Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Казанда Ак мәчет һәм Иске таш мәчетендә төзекләндерү эшләре тәмамланачак


Ак мәчетнең ремонтка кардәр торышы
Ак мәчетнең ремонтка кардәр торышы

Татарстанда реставрацияләнүче тарихи мәчетләрнең бер өлешендә эшләр быел тәмамланачак. Гыйбадәтханәләрдә алып барылучы эшләр турында Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин бүген хөкүмәттә узган матбугат очрашуында сөйләде.

Соңгы 30 елда ташландык хәлдә яткан Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Ак мәчететтә төзекләндерү эшләре быелның июлендә тәмамланыр дип көтелә.

"Һимаячеләр хисабына Яңа бистә мәчетендә (Ак мәчет) реставрация эшләре дәвам итә. Уникаль корылма өчен 300 млн сум акча тотылачак. Хәзерге вакытта демонтаж эшләре башкарылган, манара торгызылган. Төзекләндерү эшләре быелның июль аенда тәмамланачак", диде Гущин.

Ак мәчет – 1801-1805 елларда Казанның Яңа бистәсендә төзелә. Бина урта гасыр болгар, татар халык архитектурасы, классицизм архитектурасы элементлары кулланып салынган. Ул Кызыл Татарстан урамы 20нче йорт адресында урнашкан. Совет хакимияте 1929 елда мәчетне яба. 1930 елда мәчет манарасы сүтеп алына. Заманында монда мәктәп, аннан мех берләшмәсенең цехлары була.

Ак мәчетне узган ел төзекләндерә башладылар. 2022 елның апрелендә гыйбадәтханәгә куркыныч янавы хәбәр ителде. Юл төзүчеләр мәчет бинасы буенда торган бетон киртәләрне салдырып, аны гыйбадәтханә диварына терәтеп куйган иде. Мәчетнең кирпеч диварында ярыклар барлыкка килүе ачыкланды.

Иван Гущин Казанның Яңа бистәсендә урнашкан ХХ йөз башында салынган Иске таш мәчетендә дә төзекләндерү эшләре быел тәмамланачак диде. Ул федераль финансларга эшләнгән. Шуннан соң мәчет территориясен төзекләндерүгә тотыначаклар. 2021 елда гыйбадәтханәдә реставрация эшләре 140 млн сумга төшәчәк диелде.

Мәрҗани мәчетендә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

1924-1926 елларда төзелгән Кабан арты мәчетендә реставрация эшләре өчен федераль үзәктән финанслар бүлеп бирүне көтәләр. 2023 ел башында аны төзекләндерә башларга сүз биргәннәр иде.

XIX гасырда Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы таш мәчетне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта авариягә каршы эшләр тәмамлана. Гущин сөйләвенчә, эшләр һимаячеләр ярдәме белән алып барылган. Быел Татарстан бюджеттан 91 млн сум бүлеп биргән. Мәчет быел яки киләсе елда ачылыр дип көтелә.

Шулай ук Кукмара районының Алан-елга авылында 1742 елгы агач мәчетне торгызу эшләре бара. Биектау районының Айбаш авылында да ХХ йөз башында салынган агач мәчеттә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG