Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google-га 25 ел. Ул милли телләрне сакларга ничек ярдәм итә?


2012 елда Google бәйгесендә тәкъдим ителгән рәсем
2012 елда Google бәйгесендә тәкъдим ителгән рәсем

Google тәрҗемәчедә татар теле бар, башкорт теле әлегә өстәлмәде. Белгечләр, эре IT-ширкәтләр милли телләргә булыша, ләкин тагын да күбрәк проектлар башкара ала, дип саный.

Бу көннәрдә Google туган көнен билгели, быел аңа 25 ел тулды. Дөньяның иң танылган IT-брендларының һәм иң кыйммәтле ширкәтләрнең берсе 1998 елның 4 сентябрендә теркәлгән. 2005 елдан бирле аның туган көне 27 сентябрьдә билгеләнә.

Бүгенге көндә Google күпчелек кешенең көнкүреш тормышында, интернет дөньясында хәлиткеч роль уйный. Аның эзләү системы мәгълүмат эзләү һәм белем алу өчен төп корал булып тора. Хатлар язышу, теләсә кайсы илдә харитада кирәкле мәгълүмат табу, файлларны "болыт"ларда саклау, Youtube-та видеолар карау, кирәкле мәгълүматны башка телләргә тәрҗемә итү һәм аның күп кенә башка хезмәтен интернет кулланган һәр кеше диярлек файдалана.

Google гади кешеләргә мәгълүмат бирү һәм аны эшкәртүдә генә ярдәм итми, ул дөньякүләм фәнни тикшеренүләр һәм инновацияләр белән дә шөгыльләнә. Бу ясалма интеллект, яңа технологияләр һәм продуктлар барлыкка килүгә китерә. Бай ширкәт буларак, Google тормышның төрле тармакларында үсеш проектларын финанслый, медицина өлкәсеннән башлап автоном машиналарга кадәр.

Google һәм милли телләр

Азатлык белән моңарчы сөйләшеп килгән белгечләр Google ширкәтенең милли телләр үсешенә дә зур уңай йогынты ясавын билгеләп килде. Аерым алганда, эзләү системы интерфейсы күп кенә милли телдә дә тәкъдим ителә. Эзләү системы барлык диярлек телләрдә эзли, бу татар, башкорт, чуаш һәм башка телләрдә кирәкле һәм файдалы мәгълүмат табарга мөмкинлек бирә.

Инде күп еллар дәвамында Google эзләү системы татарча интерфейс тәкъдим итә. Кирилл һәм латин графикаларындагы язулар бары тик эзләү системы өчен генә кулланыла. Шулай да, Google-ның башка күп кенә хезмәте, шул исәптән почтасы да, татар телен әлегә танымый.

Озак еллар дәвамында тел активистлары Google тәрҗемәче хезмәтенә татар телен өстәү өчен тырышты. Татар активистлары әлеге системга татар телен өстәү теләге белән кимендә 2012 елдан бирле янып йөри. Ул елда "Интернет татарча сөйләшә" чарасы барышында активистлар Google һәм башка сайтларга татар телен куллануны тәкъдим итеп, күпсанлы хат юллаган иде.

2013 елдан Google волонтерлар өчен татар теленә тәрҗемә итү почмагын ачкан иде. Волонтерлар анда тәкъдим ителгән инглизчә сүз-гыйбарәләрне татарчага тәрҗемә итте, булган тәрҗемәләргә тавыш бирде, Google тәрҗемәчесе шул рәвешле татар телен өйрәнгән.

Ул чакта тәрҗемә эшендә актив катнашкан активист Ирек Хаҗиев Азатлыкка системга тел өстәлсен өчен Google базасында 1 миллион тәрҗемә җыелырга тиеш дип аңлаткан иде. Әлеге база татар телендәге күптелле сайтлар, ачык мәкаләләр (Википедия), китаплар, дәүләт сайтлары, ачык сүзлекләр белән тупланган. Моңа волонтерлар да ярдәм итеп үз өлешен керткән.

Һәм 2020 елда активистлар максатына иреште: февраль азагында Google Translate тәрҗемәчесенә татар теле өстәлде. Ул чакта белгечләр бу вакыйганы зур уңыш дип бәяләде. Аерым алганда, татар проектлары авторы, "Теория" дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов Google Translate-ка татар телен өстәү абруй ягыннан бик отышлы булган, диде. "Төрле ширкәтләр Google Translate-та нинди телләр бар, димәк, аларга ихтыяҗ бар дигән фикер йөртә ала. Тел шул рәвешле таныла, тарала. Шуңа күрә әлеге вакыйганың кимендә имидж ягыннан файдасы булачак", диде ул.

