Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урок 17: Ремонт ясыйбыз (Делаем ремонт на татарском)


Новая лексика урока

Сайларга выбирать
Куптарырга отодрать
Ябыштырырга клеить
Кисәргәрезать
Сыларга мазать
Пәрдәләр элергәповесить шторы
Эленеп торависят (шторы)
Пәрдә тюль, шторы
Көньяк юг / южный
Төньяк север / северный
Көнбатыш запад / западный
Көнчыгыш восток / восточный
Агач өстәл деревянный стол
Бүлмә гөлләрекомнатные растения

Дуслар, сәлам барыгызга да!

Мой дом – моя крепость. А можете ли вы рассказать о вашем доме на татарском? А что, если вы задумали ремонт, и решили поделиться этой новостью с друзьями, а подходящей лексики на татарском не знаете?

Предлагаем вам следующий урок разговорного татарского языка для продолжающих, на котором мы научимся рассказывать о своем доме, описывать интерьер и обсудим ремонт на татарском языке. Киттек!

Как называется каждая комната в доме?

Приступая к планировке квартиры, следует определиться с назначением комнат. Можно ограничиться банальной спальней, гостиной... Но для полноценной комфортной жизни понадобиться и детская, и гардеробная, и кабинет.. Стоп, а как называются комнаты на татарском?

  • Аш бүлмәсе кухня
  • Кунак бүлмәсе гостиная
  • Йокы бүлмәсе спальная
  • Балалар бүлмәсе детская
  • Эш бүлмәсе кабинет
  • Чишенү бүлмәсе гардеробная
  • Өйалды прихожая

Разобрались, запомнили? Закрепим следующим образом. Прослушайте каждый файл и определите про какую комнату идет речь.

Бүлмәдә зур ятак
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:03 0:00
йөкләү

Бүлмәдә зур ятак тора, идәндә келәм ята.

Янында зур телескоп
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:04 0:00
йөкләү

Бүлмәдә кечкенә ятак, тәрәзә янында зур телескоп тора. Киштәләрдә китаплар, уенчыклар бар, идәндә фитбол ята.

Өстәлдә тәлинкәләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:06 0:00
йөкләү

Өстәлдә тәлинкәләр, чынаяклар тора. Киштәләрдә дөге, токмачлар, тоз һәм шикәр бар.

Киштәләрдә төрле китаплар
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:03 0:00
йөкләү

Бүлмә уртасында – зур диван, аның каршында телевизор тора. Киштәләрдә төрле китаплар һәм матур әйберләр ята.

***

Ну что же, а теперь вернемся к теме урока, к ремонту. Наша цель с вами – научиться описывать свои представления по поводу ремонта своего дома, а также рассказать, какие действия выполняются в этом процессе. Итак, разберём основные "глаголы ремонта".

ГЛАГОЛЫ РЕМОНТА

Сайларга выбирать
Куптарырга отодрать
Ябыштырыргаклеить
Кисәргә резать
Сыларга мазать
Пәрдәләр эләргә – повесить шторы

Первые три слова, согласитесь, связаны с "обоями". Да, кстати, слово "обои" и на татарском и на русском языке будет "обой". Татары так и говорят:

  • Бу обойлар мине туйдырды инде. – Эти обои мне уже надоели.
  • Кибеткә обой сайларга килдем.Пришел в магазин выбирать обои.
  • Хәлим белән Рания иске обойны ике көн куптардылар, бигрәк яхшы ябышкан булган икән.Халим и Рания два дня отдирали старые обои, так хорошо были поклеины.
  • Данис белән Лениза обойны кисәләр, Сафира клей сылый, ә мин ябыштырам. – Данис с Ленизой
  • Челтәрләр никадәр гади, шулкаләр матур минемчә. – Чем проще тюль, тем она красивее.
  • Пәрдәләрне юарга кирәк. – Нужно постирать шторы.

СТАДИИ РЕМОНТА

  • Ремонт ясарга җыенабыз. – Собираемся делать ремонт.
  • Ремонт ясыйбыз.Делаем ремонт.
  • Ремонт ясап бетереп ятабыз. – Завершаем ремонт.
  • Ремонт ясап бетердек.Завершили ремонт.

ДИАЛОГ "РЕМОНТ НИ ХӘЛДӘ? БАРАМЫ?"

  • Сания: Сәлам, туган! Ничек хәлләр? Ремонт ясыйсыз икән, ни хәлдә, барамы?
  • Галия: Сәлам, абый! Яхшы, үзегездә ничек? Бара әкренләп. Тик Диләрәнең теләкләрен чынга ашыра-ашыра бу ремонтны тиз генә бетереп булмас дип уйлыйм әле.
  • Сания: Ник алай дисең?
  • Галия: Бездә хәлләр! Фатирдагы барлык иске җиһазларны кайсын саттык, кайсын аттык, обойларны куптардык, яңа затлы обойлар ябыштырдык.
  • Сания: Әәә, эшләр зурдан, евроремонтмы әллә?
  • Галия: Шулайрак. Иртәгә дизайнер килә, фатирны төрле бүлекләргә бүлеп, Скандинавия стилендә заманча итеп эшлисе килә.
  • Сания: Үзегез кайда яшисез соң? Шул фатирдамы?
  • Галия: Юк, үзәктәге фатир буш бит, шунда яшибез әлегә.
  • Сания: Ярар, яхшы булган. Үзегезгә ремонт ясап бетергәч, безгә килерсез ясашырга. Безнең йорт зур, эш күп.
  • Галия: Яхшы, килербез.
Ремонт барамы?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:59 0:00
йөкләү


Проверь себя на понимание диалога, ответив на вопросы "Әйе" или "Юк".

  • Сабир белән Шәриф – туганнар.
  • Шәриф гаиләсе белән ремонт ясап бетергән.
  • Сабир Шәрифне кунакка чакыра.
  • Шәриф гаиләсе ремонтны Скандинавия стилендә эшләргә җыена. Ярдәмгә дизайнер килә.

(Җаваплар: 1 – әйе, 2 – юк, 3 – юк, 4 – әйе.)

МИНУТКА ГРАММАТИКИ

Дуслар, запомните! Многие татары сами даже путают: если мы говорим что выбросили вещь, то используем слово "ташларга-выбросить", а если "кинуть", то "атарга". Но, если словосочетание "чыгарып атырга" – то это тоже значит выбросить (в мусорку и т.д.). Например:

  • Иске өстәлне ташларга кирәк. – Старый стол нужно выбросить.
  • Эткә ит аттым.Кинул собаке мясо.
  • Кәнәфине чыгарып аттык.Диван выбросили.

Свет в помещении – это не только освещение, это в первую очередь тепло, которое создает уют, придавая законченный вид любого дизайна. Итак, как сказать "Включите свет", "Выключите свет", "Так темно у вас что-то" һ.б. ?

  • Утны кабызыгыз әле?Включите свет пожалуйста?
  • Утны сүндерегез әле?Выключите свет пожалуйста?
  • Сездә никтер караңгы. – У вас почему-то темно.
  • Ут кабызыйкмы соң?Может включим свет?

А еще бывает светло в доме если “солнечная сторонакояшлы як”. Но еще как бы странно не звучало по русски,татары говорят “Безнең бу якка кояш төшми” – “В эту сторону у нас солнце не падает”.

Когда речь идет про солнечную сторону, обращаем внимание и на расположение дома по сторонам света: север, юг, восток, запад. Давайте рассмотрим как это будет на татарском языке:

  • Көньяк юг / южный
  • Төньяк север / северный
  • Көнбатыш запад / западный
  • Көнчыгыш восток / восточный

А сейчас, ловите рекомендации по расположению некоторых комнат:

  • Аш бүлмәсе төньяк, төньяк-көнбатыш яки төньяк-көнчыгыш якта урнашса яхшы.
  • Кунак бүлмәсе көнбатыш, төньяк-көнбатыш яки көньяк-көнбатыш якта булса әйбәт.
  • Йокы бүлмәсе көнчыгыш яки көньяк-көнчыгыш ягына караса, иртән кояш шул бүлмәгә карар.
Индира яктылык ярата
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:41 0:00
йөкләү

ИНДИРА ЯКТЫЛЫК ЯКЛЫ

ИНДИРА ЗА ТО, ЧТО БЫ БЫЛО СВЕТЛО

Мин үзем яктылык яратам, кунакка баргач та, өйдә караңгы булса, "Ут кабызыйкмы соң?" дип әйтәм. Без үзебез өйдә ремонт ясаганда утны һәр бүлмәгә профессионаллар белән киңәшләшеп ясадык. Бездә бит гөлләр дә күп, ә алар, минем кебек, яктылык яратучылар. Аш бүлмәсенә һәм кунак бүлмәсенә безнең яктылык гомумән төшми, кояшлы як түгел чөнки. Шуңа күрә барлык гөлләрне мин лоджиягә чыгардым, бары тик акча гөле белән фикус кына кунак бүлмәсендә калды.

  • Индира өйдә караңгы булса, нәрсә дип әйтә?
  • Индираның бүлмә гөлләре кайда тора?
  • Индираның өендә кайсы бүлмәләргә яктылык төшми?

​ТОП 3 СТИЛЯ ИНТЕРЬЕРА

Классик стиль

Бу стильгә тонык төсләр хас. Идәндә паркет, түшәмдә орнаментлы бизәкләр. Җиһазлар затлы агачтан, күннән булырга тиеш. Бу стильне күбрәк консерваторлар ярата.

Скандинавия стиле

Бу стильгә минимализм хас. Бүлмәләрдә натураль материалдан эшләнелгән җиһазлар (агач өстәлләр, кулдан эшләнелгән ачык төстәге аксесуарлар, рәсемле постерлар һ.б.). Интерьерда күбрәк ак төсләр.

Лофт стиле

Зоналарга бүленгән ачык бүлмәләр. Таш диварлар юк диярлек. Зур тәрәзәләр, биек түшәмнәр, кирпечле диварлар, уңайлы-комфортлы кәнәфиләр, гадәти булмаган аксессуарлар, графитти.

ДИАЛОГ БИК АШЫГЫЧ МЕНИ СОҢ?
ТАК СРОЧНО ЧТО ЛИ?

  • Илина: Сөмбел, синең IKEA га барасың юкмы?
  • Сөмбел: IKEA га барасың киләме әллә?
  • Илина: Әйе, миңа аш бүлмәсенә лампа, пычаклар, савытлар алырга, кунак бүлмәсенә кәнәфи карарга кирәк. Аннан бер әйбергә кызыккан идем мин анда.
  • Сөмбел: Нәрсәгә ул?
  • Илина: Альгот дигән көзге аласым килә өйалдына. Тартмаларына тараклар, фен, бизәнү әйберләре салып була. Уңайлы бит.
  • Сөмбел: Аны каян таптың? Ничә тапкыр IKEAга бардым, андый әйбер күргәнем булмады.
  • Илина: Кунакка барган идек, шунда күрдем.
  • Сөмбел: Бу атнада бара алмыйм, эшләр тыгыз. Бәлки киләсе атнага?
  • Илина: Икенче атнага кадәр минем йөрәк түзми, алайса иртәгә үзем генә барып кайтам, синең белән икенче юлы барырбыз.
  • Сөмбел: Бик ашыгыч мени соң?
  • Илина: Ашыгыч та түгел, ремонтны тизрәк бетерәсе килә. Безнең өйдә ремонт лофт стилендә, ә IKEAдагы җиһазлар нәкъ шуңа туры килә.
  • Сөмбел. Әй, хыяллый инде син.
  • Илина: Ярар, әйдә көлмә инде.
Бик ашыгыч мени соң?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:59 0:00
йөкләү

Далеко не для каждого человека ремонт является процессом, который не бьёт по карману. Поэтому давайте разберем эту ситуацию. Для начала общий вопрос, на какую сумму все обошлось:

  • Ремонт ничә сумга чыкты? / Ремонт ничә сумга төште? - На какую сумму ремонт обошелся?
  • Ничә сум чыгарып бирәсе булды? – Сколько рублей пришлось отдать?

Варианты ответов:

  • Барысын да санасак , җиһазлар белән бергә 600000 сум акча китте. – Если все посчитать, с мебелью, то ушло 600000 рублей.
  • Барлыгы 400000 мең чамасы акча китте. – Всего ушло где-то 400000 тысяч.

Ну и, конечно, как уж без реакций?!

  • Бик яхшы булган инде бу! Булдыргансыз!Вообще замечательно! Молодцы!
  • Шундый сыйфатлы, заманча булган, рәхәтен күрегез!Такой качественный и современный (ремонт), пользуйтесь на здоровье.
  • Бүлмәләрегез киңәеп киткән! – Комнаты пошире стали.
  • Арзан булган әле бу!Это еще дешево получилось!
  • Абау, кыйммәт булган! – Ох, как дорого!

Приятные пожелания

А сейчас, приятности, то есть пожелания в новый дом, после ремонта. Конечно, все эти выражения-пожелания невозможно запомнить, если только вызубрить. Поэтому хотя бы запомните такие как:

  • "Исән-имин яшәгез!"живите благополучно!
  • "Рәхәтен күрегез!"пользуйтесь на здоровье!

Можно запомнить и использовать и более сложную конструкцию:

  • Тырышлыкларыгызның рәхәтен күреп, исән-имин яшәргә язсын! –​ пусть вам будет суждено жить в здравии и благополучии, получая удовольствие от ваших трудов!

На этом наш урок подошел к концу. Надеемся, что он был лёгким и интересным, и позволил вам выучить много нового и интересного!

Предлагаем пройти тест для закрепления полученных знаний:

Тест: Ремонтны татарча ясыйбыз

Тест: Ремонтны татарча ясыйбыз

Сынау

Это курс "Разговорный татарский для продолжающих". Если вы только начинаете изучать татарский, то вам поможет наш курс "Татарский для начинающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!

татарский для продолжающих

Предлагаем вам курс татарского разговорного для продолжающих. В нём мы изучаем более развёрнутые конструкции, разговорные фразы, обогащаем наш словарный запас и учимся строить более сложные фразы-предложения. Курс для начинающих находится здесь.

последние уроки курса

XS
SM
MD
LG