Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сбербанк татарча хезмәт күрсәтә, әмма татарчасын аңларлык түгел


Русиядәге Сбербанк үз эшчәнлеген башлыча урыс телендә һәм беркадәр инглиз телендә башкарып килде. Күптән түгел банкның Татарстандагы бүлекләрендә татарча хезмәт күрсәтүче җиһазлар да барлыкка килде.

Сбербанк татарча хезмәт күрсәтүне электрон чират җиһазы програмына кертте. Бу аның татарча хезмәт күрсәтүдә беренче адымы. Төрле түләүләр, акча салу, акча алу, пенсия белән бәйле хезмәтләрне хәзер электрон таблодагы татарча сүзләр язылган дүртпочмакларга басып, чират саны күрсәтелгән кәгазь алырга мөмкин.

Без шушы җиһазның татарча дигәнне аңлаткан дүртпочмагына басабыз. Аннан инде исемнәре татарча язылган хезмәтләр исемлеге пәйда була. Ләкин, бу хезмәтләр исемлегенең зур өлеше кабаттан урысча булып чыкты, татарча дигәннәрен исә аңлавы кыен.

Сбербанкның Чаллыдагы ике бүлегендә булып, татар телендәге таблода "Ис. тө. наличных, пенсия", "Кулдагы акча кертү", "Түләнмәләр" дигән язулар сораулар тудырды.

Азатлык банк эшчәнлегендә шушындый "татарча хезмәт күрсәтүләр" кайчан барлыкка килүе белән кызыксынды. Банк хезмәткәрләре бу сорауга төгәл җавап бирә алмады. Шулай да "декабрь ае азакларында шикелле" диделәр.

Банкның Чаллыдагы бүлекләре җитәкчеләренә бу турыда сорауны гомумән биреп булмады. Алар Мәскәүгә, 900 номерына һәм интернетта күрсәтелгән телефонга шалтыратырга кушты.

Сбербанкның гади хезмәткәрләре белән сөйләшүдән аңлашылганча, әлеге "татарча програм" Мәскәүдәнме, Казаннанмы бар Татарстан буенча үзәкләштерелгән рәвештә кертелгән. Сбербанкның Казандагы баш бүлегеннән дә ниндидер аңлатма алу мөмкин булмады.

Чаллыда яшәүче Алмаз Имамов узган елның февраленнән бирле Сбербанк белән мәхкәмәләшеп йөри. Ул банктан татар халкына туган телендә хезмәт күрсәтүне таләп итә. Сбербанкта "татарча" язулар барлыкка килүендә Имамов үзенең катнашы булу-булмавын әйтә алмады.

"Урыс телле програмны безгә татар теле дип тәкъдим итүләрен аңлый алмыйм. Алга таба да шулай барса, бу рәвешле татарча хезмәт күрсәтүләрнең хаҗәте шул кадәр генәдер", диде Имамов Азатлыкка.

"Ак барс" банкының Чаллыдагы терминалындагы татарча язулар да әлләни мактанырлык түгел. Анда "Корпоративные клиенты", "Акча күчерү", "Башка операцияләр", "Вкладлар", "Чит ил акчасы алыштыру", "Кредитлар түләү", "Түләүләр", "Пластик карталар буенча касса операцияләре" дигән бүлекләр бар.

XS
SM
MD
LG