Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чикләүләр аркасында Төркия банклары Русиянең кредит оешмалары белән эшләүдән баш тарта


Бары тик Русиядәге чит ил банкларының филиалларына гына искәрмә ясала диелә.

Төрек банклары Русия банклары белән эшләүдән баш тарта, алар АКШ тарафыннан икенчел, ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган чикләүләр булыр дип сагая. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Төркиядәге бөтен банклар да диярлек Русиядәге кредит оешмалары белән түләүләр һәм хисаплашуларга бәйле эшчәнлекне өзгән. Бары тик Русиядәге чит ил банкларының филиалларына гына искәрмә ясала, дип сөйләгән "Коммерсантъ" чыганагы.

Финанс базарындагылар әйтүенчә, 2023 елның декабрендә, Европа берлегенең Русиягә каршы 12нче чикләүләр җыемы гамәлгә кергәч һәм АКШ президенты Джо Байден икенчел санкцияләр турында фәрман имзалагач, вазгыять катлауланган. Бу ике документ та Русиянең Украинага һөҗүм башлавы сәбәпле кабул ителде.

Төрек банклары АКШның чикләүләр исемлегенә эләксәк һәм шул рәвешле безне долларлар белән түләүләрдән аерып куйсалар, җирле мөштәриләр китә башлар дип сагая.

"Коммерсантъ" әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Русиягә Төркия белән исәп-хисап ясау өчен бердәнбер нәтиҗәле юл кала - ул да булса түләүләрне башка илләрнең, әйтик БДБ илләре банклары аша башкару.

Басманың сорауларына Русия һәм Төркия банклары җавап бирмәгән.

Элегрәк Русия мөштәриләре белән эшләү шартларын Кытай банклары да кырыслатуы билгеле булган иде. Алар да АКШның икенчел чикләүләр кертүеннән курка диелде.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG