Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт театры Казанда "Ат карагы" спектаклен күрсәтте

19-20 февральдә Әлмәт театры Казанда гастрольләрдә булып, башкала тамашачысына ике спектаклен тәкъдим итте. Беренчесе – узган елны куелып шактый макталган “Ул әле өйләнмәгән иде” спектакле булса, икенчесе – быелгы премьера – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча әзерләнгән “Ат карагы” спектакле.

Режиссёр Айдар Җәббаров, 1917-1923 елларда барган вакыйгаларга бәйләп, бу заманга да кайтаваз булып яңгырарлык көчле сәяси спектакль әзерләгән. Тамаша дәвамында гади халык белән власть арасындагы мөнәсәбәт яңгыраган цитаталарда да, сәхнәдә кулланылган символларда да, актерларның гамәлләрендә дә төрле яклап ачыла.

Спектакльне цитаталарга сүтеп җыярга мөмкин: “Күпме укыса да, мужик баласы патша булмый”, “байларга гына якты киләчәк килә, ә гади халыкка туганнан алып үлгәнче – ахырзаман”, “патша да халыкны талады, яңа власть та халыкны талагач, аның өчен көрәш нигә кирәк иде” һ.б. Аклар белән кызылларны авылларыннан камчы белән кыйнап җибәргән караклар җитәкчесе Сибгать “безгә бу канкоештан файда юк, башкалагызга кайтып сугышыгыз” дигәч, тамашачы аны гөрләтеп алкышлады.

Ат караклары байлардан урлап ярлыларга ярдәм итсә, Совет власте килгәч, байларның да, ярлыларның да бернинди милке калмый. Ат каракларыннан калса да, властьтан калмый икән, дигән фикер туа. Яңа урнашкан хакимият “дәүләт төзү өчен”, “безнең халыкның якты киләчәге өчен” дигән шигарләр астында кешеләрнең кулындагы сәгатьләрен дә җыеп ала.

Биредә сәгатьнең милек кенә түгел, кешеләрнең гомере символы буларак та бирелгәне аңлашыла. Элек ат каракларын сүккән мөгаллимнәр бүген яңа заман каракларына әверелә – халыкның милке белән дә, гомере белән дә идарә итә башлый. Алар алдында кешеләр генә түгел, ә кичә ирекле тугарылып йөргән атлар да башын ияргә мәҗбүр. Биредә декорацияләрнең гади, әмма бай төсмерле булуы гаҗәпләндерә. Спектакль азагына сорау туа: кайсы караклар куркынычрак – ирекле караклармы, әллә хакимияттә утыручыларымы? Бу сорауга һәр тамашачы үзе өчен үзе җавап бирә.

Иң азакта караклар төркемен җитәкләгән Сәгыйтьнең малаен да, соңрак бар төркеме белән үзен дә атып үтерәләр. Автор йомгак ясый: “Караклар нәселе шуның белән юкка чыкты”, ди. Шунда залдан бер тамашачының “Аллага шөкер!” дип кычкырганы ишетелде. Мөгаен, бу тамашачы ирекле караклар куркынычрак дигән нәтиҗә белән кайтып киткәндер.

Шыгрым тулы зал, баскычларны да тутырып идәндә утырып караган тамашачы Әлмәт театры актерларын бик озаклап аягүрә алкышлады, кабат-кабат сәхнәгә чакырып алды. Әлмәт театры быел да тамашачыны шаккатырды һәм бу спектакле дә, узган елгысы кебек, шаулы кайтавазлы булырга охшаган.


XS
SM
MD
LG