Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Истанбулдагы католик чиркәвенә һөҗүмнән соң Русия һәм Таҗикстан ватандашлары тоткарланган


28 гыйнварда Истанбулда битлек кигән ике билгесез кеше Сарыер районындагы Санта Мария католик чиркәвенә һөҗүм итте. Бер кеше үлде. Ул - Төркия ватандашы Турсен Җиһан булган диелде. Төркия эчке эшләр министры Али Йерликайа сүзләренчә, шул ук көнне 30 адреста яшәүче 47 кеше тоткарланган.

Төркиянең Истанбул шәһәрендәге католик чиркәвенә һөҗүмнән соң 47 кеше, шул исәптән ике чит ил ватандашы тоткарланган: алар Русия һәм Таҗикстан ватандашлары. Бу хакта Төркия эчке эшләр министры Али Йерликайа җиткерде, дип яза Yeni Safak.

Министр әйтүенчә Таҗикстан һәм Русия ватандашлары берничә илдә террорчы дип табылган "Ислам дәүләте" оешмасы белән бәйле булган дип фаразлана.

"Чиркәүгә һөҗүм булгач та полиция зур масштаблы операция башлады. Якшәмбе (28 гыйнварда - ред.) 30 адреста яшәүче 47 кеше тоткарланды", дигән Йерликайа брифингта.

  • 28 гыйнварда Истанбулда битлек кигән ике билгесез кеше Сарыер районындагы Санта Мария католик чиркәвенә һөҗүм итте.
  • Алар чиркәүгә килүчеләргә ут ачты һәм урыннан качып китте. Бер кеше һәлак булды. Соңрак Төркия эчке эшләр министры үлүченең Турсен Җиһан исемле Төркия ватандашы булуын җиткерде. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу чиркәүгә күбрәк Истанбулда яшәүче итальяннар йөри.
  • Төркия хакимиятләре кораллы һөҗүмне хөкем итеп чыкты. Истанбул губернаторы Давут Гүл һәм Төркия президентны Рәҗәп Эрдоган булган хәлләрне кызганыч дип белдерде. Эрдоган якын вакытта шикләнелүчеләрнең тоткарланачагына өмет белдергән иде.
  • Декабрь аенда Төркиядә христиан чиркәүләрендә һәм синагогаларда террористик һөҗүм әзерләүдә шикләнелеп 30дан артык кеше кулга алынган иде. Алар "Ислам дәүләте" террористик оешмасы тарафдарлары булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG