Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урок 21: Теләкләрең бармы? (Какие у тебя желания?)


Вспомните, как часто вы произносите «Мне хочется…», «Хочешь…», «Я хотел бы…» или «Не желаешь ли…». Тяжело вести беседу на татарском языке, не умея изъявлять свои желания. Вот именно этому сегодня мы научимся, узнаем, как правильно и красиво высказать свои желания на татарском.

ИЗЪЯВЛЕНИЕ ЖЕЛАНИЯ ПО-ТАТАРСКИ

  • Теләк желание
  • Теләү желать
  • Теләмәү – не желать
  • Телимхочу
  • Теләргә – хотеть
  • Кызыгам – интересуюсь
  • Кабул булаосуществляется
  • Чынга ашасбывается
  • Чынга ашсын өченчтобы сбылось

Разберем употребление каждого слова в разговоре:

  1. Очкычта тәрәзә янындагы урынны алырга теләгән идем. – Хотел занять место у окна в самолете.
  2. Раянның теләкләре кабул булды. – Желания Раяна исполнились.
  3. Тимур Робертовичның килүен теләмәдем мин. – Я не хотел, чтобы Тимур Робертович пришел.
  4. Тизрәк терелергә телим. – Хочу поскорее выздороветь.

А еще в татарском языке есть такие слова как “теләп – охотно”, “теләр-теләмәс – нехотя”, “теләктәш солидарный”, которые являются однокоренными словами. Например:

  • Бәхтияр бик теләп миңа компьютерны вируслардан чистартырга ярдәм итте. – Бахтияр охотно помог мне почистить компьютер от вирусов.
  • Айгөл теләр-теләмәс тузан сөртергә тотынды.Айгуль начала неохотно вытирать пыль.

Слово “теләктәш” в татарском языке имеет три значения: 1) солидарный, сочувствующий; 2) товарищ, сторонник; 3) доброжелатель.

  • Син минем теләктәшем. – Ты мой доброжелатель.

Послушайте три аудио, где журналист спрашивает собеседника о желаниях и способах их достижения.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:24 0:00
йөкләү


– Син хыялланырга яратасыңмы?

– Мин хыялланырга яратам. Хыяллар кешене яшәтә бит. Шул хыяллардан тормышыма максатлар куям. Мәсәлән, минем өйгә тузансуырткыч робот кирәк. Шуңа күрә мин икенче эшкә урнаштым. Роботны алганнан соң, аш бүлмәсенә заманча ремонт ясарга телим. Теләкләр күп, акча гына булсын.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:18 0:00
йөкләү


–​ Хыяллар тормышка ашсын өчен син нишлисең?

– Хыяллар да, теләкләр дә чынга ашсын өчен тырышлык кирәк. Ә аның өчен зур көч куеп эшләргә кирәк. Мәсәлән, мин ягуарда йөрисем килә. Бу хыял да, теләк тә.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:29 0:00
йөкләү


– Хыяллар һәм теләкләр чынга ашсын өчен галәмгә җибәрергә кирәк, килешәсезме?

– Хм... Бәлки кирәктер дә, ләкин башта дөрес максат куярга һәм шул максатка кечкенә адымнар белән барырга кирәк. Психологлар фикеренчә, визуальләштерергә, “мин максатыма ирештем” дип уйларга. Шул ук теләкләр картасы. Сез аңа ышанасызмы? Мин ышанам, чөнки теләкләр картасына язган теләк-хыялларым инде чынга аштылар.

Ну а теперь давайте сделаем вывод:

  • Кешедә теләкләр, хыяллар булырга тиешме?
  • Теләкләр кабул булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
  • Теләкләр картасына ышанасызмы?

ТЕЛӘКЛӘР КАБУЛ БУЛУ СЕРЛӘРЕ – СЕКРЕТЫ ИСПОЛНЕНИЯ ЖЕЛАНИЙ

Итак, девять ступенек к исполнению Вашего желания:

1. Теләгегезне онытып торыгыз. – Отпустите свое желание, забудьте о нем.

2. Теләк бер генә булырга тиеш. – Желание на момент времени должно быть одно.

3. Теләк кабул булсын өчен аңа зур көч куелырга тиеш.К желанию должна быть приложена энергия.

4. Теләкне визуальләштерергә кирәк.Желаемое нужно визуализировать.

5. Сабыр булыгыз.Наберитесь терпения ждать.

6. Мөмкинлекләрегезгә аек акыл белән карагыз.Трезво оценивайте свои возможности.

7. Уңышыгызга ышыныгыз.Будьте уверены в успехе.

8. Негативтан ераграк булыгыз. – Держитесь подальше от негатива.

9. Беркемгә дә теләкләрегезне сөйләмәгез. – Не говорите другим о своих намерениях и желаниях.

Пришло время закрепить изученный материал и вспомнить лексику на тему “Ремонт”. Киттек! Слушаем Айсылу и Риану.

ДИАЛОГ “СЮРПРИЗ РЕМОНТ”

  • Риана: Айсылу, сәлам! Ничек хәлләр?
  • Айсылу: Сәлам! Яхшы, үзеңдә?
  • Риана: Мин дә дә яхшы. Кара әле, минем әниләрдә ремонт ясыйсым килә.
  • Айсылу: Аш бүлмәсенәме?
  • Риана: Аш бүлмәсенә, өйалдына һәм чишенү бүлмәсенә.
  • Айсылу: Шәп идея. Әниләргә әйттеңме соң? Ремонт ясарга теләкләре булмаса, ясап булмый бит.
  • Риана: Аларга мин бер сүз дә әйтмим. Әни инде күптән обойларны алыштырырга дип йөри иде. Менә хәзер теләге кабул булачак. Сюрприз ясыйбыз, дүшәмбедән алар йога студиясе белән каядыр ял итәргә баралар бер атнага. Ә гөлләргә су сибергә, Йомшакка ашарга бирергә миңа куштылар.
  • Айсылу: Ого, бер атна эчендә өлгерәбезме?
  • Риана: Өлгерәбез. Интернет-кибеттән инде чишенү бүлмәсенә җиһазларга заказ бирдем. Обойны бүген сайласак, иртәгә эшчеләр килеп искесен куптарып, яңасын ябыштырып та китәчәкләр. Шуңа, хәзер бүген үк обойлар сайлап кайтырга кирәк, бара аласыңмы алтыдан соң?
  • Айсылу: Бүген бара алмыйм. Әйдә син бар да, фотога төшереп җибәр. Тик ачык төсләрне кара, мин ачык төсле обойлар булуын телим.
  • Риана: Ярар алайса. Хәбәрләшербез! Сау бул!
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00
йөкләү

Проверьте понимание содержания текста методом "Әйе/Юк":”

  • Риана белән Айсылу туганнар.
  • Айсылу әниләре өендә ремонт ясарга тели.
  • Риананың идеялары күп.
  • Айсылу белән Риана бергә эш эшли алмыйлар.

Были бы только возможности и средства. Именно с этим контекстом употребляются следующие выражения в живой татарской речи:

  • Мондый йортта яшәр идем мин. – Я бы жил в таком доме.
  • Мондый сәяхәткә чыгар идем мин.Я бы отправился в такое путешествие.
  • Мондый теләкләр кабул булса шәп булыр иде ул. – Если такие желания сбылись бы, было бы круто.

МИНУТКА ГРАММАТИКИ

КОНСТРУКЦИЯ “Я ХОТЕЛ БЫ БЫТЬ КЕМ-ТО”

Вот мои мечты и желания, а вот реальность. Кем вы сейчас являетесь, а кем бы вы стали? Высказать вам поможет конструкция “Мин ... + булыр идем”. Например:

  • Мин визажист булыр идем. – Я бы хотела быть визажистом.
  • Мин Казан университеты студенты булыр идем. – Я бы хотел быть студентом университета Казани.

Легко? Конечно! Потренируемся:

  • Я бы хотел быть стоматологом (тешче, теш табибы)
  • Я бы хотел быть учителем. (укытучы)
  • Я бы хотел быть экономистом. (икътисадчы)

ДИАЛОГ “КҮПТӘН КЫЗЫГАМ”

  • Фәнис: Алло, Рәисә!
  • Рәисә: Әйе, Фәнис!
  • Фәнис: Син иртәгә коворкингка барасыңмы?
  • Рәисә: Юк.
  • Фәнис: Нишләп?
  • Рәисә: Мин ардым. Минем бернәрсә дә килеп чыкмый.
  • Фәнис: Әйдә, юкка-барга борчылма. Тынычлан. Бар да яхшы булачак.
  • Рәисә: Заказлар юк, реклама кыйммәт.
  • Фәнис: Эштә кризис була инде ул. Син галәмгә бары тик яхшы уйлар җибәр.
  • Рәисә: Галәмгә?!
  • Фәнис: Әйе, галәмгә. Гомумән, әйдә утыр, тәмле мәтрүшкәле чай яса да бер ун минут рәхәтләнеп яхшы, позитив уйлар уйла.
  • Рәисә: Психосоматика белән шогыльләнергә кушасыңмы миңа?
  • Фәнис: Нишләп инде, психолог киңәшләрен әйтәм. Уңышка ирешер өчен иң беренче чиратта позитив уйлар кирәк.
  • Рәисә: Әйе, син хаклы. Авызны салып утырудан ни мәгънә. Теләр-теләмәс телефоннан сөйләшеп....
  • Фәнис: Әлбәттә. Әле мин сиңа теләкләр картасы ясарга тәкъдим итәр идем.
  • Рәисә: Әйе, кара әле. Ясап карыйм әле, күптән кызыгам.
  • Фәнис: Мин ике ел ясаган идем, яртысы кабул булды. Хыялларым чынга ашты. Шуңа күбрәк яз теләкләреңне.
  • Рәисә: Ярый, рәхмәт!
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00
йөкләү

ПОСЛОВИЦЫ И ПОГОВОРКИ

  • Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк.
    Умеючи просить – добра добиться, не умеючи – накликать беду​ (имгәк – по тат. "калека")
  • Теләсәң чарасы булыр!
    Было бы желание, а возможность найдётся.
  • Яхшы теләк – ярты бәхет.
    Хорошее желание – половина счастья.

*****

Ну что же, на этом наш урок подошел к концу. Надеемся, что он был лёгким и интересным, и позволил вам выучить много нового и интересного!

Предлагаем пройти тест для закрепления полученных знаний:

Тест: Теләкләрең бармы?

Тест: Теләкләрең бармы?

Сынау

Это курс "Разговорный татарский для продолжающих". Если вы только начинаете изучать татарский, то вам поможет наш курс "Татарский для начинающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!

татарский для продолжающих

Предлагаем вам курс татарского разговорного для продолжающих. В нём мы изучаем более развёрнутые конструкции, разговорные фразы, обогащаем наш словарный запас и учимся строить более сложные фразы-предложения. Курс для начинающих находится здесь.

последние уроки курса

XS
SM
MD
LG