Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ясалма интеллектын булдыру өчен ниләр кирәк?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Ачык университет" татар телендә ясалма интеллект турында лекторий үткәрде. Чарада популяр нейрочелтәрләренең әлегә татарча нигә начар сөйләшүе һәм ясалма интеллектның кешелеккә нинди куркыныч тудыруы аңлатылды. Лекторийда яңгыраган 5 кызыклы факт тәкъдим итәбез.

14 июнь көнне Дөнья татар яшьләре форумы Ачык университет белән бергә "Ясалма фәһемне тормышта куллану" исемле онлайн чара үткәрде. Чара татар телендә узды һәм ул бүгенге көндә популярлаша барган ясалма интеллектның һәм нейрочелтәрләренең нәрсә икәненә һәм көнкүреш тормышта аны куллану юлларына багышланды.

Чараны Азатлык укучыларына инде таныш булган ике IT белгече алып барды: Skoltech-та ясалма интеллект магистратурасы студенты, ddl.com програмчысы Сәйдәш Мифтахов белән програмчы, "Ачык университет" сайтының техник җаваплылысы Райнур Хәсәнов.

Азатлык белгечләрнең чыгышларын тыңлап, ясалма интеллект турында 5 кызыклы һәм файдалы факт тәкъдим итә.

1. Гадәти тормышта ясалма интеллект болай да еш кулланыла

Сәйдәш Мифтахов
Сәйдәш Мифтахов

Бүгенге көндә гади кеше ясалма интеллектны максатчан рәвештә кулланмаса да, ул безнең тирә-якта шактый актив кулланыла. Мисал өчен, кредит алырга теләгән кешене, беренче чиратта банкның ясалма интеллекты тикшерәчәк. Ул бик гади сорауларга (кешенең моңарчы кредит тарихы яхшымы/начармы, бурычлары бармы/юкмы һәм башкалар) җавап табып, теге яки бу банк мөштәриенә кредит биреп булуын яки булмавын тикшерә. Финанс, иминият ширкәтләрендә мондый програмнар еш кулланыла.

Саннар белән эш итүче ясалма интеллектлар да актив кулланылышта. Мисал өчен, такси хезмәтләре шул рәвешле юлдагы тыгыннарны "фаразлый". Моңарчы юлда булган хәл, бу көннең нинди атна көне булуы һәм башка бик күп мәгълүматка нигезләнеп, хариталар һәм такси хезмәтләре юлга китәчәк вакыт күләмен билгели. Мондый төр ясалма интеллект "регрессия" дип атала. Ул моңарчы булган вакыйгаларга нигезләнеп эш итә.

Youtube-ка керүгә үк сайт укучыга кызык булырга мөмкин видеолар тәкъдим итә. Бу эшне дә ясалма интеллект башкара. Ул моңарчы кулланучының нинди видеолар каравын, нинди видеоларга "ошату" билгесен куюын, нинди видеоларга әйләнеп кайтуын анализлый һәм шуның нигезендә кулланучы өчен киңәшләр исемлеген төзи. Бу төр модельне "рекомендация" дип атыйлар. Интернеттан сатып алу платформалары да мондый модельләрне күпләп куллана.

Тормышта ясалма интеллект сәүдә һәм интернет-коммерция, күңел ачу, уеннар, финанс, фән, мәгариф һәм башка өлкәләрдә киң кулланыла. Дәүләт оешмалары да аннан мул куллана, мисал өчен Мәскәүдә урнашкан видеокамералар кешене таный ала.

2. Ясалма интеллектның сыйфатлы эшләве булган мәгълүматның күплегеннән тора

Никадәр күбрәк мәгълүмат бар, ясалма интеллект та шулкадәр яхшырак эшли. Мәсәлән, такси хезмәте турында әйтәбез икән, бу шәһәрдә юл тыгыннарының 5 еллык статистикасы булырга мөмкин. Никадәр зуррак вакыт өчен статистика булса – ясалма интеллектның "фаразы" да шулкадәр төгәлрәк булачак.

Бүгенге көндә көчсез ясалма интеллектлар гына бар – алар нәрсәгә өйрәтелгән, шуны гына эшли алалар. Бу төр интеллектлар бирелгән мәгълүматны гына үзләштерә, шуңа аның өчен бай мәгълүмат чыганагы кирәк. Көчле ясалма интеллектлар исә мәгълүматны үзләре булдыра ала, ләкин әлегә андый модельләр юк.

Райнур Хәсәнов
Райнур Хәсәнов

Татар телендә фикерли һәм сөйләшә алган ясалма интеллектны булдыру өчен дә татар телендә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат кирәк. Терабайтлар күләмендә төрле мәгълүмат булуы мөһим. Chat-GPT сыман нейрочелтәрләр инглизчә яки урысча нигә шулкадәр яхшы эшли? Чөнки алар Reddit кебек сайтларда формаль булмаган аралашуны да, энциклопедик булган Wikipedia-ны да, башка бик күп төрле мәгълүматны өйрәнә. Татар теле кебек кечерәк телләр өчен исә мәгълүмат җитәрлек түгел. Димәк, милли телләрдә текстларны һәм төрле мәгълүматны күбрәк язган саен, татарча ясалма интеллект та яхшырак аңлаячак һәм эшләячәк.

Шул ук принцип белән тавыш ярдәмчеләре дә эшли. Бүгенге көндә татарча тавыш ярдәмчеләре дә барлыкка килә башлады. Татар телле ботлар бар, алар татар телендә төрле тавышлар җыя, теләүчеләр аларга кереп, үз тавышларын яздырып бирә ала, бу мондый нейрочелтәрләрнең татарча тану һәм куллануга китерәчәк.

3. Татар ясалма интеллекты өчен чит ил алгоритмнарын кулланып була

Сөйләшү барышында укучылардан "татар ясалма интеллектын булдыру өчен нишләргә кирәк?" дигән сораулар да килде. Аларга җавап биреп, програмчылар татар телендә күп мәгълүмат кирәклеген әйтте.

Моннан тыш алар чит ил алгоритмнарын алып, аны татарчалаштыруны тәкъдим итә. Моның белән аерым шөгыльләнүче програмчылар да бар, аларга ярдәм итеп була, чит ил алгоритмнарын татар теленә адаптацияләү беренче адым булыр иде. Бу эштә креативлык кирәкми, инде булган модельләрне дә мулдан кулланып була, моның белән бары тик максатчан шөгыльләнергә кирәк.

4. Кешелек бүген яңа технология чигендә

Бүгенге көндә без зур технологик үзгәрешләр алдында торабыз һәм 5-10 елдан соң ясалма интеллектсыз тормышны һәм бүген гадәти булып күренгән нәрсәләрне күз алдына да китерә алмаячакбыз, дип саный Сәйдәш Мифтахов. Һөнәрләрнең бер өлеше юкка чыгачак һәм яңа һөнәрләр барлыкка киләчәк.

Бу технологик чиктә иң отышлы һөнәрләрнең берсе – ясалма интеллектны өйрәнеп, аның белгече булу. Бу күп ишек ачачак, ясалма интеллектны өйрәнмәгән һәм куллана белмәгән кешеләр исә артта калырга мөмкин.

Шул ук вакытта, әлегә ясалма интеллект һәм аларның продуктларын ышанычлы дип тә әйтеп булмый. Кеше дә хата ясый, бу ясалма интеллектка да хас, аңа тулысынча ышанып бетеп булмый. Медицина кебек җитди өлкәләрдә дә ясалма интеллект кулланыла, мисал өчен, ул кешенең МРТ (магнит-резонанслы томография) сурәтенә карап, авыруларны билгели һәм диагноз куя ала. Ләкин бу "диагноз"да хата да булырга мөмкин, шуңа әлегә тәҗрибәле табиблар бу өлкәдә ышанычлырак санала. Хата бәясе югары булган өлкәләрдә ясалма интеллект үсеше шуңа күрә әкренрәк тә барырга мөмкин.

Белгечләр 2025-2030 елларга таба ясалма интеллектның хисаплау көче кешенең баш мие дәрәҗәсенә җитәчәк ди. Бу вакытта ясалма интеллект зур үсешкә китерәчәк дип көтелә. Соңгы 1-2 елда да бу үсеш шаккатмалы булды.

5. Ясалма интеллект кешелекне (әлегә) юк итмәячәк

Технология үсеше белән бергә кешелекне ясалма интеллектның никадәр куркыныч була алуы да борчый. Медиа дөньясы кешеләргә каршы инкыйлаб ясаган, кешелекне юк иткән яки әсир иткән роботлар, програмнар турында сюжетларга бай.

Моңа җавап буларак IT-белгечләре Стэнфорд профессоры, дөньяда ясалма интеллект юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе Эндрю Ын сүзләрен китерә:

Бүген көчле ясалма интеллектның кешелекне басып алуы турында борчылу – хәзерге вакытта Марста кешенең артык күп булуыннан куркуга тиң.

Моннан куркырга әле иртә, ясалма интеллект кешелекне басып алырлык дәрәҗәгә җитәр өчен әле күп вакыт кирәк булачак, дип саный програмчылар.

***

Моннан тыш чарада бүгенге көндә ясалма интеллектның нинди продуктларын көндәлек тормышта кулланып була дигән чыгыш тәкъдим ителде. Берничә иң кызыклы продуктны тәкъдим итәбез:

Көн дә кирәкле ясалма интеллект хезмәтләре

1. Chat-GPT

Диалог режимында эшләүче, кеше сорауларына җавап бирүче ясалма интеллектлы чат-бот. Татар телен аңлый, ләкин үзе татарча дөрес язмый. Бу нейрочелтәр әзер текстлар яза, план һәм смета төзи, электрон хатларга җавап, социаль челтәрләргә әзер постлар яза, анализ ясый, яңа идеяләр бирә һәм башка файдалы эшләр эшли.

2. Midjorney, OpenAI:DALLE-2 яки RU-DALLE

Кулланучы үтенече белән кирәкле рәсем ясап бирә. Аны төрле стильдә ясап була, кирәкле детальләрне дә исәпкә ала.

3. Adobe Podcast ясалма интеллекты яки Krisp

Тавыш эшкәртә. Арткы фонда булган төрле тавышларны бетерә, төп тавышны чистарта, аудионы сыйфатлы студиядә төшерелгән дәрәҗәгә җиткерә.

4. Eleven Labs яки Murf.ai

Сөйләм генераторлары. Текстны төрле тавыш һәм стиль белән укытып була. Татар телендә әлегә эшләмиләр.

5. Pictory

Тексттан видео ясый торган ясалма интеллект. Текстны урнаштырып, ул бушлай стокларны кулланып, текст мәгънәсенә туры килгән видео ясый, аны тавышландыра. Шулай ук әлегә татарча эшләми.

6. Synthesia

Язалган текстны аватар (кеше кыяфәтендәге програм) укый, сөйли. Аватарның иреннәре тексттагы сүзләргә карап хәрәкәт итә, текстны тере кеше укый дигән хис калдыра.

7. Captions

Видеода сөйләнелгәнне инглизчә яки урысча аңлап, аңа титрлар ясап өсти. Татар телендә әлегә эшләми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG