Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Навальный белән хушлашырга меңнәрчә кеше килде

1 мартта Мәскәүдә Алексей Навальный җеназасы үтте. Оппозициядәге сәясәтче белән хушлашырга меңнәрчә кеше килде, ләкин алар чиркәүгә кертелмәде. Җеназа Марьино районындагы чиркәүдә узды. Мәрхүм чиркәүдән ерак түгел, Мәскәү елгасының икенче ярында урнашкан Борисов зиратында җирләнде. Навальный элек шушы районда яши иде.

47 яшьлек сәясәтче 16 февральдә Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге колониядә үлде дип хәбәр ителде. Үлем сәбәбе итеп табигый сәбәрләр күрсәтелгән. Үлеменә берничә көн кала Навальныйны 27нче тапкыр штраф изоляторына җибәргәннәр иде. Сәясәтченең тарафдарлары аны үтергәннәр дип саный. Тол калган хатыны Юлия иренең эшен дәвам итәчәген белдерде.


XS
SM
MD
LG