Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мәхкәмәсе экстремизмда гаепләнгән Алмаз Имамовка карата җинаять эшен туктатты


Архив фотосы
Архив фотосы

Чаллыда яшәүче Алмаз Имамов узган елның февраль аенда Сбербанк, ВТБ һәм башка банкларда татарча хезмәт күрсәтүләр булмауны шикаять итеп мәхкәмәгә биргән иде. Тикшерү комитеты 2018 елның апрель аенда Имамовның үзен экстремизмда гаепләп җинаять эше ачты.

16 гыйнвар Алмаз Имамов эше буенча чираттагы утырыш узды. Казый Дан Булатов мәхкәмә башында ук гаепләнүче, гаепләүче якның мәхкәмә эшенә нинди дә булса үзгәреш кертү яки сорау-тәкъдимнәр булу-булмавы белән кызыксынды. Гаепләүче як булган прокуратура хезмәткәре "282нче маддәгә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Алмаз Имамовка дәгъва белдерү туктатыла" дигән сүзләр әйтте.

Шушы белдерүдән соң казый карар чыгару бүлмәсенә китте һәм 8-10 минуттан соң чыгып "Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсенә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Алмаз Имамовка карата ачылган җинаять эше туктатыла. Әмма җинаять эше тупланмалары сакланачак", дип белдерде.

Алмаз Имамов Азатлыкка Татарстандагы банкларда татарча хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыру эшен туктатмавын, алга таба да мәхкәмәләргә бирәчәген ассысызыклады.

Мәгълүм булганча, Чаллы тикшерү комитеты Алмаз Имамовка карата Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе, аның экстремизмда гаепләү бүлеге буенча эш ачкан иде. Имамовның интернет сәхифәләрендә урыс милләтеннән булганнарны, христианнарны түбәнсетү юнәлешендә фикерләр әйтүенә кайбер урыс кешеләренең ачулары килә, алар Алмаз Имамовның сәхифәләрдә әйткән сүзләрен үзләрен кимсетә дип саныйлар һәм Петербурның тикшерү комитетына шикаять юллыйлар. Петербурлар әлеге эшне Алмаз Имамов яшәгән Чаллы каласы тикшерүчеләренә юллый. Шулай итеп, Имамовның банкларга башлаган шикаятьләрен карау урынына аның үзенә каршы "экстремизм"да гаепләнеп ачылган эш буенча тикшерү, мәхкәмә эшләре башлана. Болар турында Азатлыкка Алмаз Имамов үзе бәян итте. Шулай ук аның әйтүенчә, 282нче маддә буенча хөкем эшләре башлангач, аның яллаган адвокаты булмый. Узган елның май аенда аңа яклаучы итеп дәүләт адвокаты Виктор Кузнецовны билгелиләр.

Гаепләнүче Алмаз Имамов үзенә бирелгән дәүләт яклаучысының гамәлләре татар телен, татар кешесен кимсетә, дискримаинацияли дип, шәһәр тикшерү комитетына октябрь аенда шикаять итә. Имамов белдерүенчә, ул дәүләт адвокаты Виктор Кузнецовтан тикшерү барышында аңа татар телендә хезмәт күрсәтүен сорый. Әмма Кузнецов әфәнде аңа татар телендә хезмәт күрсәтмәячәген, чөнки татар телен белмәвен һәм татар теленең аңа кирәк тә булмавын әйтә. Моның өстенә, Виктор Кузнецов Алмаз Имамовтан урыс милли фашизмын, антисемитизмны тәнкыйтьләүне туктатуны таләп итә, "бу синең эшең түгел", ди. Алмаз Имамов әйтүенчә, тикшерү барышында Виктор Кузнецовка татарча аралашу турында тәкъдим булгач, Кузнецов аны "нацист" дип атый. "Мин татарча хезмәт күрсәтүне сораган кеше буларак, минем хакта мондый сүз әйтүгә аның хакы юк, бу - җинаять", дип саный Имамов.

Шушы вакыйгалардан соң Алмаз Имамов үзенә адвокат итеп билгеләнгән Виктор Кузнецовны Русия җинаятьләр кодексының 136нчы маддәсенә таянып, җинаять эшенә тартуларын таләп итеп тикшерү комитетына шикаять юллый. Шул арада декабрь-гыйнвар айларында булган мәхкәмәләрдә Имамовның яклаучысы итеп татарча белгән адвокат билгеләнә һәм эшләрне шул алып бара.

* * *

Әйтергә кирәк, күптән түгел Сбербанкның Татарстандагы бүлекләрендә татарча хезмәт күрсәтүче җиһазлар да барлыкка килде. Имамов бу язулар барлыкка килүдә үзенең катнашы булу-булмавын әйтә алмый.

XS
SM
MD
LG