илдән чыгу белән яный.

"Сөйләшүләр әле тагын якынча 20 ел барачак"

Босния һәм Һерцеговина белән Европа берлеге арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа этабы турында 2024 елның март уртасында Европа саммитында игълан иттеләр. "Без Босния һәм Һерцеговина белән сөйләшүләр башларга карар иттек. Бу мөһим адым", дип белдерде Еврорпа берлеге шурасы рәисе Шарль Мишель. Босния һәм Һерцеговина узган ел эчендә алдагы дистә елга караганда зуррак алгарышка иреште, дип белдерде Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйен.

Илнең яңа статусы хөрмәтенә Сараево шәһәре Европа берлеге байраклары белән бизәлгән. Шулай да, Босния һәм Һерцеговина халкы аңлый: хәзерге карар – озын юлның бер өлеше генә әле.


"Бу алга таба бер адым, һәм төшенкелектәге Босния һәм Һерцеговина халкы өчен яхшы яңалык. Безне тагын якынча 20 ел сөйләшүләр көтә, әмма Босния өчен иң мөһиме – Европа һәм евроатлантик берлек ягына таба булган барлык адымнар безнең ил эчендәге интеграциягә уңай йогынты ясарга тиеш", ди элеккеге Босния дипломаты Мирза Хайрич.

Босния Европа берлегенә керү турында 2016 елда ук гариза биргән. Шуннан бирле Европа түрәләре даими рәвештә илдәге реформалар турында хисап чыгара. Шундый ук процедураларны параллель рәвештә Көнбатыш Балканның башка илләре дә - Черногория, Сербия, Албания һәм Төньяк Македония уза. Әмма, Еврокомиссия фикеренчә, Босния һәм Һерцеговина хәзерге вакытта чиратның ахырында тора.

Босния һәм Һерцеговина төзелеше

1990нчы елларда Югославия таркалганда берничә хәрби низаг килеп чыкты, аларның иң канкойгычы – Босниядәге сугыш иде. Кайбер мәгълүматларга караганда, аның корбаннары 100 мең кешедән артык, тагын 2 миллионга якын кеше үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр була. 1995 елның җәендә Сребреницада җиде меңнән артык мөселман ир-егетләрен һәм ир балаларын үтерелүен БМОның хәрби җинаятьләр трибуналы геноцид акты дип таныды.

Босния сугышы НАТО катышкач кына тәмамланды. 1995 ел ахырында Дейтонда, Оһайо штатында, солых килешүе имзаланды. Босния һәм Һерцеговина территориаль бөтенлеген саклап кала алды, әмма әлегә кадәр – 30 елга якын – ил халыкара күзәтүдә. Илдә Европа тынычлык көчләре тора, ә илнең Конституциясен Дейтон килешүләренә кушымта дияргә була, һәм ул АКШ Дәүләт департаменты экспертлары катнашында төзелгән.

Босния һәм Һерцеговина ике төп өлкә – Мөселман-хорват федерациясе һәм Серб республикасыннан тора, шулай ук Брчко шәһәре тирәсендә махсус статуслы зур булмаган җирлек бар. Илнең төньягындагы бу бүлге Серб республикасын ике өлешкә бүлеп аерып тора. Брчкода махсус кагыйдәләр гамәлдә, аларның үтәлүен халыкара вәкил күзәтә. Кагыйдә буларак, бу вәкил – Америка дипломаты.


Ил катлаулы төзелгән һәм аның белән идарә итү дә катлаулы. Өч төп халыкның сәяси вәкиллеге бар: мөселман-боснияле (бошняк), хорватлар һәм сербларда, ә менә милли азчылыкларда сәяси вәкиллек юк. 400 меңгә якын кеше сайлану хокукыннан мәхрүм ителгән. Һәм бу милли азчылык кына түгел. Бошняклар һәм хорватлар, мәсәлән, Серб республикасында, ә серблар – Босния һәм Һерцеговинада сайлана алмый.

Европа берлегенә керү өчен Босния һәм Һерцеговина дәүләт идарәсе системын гадиләштерергә, сайлау һәм конституция реформалары уздырырга тиеш. Тик бу ансат түгел: Босния белән Һерцеговинаның буталчык сәяси көйләнеше милли мәнфәгатьләр балансын булдырырга һәм тынычлык урнаштырырга булышты, ә хәзер, хакимият структурасын үзгәртү өчен, төрле каршы көчләр берләшүе кирәк.

"Күзәтүчеләр, сәяси көчләр яки аналитикларның берсе дә диярлек бу йомык боҗраны ничек өзәргә икәнен белми. Килешүләр аларны гамәлдән чыгару катлаулы булсын дип төзелгән. Бу очраклы түгел, кабат низаг чыгудан саклану чарасы буларак шулай эшләнгән. Әмма иҗтимагый һәм сәяси тормыш миллилеккә нигезләнеп төзелгән вазгыятьтә конституцияне ничек яңадан язарга, төрле милләт ватандашлары белән ничек яңа социаль килешү төзергә икәне аңлашылмый, дип аңлата Европа сәясәтен өйрәнүче Тоби Вогел. – Гамәлдәге элиталарга отышлы бизнес-модельләрне җимермичә генә моны ничек үзгәртергә икәнен беркем дә белми. Менә нигә авыр бу – реформа милли партияләрнең аерым берлекләр белән идарә итүнең яңа низаг чыгудан куркытуын да кулланып төзегән базасын тартып алачак".

Югары вәкил һәм Серб Республикасы

Җирле хакимияттән тыш, Сараево шәһәрендә югары вәкил урнашкан – кагыйдә буларак, бу көнбатыш Европа сәясәтчесе, аның намзәтен БМО Иминлек шурасы хуплый. Хәзер бу вазифаны Германиянең элеккеге транспорт министры Кристиан Шмидт башкара. Әмма хәзерге югары вәкил альтернатив процедура белән билгеләнгән, чөнки Русия һәм Кытай аңа вето салу белән янады, һәм хәзер Русия Шмидтның легитимлыгын танымый.

Серб республикасы хакимияте Кристиан Шмидтның эшчәнлеге белән канәгать түгел. Анда Русия президенты Владимир Путинны бик яраталар, аны хәтта "Серб республикасын кайгырту һәм яратуы һәм русия-серб хезмәттәшлеген ныгытуга өлеш керткән" өчен орден белән бүләкләделәр.


Путин президентлыгының яңа мөддәте уңаеннан босния-серб шәһәрләрендә Русия байракларын элделәр, урамнарда георги тасмаларын һәм Русиянең Украинага бәреп керүенең смиволы булган Z тамгаларын күрергә мөмкин. Республика көнен – 1992 елда Босния һәм Һерцеговинадан аерылу көнен бәйрәм итәргә Путин портретларын тоткан "төнге бүреләр" мотоклубы вәкилләре килә.

Моннан тыш, Босния сербларының җитәкчесе Милорад Додик вакыт-вакыт Серб республикасының Босния һәм Һерцеговинадан чыгачагы турында сөйли. Бигрәк тә югары вәкил офисының Серб республикасы җирле хакимияте кабул иткән кануннарны гамәлдән чыгару хокукыннан файдаланганда. "Бу республика үз халкына таяна, Сербиягә таба карый, Русия ягына карый. Республикага ул теләгән нәрсәне – Босниядән бәйсезлекне бирергә кирәк", дип белдерә Додик.

Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Будапештка сәфәре кысаларында Серб республикасы җитәкчесе Милорад Додик белән очрашты.

Моннан ике ел элек Серб республикасының халыкара идарәдән котылу омтылышы булды. Ул вакытта Додик үз армиясен һәм хокук системын төзү, шулай ук БМОның Босния һәм Һерцеговинадагы югары вәкиленең декретларын үтәүдән баш тарту белән янады. Ул вакытта хорват милләтчеләре дә бердәм Босния дәүләтен таркатырга теләде.

Додик күптән АКШ һәм Британия санкцияләр исемлегендә. Шунысы кызык, аның Босния һәм Һерцеговинадан аерылу турындагы янаулары бер үк вакытта Серб республикасының бөтен ил белән бергә Европа берлегенә керүгә каршы булмавы турында белдерүләре белән чиратлашып яңгырый.

"Бүленәм дип куркытулар кирәк чагында корал сыйфатында кулланыла. Шуңа күрә күпләр бу янауларны җитди кабул итәргә кирәкми дип саный. Минемчә, бу зур хата. Бүленү турындагы теләсә нинди сөйләшүләр җитди кабул ителергә тиеш, – дип саный Европа сәясәтен өйрәнүче Тоби Вогел. – Бу янаулар чынга ашырылачак дигәнне аңлатмый (табигый, юк), әмма бөтенләй буш сөйләшүләр булмавы да бар. Минемчә, илдәге хәлләрне анализлап, барыбызга да сак булырга кирәк, һәм безне, "Европа берлеген киңәйтү теологиясе" сукырайтмасын – ягъни Босния һәм Һерцеговина Европа берлегенә керү юлына баскан икән, димәк, иминлеккә берни дә янамый дигән фикергә сукырларча ышанырга ярамый".

Босния һәм Герцеговина, Украина, Молдова: Европа берлегенә керү тәртибе нинди булачак

Әле 2023 елның декабрендә үк, Босния һәм Һерцеговина намзәт статусын алганда, Европа шурасы илнең Европа берлеге әгъзалыгына таба артык әкрен кыймылдавына зарланды. Һәм менә берничә ай узуга берлеккә керү турында сөйләшүләр башланды. Босния белән сөйләшүләргә "яшел ут"ның нәкъ менә хәзер кабынуы очраклы түгел: Европа берлегенә шушы ук вакытта Украина һәм Молдова керергә җыена, ләкин кайбер илләр өчен Европа берлегенең көнчыгышка гына түгел, ә Көнбатыш Балканга таба да киңәюе принципиаль рәвештә мөһим.

Маҗарстан премьеры Виктор Орбан инде күптән Боснияне кабул итү процедурасын тизләтүне таләп итә, әмма шул ук вакытта ул Украинага кагылышлы шундый ук карарларга вето салырга әзер. Австрия белән дә шулай ук: илнең тышкы эшләр министры Александер Шалленберг бер интервьюда Еврокомиссия Көнбатыш Балканга зурайтып күрсәтә торган пыяла аша, ә Украинага алсу күзлек аша карый, дип белдерде. Шалленберг ул вакытта Австрия Украина белән сөйләшүләргә вето салырга әзерме дигән сорауга җавап бирмәде. Әмма, ничек кенә булмасын, Босния һәм Һерцеговина, Украина һәм Молдова Европа берлеге әгъзасы булу юлында тагын бер үк баскычта калды. Европа берлегенә керү турында сөйләшүләр башлау – һичшиксез, мөһим этап, әмма бу сөйләшүләр башланудан алып, Европа берлегендә тулы хокуклы әгъза булганчы озак еллар узачагын бу процесста катнашучыларның барысы да аңлый.

Язманың оригиналы: "Настоящее Время"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG