Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австриянең кирпеч җитештерүче Wienerberger оешмасы Русиядәге заводларын саткан


Заводларның берсе Татарстанда урнашкан.

Австриянең Wienerberger концерты кирпеч җитештерүче ике заводын саткан, алар Татарстанда һәм Владимир өлкәсендә урнашкан, дип яза РБК

"Винербергер Куркачи" һәм "Винербергер кирпич" ширкәтләрен "Строймикс" оешмасы сатып алган. Ул тулысынча эшкуар Алексей Филинныкы.

Wienerbergerның баш офисында ширкәт Русия базарыннан 2022 елда геосәяси вазгыять белән бәйле китергә булды, дип искәртәләр. Тарафлар заводларның ничә сумга сатылуын әйтмәскә килешкән. Мөлкәтләрен саткач Wienerbergerның Русия базарыннан китүе тәмамланды, дип белдерделәр ширкәттә.

  • Татарстандагы завод Биектау районы Коркачык бистәсендә 2008 ел ахырында ачылды. Оешманың елына 180 млн данә кирпеч җитештерердәй куәте бар. Бу завод Идел буе, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш федераль бүлгеләрен һәм Казакъстан республикасын тәэмин итеп торды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG