Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә русияләрдән кунакханәләр өчен акча ала алмый башлаганнар


Төркиянең Анталия шәһәре кунакханәсе. Иллюстратив фото
Төркиянең Анталия шәһәре кунакханәсе. Иллюстратив фото

Русиядән җибәрелгән акчалар яки артык соң күчә, яки кире җибәрелә, дип белдергән Ватан фиркасе рәисе урынбасары Сердар Үскүплү. Аның әйтүенчә, Төркия ширкәтләре Көнбатыш басымы астында, ул исә Мәскәү белән Әнкара арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләрен какшатырга тели.

Русия ватандашлары Төркиядә ял итү мөмкинлеген югалтырга мөмкин. Бу ил русияләр өчен туризмда иң төп юнәлешләрнең берсе булып тора.

Төркиянең экспортерлары һәм Русия нефтен сатып алучылары белән беррәттән хәзер кунакханәләре дә Русия белән исәп-хисап ясаганда авырлыкларга юлыга башлаган.

Aydınık басмасы хәбәр итүенчә, кунакханәләр русияләрнең яшәгән өчен түләгән акчаларын ала алмый.

Русиядән җибәрелгән акчалар яки артык соң күчә, яки кире җибәрелә, дип белдергән басмага Ватан фиркасе рәисе урынбасары Сердар Үскүплү. Аның әйтүенчә, Төркия ширкәтләре Көнбатыш басымы астында, ул исә Мәскәү белән Әнкара арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләрен какшатырга тели.

Төркиянең Русия белән сәүдә итүче эшкуарларына АКШның кара исемлекләренә кертү белән яныйлар, бу гамәлләр исә Төркия икътисадына зур зыян сала дип саный ул.

Былтыр җәй Төркия беренче тапкыр русияләр өчен иң кыйммәтле ял итү урыннарының бишлегенә кергән иде. Шулай да русияләр арасында Төркия барыбер популярлык ягыннан беренче урында калды. Туроператорларның якынча фаразларына күрә, җәйнең өч ае эчендә 2,5 миллион русияле Төркиядә булып кайтачак, шуларның күпчелеге – 1,6 миллион кеше Анталиягә, 530 меңе – Истанбулга, 250 меңе Эгей диңгезе яр буена барачак диелгән иде.

  • Күптән түгел Төркия банклары Русия ширкәтләренең хисапларын яба башлаган дип хәбәр ителгән иде. Русия хәрби-сәнәгать комплексы һәм эшкуарлыгына кертелгән чикләүләрне урап узарга булышуы өчен, Төркия банкларына икенчел (ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган) чикләүләр кертелергә мөмкин. Таләпләрне кырыслатуларының сәбәбе дә шушы икенчел чикләүләрдән курку аркасында диелә.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG