Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар стратегиясе: 30 елга соңарып башланган эш


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Дөнья татар конгрессы әзерләгән татар стратегиясе өлгесе хакында чираттагы сөйләшү 25 гыйнвар Чаллыда узды. Заманында милли хәрәкәт күтәргән проблемнарны ниһаять хакимият күтәрә, диде чарада катнашучылар.

Чара алдыннан таратылган Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов раслаган програмда "Татарстан республикасы дәүләт структуралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге катнашында Татар конгрессының Чаллыдагы күчмә утырышы" дип кенә әйтелгән. Анда татар стратегиясен тәкъдим итү, шул хакта сөйләшү турында бер сүз дә юк. Конгресс ниндидер дәрәҗәдә татар стратегиясен милләткә җиткерү эшен башлаган. Ә Чаллы түрәләре аны татар стратегиясен тикшерү дип атарга кыймаган. Гап-гади бер утырыш итеп кенә күрсәтәләр. Чаллы түрәләре "татар стратегиясе" дигән сүзләрдән куркып калган дигән хис калды.

Програмда Чаллыдан тыш Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Менделеев, Тукай, Сарман, Мөслим, Актаныш һәм Әгерҗе районнары вәкилләренең катнашуы белдерелсә дә, Чаллы һәм Түбән Кама вәкилләреннән башка бер генә район яки авыл делегатыннан да нинди дә булса тәкъдим яки сорау ишетелмәде.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев ​моңа кадәр стратегия хакында ​Арчада, башка төбәкләрдә әйтелгән сүзләрне Чаллыда тагын бер кабатлады. Элекке чыгышлардан аермасы булмады диярлек. Шәйхразиев чыгышыннан соң Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләре үз тәкъдимнәрен әйтү өчен чиратка басар дигән фараз акланмады.

Страгегияне 30 ел элек кабул итәргә тиеш идек

Беренче булып залда язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова күтәрелде. Моңа кадәр инде Азатлыкта әйтелгән фикерләреннән тыш, ул татар үсеше хакындагы програмның моннан 30 еллар элек үк кабул ителергә тиешлеген әйтте, "бу очракта хәзер тегесе юк, монысы кирәк дип утырмас идек" диде. Фәүзия ханым шулай ук конгресс күтәргән "Татар стратегиясе"н кем башкарып чыгар, кем тормышка ашырыр дигән сорауны да күтәрде. Ул шулай ук заманында милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан Милләт кануны әзерләнүен, аның дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерелүен дә белдерде. "Әмма бу эшләрдә дәүләт катнашмады. Бу кануннарны тормышка ашыруда катнашу гына түгел, аяк чалды", диде Фәүзия ханым.

Ул шулай ук татар стратегиясен тормышка ашыруда Татарстан дәүләтенә ирек бирерләрме дигән сорауны да күтәрде. "Дәүләт көче булмаса, Милли шура гына бу эшне башкарып чыга алмаячак" дип саный ул. "Безгә шушы стратегия тирәсендә бәлки берләшергәдер? Дөньяда 9-10 миллион татарның җанына үтеп керергәдер. Әгәр кайсыдыр татар улы милләт өчен бармак башы кадәр генә гамәл эшләсә дә, йөрәгемне аяк астына куям! Милләт кенә исән калсын", дип ачынулы сүзләр дә әйтте Фәүзия Бәйрәмова.

Сулдан: Рафис Сәлимҗанов, Айдар Хәлим, Данис Шакиров
Сулдан: Рафис Сәлимҗанов, Айдар Хәлим, Данис Шакиров

Утырышта катнашкан язучы Айдар Хәлим татар телен өйрәнүне гаилә җилкәсенә салуны тәнкыйтләде. "Казнага татарлар да салым түли. Әмма татар баласы үз ана телендә белем алудан мәхрүм ителде. Аның каравы урыс балалары мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да урыс телендә белем ала", диде ул һәм бу күренешне татарлар өчен түбәнчелек дип атады.

Шунда Түбән Кама вәкиле сүз алып, 2010 елда Татарстанда махсус карар белән "татар телен белүче хезмәткәрләргә 15% өстәмә түләү турындагы канун" кабул ителүен, шуны кабаттан гамәлгә кертү зарурлыгын белдерде. Залдагы йөзләгән укытучы бу фикерне алкышларга күмде.

Шулай итеп, тугыз-ун шәһәр һәм район җәмәгатьчелеге катнашында узган җыенда нибары өч кеше үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.

Хакимияттәгеләр заманында милли хәрәкәт күтәргән проблемнарны күтәрә

Чара барышында кайбер катнашучыларның фикерен белештек. 90нчы елларда Чаллы хакимиятенең милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы булган Галимҗан Зарипов "Әйе, моннан утыз еллар чамасы элек татар милли хәрәкәте күтәргән проблемнарны дәүләт хәл итә алмады, аңа катнашмады. Менә хәзер еллар узгач хакимияттәгеләр нәкъ шул милли хәрәкәт күтәргән проблемнарны күтәрә", диде. Менә шул чорда, форсат булганда татар милләте мөстәкыйльлеге мәсьәләләрен хәл итү зарур булгандыр, соңга калмадык микән, диде Галимҗан Зарипов.

Тәлгат Әхмәдишин
Тәлгат Әхмәдишин

Милли хәрәкәт ветераны Тәлгат Әхмәдишин әйтүенчә, татар телен яклау, саклау турында карар-кануннар моңа кадәр дә күп кабул ителде, ләкин алар эшләми. Мисал өчен, 2016 елда Татарстан хөкүмәте милли мәгарифне үстерү концепиясен кабул итте. Аны тормышка ашыру өчен юл харитасын төзеделәр, ләкин халыкка күрсәтеп тормадылар, татар мәктәпләрендә урыс телендә укыту әлегәчә дәвам итә. Шулай да, татар стратегиясен Татарстан Дәүләт шурасы кабул итеп, аңа Татарстан президенты имза куйса, аның үтәлешенә берникадәр ышаныч бар, ди Әхмәдишин.

Татар стратегиясе турындагы утырышы Чаллының 41нче санлы мәктәбендә узды. Әлеге мәктәп 2018 елда ачылды һәм шәһәрдә иң яңа мәктәп санала. Әлбәттә инде урыс мәктәбе. Утырышка килгән делегатларны 2-3нче сыйныф балалары "исәнмесез", дип каршы алды. Ләкин чара тәмамлангач та әлеге балалар кунакларны "исәнмесез" дип озатты. Алар башка татар сүзләрен белми булып чыкты. Күрәсең, аларга "сау булыгыз" дип әйтергә өйрәтергә онытканнар.

Конгресс кунаклары Чаллының берничә мәктәбендә, балалар бакчасында булып, анда татарча уку, тәрбия эшләре белән танышты.

XS
SM
MD
LG