"Теләгән һәр кеше тәрҗемәче эшен камилләштерә ала"

Тел активисты Ирек Хаҗиев сүзләренчә, Google тәрҗемәченең сыйфатын хәзер дә волонтерлар яхшырта ала. Бу эшне ул бүген дә алып бара. Аның үзенең тарафыннан гына бүгенге көнгә 100 меңгә якын тәрҗемә ясалган.

Тәрҗемәчедә хаталар күрсәм, төзәтмәләр кертергә тырышам

— Вакыт булганда, тәрҗемәчедә хаталар күрсәм, төзәтмәләр кертергә тырышам. Статистикага күз салсак, бу тәрҗемәчедә татар теленә бәйле 80 меңгә якын төзәтмә ясалган. Чагыштыру өчен, урыс телендә – 9 миллионга якын төзәтмә. Теләгән һәр кеше төзәтмәләр, тәрҗемәләр ясап Google тәрҗемәче эшен камилләштерә ала, — ди ул.

Аның фикеренчә, Google тәрҗемәче үз бурычын үти, тәрҗемә ясаучыларга, татар сәхифәләренә юлыгучыларга, кайбер мәктәп укучыларына бу хезмәт бик файдалы.

— Кызганыч, бу хезмәт безгә 2017 елга кадәр үк кирәк иде шул. Google тарафыннан андроидлы телефоннарга татар телен һәм татар сөйләмен тануны өстәү дә бик мөһим, бу юнәлештә дә үсеш булса иде. Ата-аналар балаларына тумас борын чит телдәге телефон белән видео тотыралар да, нәтиҗәдә балаларның теле дөрес ачылмый, — ди Хаҗиев.

Активист интернетны кулланган татар кешеләренә интерфейс көйләүләрендә телне татарчага алыштырырга киңәш итә. Аның сүзләренчә, бу Google-га татар кулланучыларының күп булуын күрсәтәчәк.

Google милли телләрне сакларга мөмкинлек бирә

— Интернет тулы контент булган заманда Google ширкәте тәрҗемәче белән безнең милли телләрне сакларга мөмкинлек бирә. Моны дөрес итеп куллануыбыз гына кирәк, — дип сөйләде Азатлыкка Ирек Хаҗиев.

"Тәрҗемә системнары телләр арасында күперләр барлыкка китерә"

IT-белгеч, күп кенә башкорт проектлары авторы Илдар Киньябулатов Google милли телләргә игътибар бирә, ләкин Яндекстан бу мәсьәләдә калыша дип саный. Әлегә кадәр Google тәрҗемәчегә башкорт теле өстәлмәгән.

— Google бөтен халыклар өчен мөһим ширкәт. Google, Майкрософт кебек эре ширкәтләр башкорт, татар һәм башка милли телләр өчен зур роль уйный, алар күптәннән бу халыкларга игътибар бирде.

Кызганычка, башкорт теле әлегә Google тәрҗемәче системында юк

Кызганычка, башкорт теле әлегә Google тәрҗемәче системында юк, ләкин Google-ның кайбер башка хезмәтләрендә башкорт теленә урын бар, мисал өчен, башкорт клавиатурасы бар, — ди ул.

Google ни өчен милли телләр өчен мөһим? Белгеч фикеренчә, бу бер генә сайт түгел, күпсанлы хезмәтләр челтәре: эзләү системы да, тәрҗемәче дә, хариталар да, башка күп кенә әйбер. Теге яки бу тел Google "челтәренә" эләгә икән, димәк, ул әкренләп төрле хезмәтләрдә кулланыла башлаячак, һәм бу бик мөһим, дип саный ул.

— Моннан тыш Google-ны бөтен дөнья куллана, ул иң популяр сайтларның берсе. Димәк, башкорт активистларына да анда башкорт телен кертеп җибәрү мөһим. Әлегә Яндексның милли телләргә игътибары зуррак. Башкорт телендә тәрҗемәче дә бар, — ди Киньябулатов.

IT-белгече милли телләрдә тәрҗемә системнарының булуын бик мөһим дип атый. Әлеге заман – ясалма интеллект чорының башы гына, ди ул.

Милли телләрне зур тәрҗемә системнарына кертү бик мөһим

— Киләчәктә ясалма интелект кешелеккә, уй-фикер йөртүгә, милли телләргә дә зур йогынты ясаячак. Ясалма интеллект телләрне аермый, барлык телләрдә чыккан мәгълүматны эшкәртә. Димәк, тәрҗемә системнары телләр арасында мөһим күперләр барлыкка китерә. Шуңа күрә, башкорт, татар, башка милли телләрне шундый зур тәрҗемә системнарына кертү бик мөһим, — дип аңлатты ул Азатлыкка.

Бүгенге көндә башкорт телендә берничә тәрҗемәче уңышлы гына эшләп килә. Алар арасында Glosbe, Microsoft Bing, Yandex, Bashkortsoft системнарын атап була.

"Көндәлек тормышта кулланган барлык IT-продуктларга татар теле өстәлсә иде"

Татар һәм инглиз телләре укытучысы, "Сәлам" дәреслеге авторларының берсе Эльвира Маркова сүзләренчә, укытучылар татар телен үзләштерүдә тәрҗемәче хезмәтләрен кулланырга киңәш итми, чөнки бу телне өйрәнүдә киртә тудыра ала. Шулай да ул белем бирү өлкәсендә дә тәрҗемәчеләрнең булуы мөһим дип саный.

Мин Google, Яндекс тәрҗемәчеләрен һәм Tatsoft-ны киңәш итәм

— Укучыларым да, татар теле белән кызыксынучылар да миннән еш кына тәрҗемәчеләрне сорый. Мин, гадәттә, Google, Яндекс тәрҗемәчеләрен һәм Tatsoft-ны киңәш итәм. Аларның тәрҗемә итү сыйфаты төрле, шулай да, һәрберсен дә куллану файдалы була ала, — ди ул.

Татар теле укытучылары еш кына тәрҗемәчене дәрескә теге яки бу текстны әзерләү өчен куллана, ди мөгаллимә. Башта програм ярдәмендә тәрҗемә ясагач, аннары аны кул белән төзәтеп чыгу күпкә җайлырак.

— Гомумән, тел үсеше өчен мондый програмнарның күбрәк булуы кирәк. Google тәрҗемәче системына татар телен керткәне өчен рәхмәт, бу татар телен башка дөнья телләре рәтенә куя. Әйтик, испанчадан татар теленә туры тәрҗемәне тагын кайдан карап була?

Нейрочелтәр белән дә татарча аралашу мөмкинлеге кирәк

Киләчәктә барлык мөһим һәм көндәлек тормышта кулланылган програмнарга, IT-продуктларга татар теле өстәлсә иде. Бу укытучыларга һәм укучыларга да ярдәм итәр, шул ук вакытта, телнең дәрәҗәсен, абруен күтәрер иде. Хәзер бит бөтен дөнья ясалма интеллект турында сөйли. Менә татарча тәрҗемә генә түгел, нейрочелтәр белән дә татарча аралашу, татарча җаваплар алу мөмкинлеге кирәк, белгечләр моның белән шөгыльләнсә иде, — дип сөйләде Азатлыкка Маркова.

Google ширкәтенең кыска тарихы

  • 1996 елда Стэнфорд университетында укыган ике студент, Ларри Пейдж белән Сергей Брин Backrub дип аталган эзләү системын эшли башлаган. Алар интернет челтәрендә мәгълүматны нәтиҗәле эзләү юлларын эзләгән.
  • 1998 елда студентлар үз проектын Google дип атаган. Математикада "googol" (гугол) сүзе бердән соң йөз ноль барган санны аңлата. Бу ширкәтнең амбициоз максатын күрсәтә иде, алар һәр интернет кулланучысы мәгълүматның зур күләмен таба алуын теләгән.
  • Google эзләү системының беренче версиясе google.stanford.edu доменында урнашкан, ул 1997 елның сентябрендә эшли башлаган. Җайлылыгы һәм нәтиҗәле эзләү алгоритмы сәбәпле эзләү системы тиз популярлык яулый башлый.
  • 2000 елда Google үзенең AdWords дип аталган беренче реклам програмын чыгара. Шул вакыттан бирле ширкәт зур үсеш кичерә, яңа хезмәтләр һәм продукцияләр чыгара башлый.
  • 2004 елда исә ширкәт хиссалары (акцияләр) фонд базарында сатыла башлый. 2003 елда ширкәт Калифорния штатындагы Маунтин-Вью штаб-фатирына күчә (ул хәзер дә анда урнаша).
  • 2016 елның 15 октябрендә Google ширкәте яңа оештырылган конгломерат Alphabet Inc. кысаларына керә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG