Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәйдан" журналы хезмәткәрләре баш мөхәррирне алыштыруга ризасызлык белдерә


"Мәйдан" журналы саннары
"Мәйдан" журналы саннары

Татмедиа җитәкчеләре матбугатка яшьләр килергә тиешлеге, шуның белән заманча матбагалар булдырып, алга барырга кирәклеге турында белдерә. Әмма "Мәйдан" журналына утыз яшьлек мөхәррир Фидаил Мәҗитов урынына җитмешкә якынлашкан Факил Сафинны кую тәкъдиме редакциядә ризасызлык тудырды.

19 декабрь Татмедиа җитәкчесе урынбасары Әлфия Әдиятова һәм "Казан утлары" журналының 27 яшьлек баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Чаллының "Мәйдан" журналы хезмәткәрләре белән очрашып редакциядәге үзгәрешләр турында сөйләште.

Бу атна башында "Мәйдан"ның баш мөхәррире Фидаил Мәҗитовның Татмедиа тарафыннан эштән алынуы билгеле булды. Мәҗитов эштән алынуына Азатлыкка ниндидер аңлатма, фикер әйтүдән баш тартты.

Әлфия Әдиятова
Әлфия Әдиятова

Әдиятова "Татмедиа"га караган матбугат чараларында яшь мөхәррирләргә, яшь укучыларга игътибар бирелүен ассызыклап үтте. Аның сүзләренчә, "Мәйдан" журналы соңгы берничә санында зур хаталар җибәргән, "Татмедиа" җитәкчелеге шуларны күреп алган.

Мисал итеп ул Рәмис Аймәтнең 50 еллык юбилеена багышланган чыгарылышны китерде һәм журнал "аңа шулкадәр зур урын бирергә тиеш түгел иде" диде. Моңа кадәр "Мәйдан" иллегә якын язучы-шагыйрьгә багышлап, аларның туган көннәренә бәйләп махсус саннар чыгарган. Аларны күрүче булмаган.

Тагын бер шелтә журналның Татарстан район һәм шәһәрләренә багышланган саннарын чыгару белән бәйле. Быелның ноябрь санын чаллылар Казан артындагы Биектау районына, андагы язучы-шагыйрьләргә, башка иҗат кешеләренә, оешма-ширкәтләргә багышлап чыгарган. Район ширкәтләре моның өчен Казандагы "Татмедиа"га шактый гына акча күчергән. Әмма Әдиятова, "журналны Казан артындагы Биектау районына багышлавыгыз зур хата. Татмедиа журналы бер районга тулы бер чыгарылышын багышларга тиеш түгел, бу – мөхәррир хатасы", дип белдерде.

Шунысын искәртү зарур, "Татмедиа" җитәкчелеге атна саен реклам акчалары кереме турында һәр редакциягә хисап ясата һәм реклам акчасы таба алмаганнарны шактый гына "пешереп" тә тора дип әйтергә була. "Татмедиа" һәр хәрефтән акча эшләргә куша, мәҗбүр итә. "Мәйдан"да да хәлләр шундый. Әмма Әдиятова әлеге очрашуда белдерүенчә, журналга бернинди дә реклам акчасы җыю планы куелмаган, имеш, үз белдекләре белән йөргәннәр. "Биектау, Түбән Кама, Алабугага барып акча сорап язмалар әзерләү зарур түгел иде. Чөнки "Мәйдан" – әдәби журнал", диде ул.

Очрашуда катнашкан журналистлар фикеренчә, алар шушы төбәктән чыккан, шушында яшәүче язучы-шагыйрьләрне, район тарихын, аның данлыклы кешеләрен республика күләмендәге журналда күрсәтәләр. Бу район кешеләре тормышы башка төбәкләр өчен дә кызыклы. "Бүген Биектау, иртәгә Саба районы, аннан Казан кирмәне турында язарбыз. "Татмедиа" акча эшләргә генә мәҗбүр итә. Газет-журналлар ни яза, радио-телевидение ни сөйли, ни күрсәтә, эчтәлекләре белән кызыксынучы юк", диләр редакциядә.

Шул ук вакытта бер атна чамасы элек журнал редакциясендә "Татмедиа" комиссиясе булып киткән. Редакциянең акча табу өчен Биектауга кадәр барып җитүен, алга таба да шушы юнәлештә эшләүне, башка районнарга чыгуны да хуплаганнар. Журнал редакциясенең бизнес-планы үтәлүен дә әйткәннәр. Әдиятова исә "сез журналда районнар турында түгел, әдәби язмалар бастырырга тиеш. Сездән акча таләп итүче юк", дигән фикерне алга сөрә.

Сүз барышында журналистлар "Мәйдан" журналы редакциясенең машинасы булмавын да бәян иткән, күршеләрендәге "Чаллы ТВ" һәм "Челнинские известия" газетында, ягъни ике кәнәфидә мөхәррир булып утыручы Зөлфия Солтанованың берүзенә (Әлфия Әдиятованың бертуган апасы - ред.) "Татмедиа"дан ике машина бирелүен әйттеләр. Әлфия Әдиятова моңа җавап итеп "мин бу күренешкә аңлатма бирмәячәкмен", диде.

Әлфия Әдиятова очрашуда Татмедиа җитәкчелегенең "Казан утлары" баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинның "Мәйдан" журналына да баш мөхәррир итеп билгеләнүен белдерде. Ләкин бу хакта ниндидер рәсми документ күрсәтмәде. Галиуллинның кайчаннан, күпме вакытка "Мәйдан" белән килешүе булуы да әйтелмәде. Хезмәткәрләр белән сөйләшү барышында Галиуллинның "Мәйдан" журналы баш мөхәррире булу турында килешүнең гомумән төзелмәве дә ачыкланды. Шуңа да карамастан, аның Казаннан торып журналны идарә итәчәге, мөмкин булганча Чаллыга килеп-китеп йөриячәге белдерелде.

Шулай ук редакциядәге эшне алып бару өчен әдәбият, шигъриятне әйбәт белгән урынбасар билгеләү (Фидаил Мәҗитов урынына) зарурлыгын да әйтте Әдиятова. Журналистлар урынбасар итеп Фидаил Мәҗитовны тәкъдим итте. Әмма Әдиятова кискен рәвештә "бу мөмкин түгел" дип белдерде. Галиуллин читләтеп кенә әйтүенчә, бу урынга басманың беренче мөхәррире Факил Сафин яки Айгөл Әхмәтгалиева кулай дип күренә. Мәйдан хезмәткәрләре урынбасар итеп Әхмәтгалиева билгеләнүен таләп итте. Сафин урынбасар булган очракта бердәм рәвештә эштән китәчәкләрен дә белдерде. Алар яшь мөхәррир Фидаил Мәҗитовны эшеннән алдыру интригасында нәкъ менә Факил Сафин катнашы булу ихтималын әйтә.

Фидаил Мәҗитов
Фидаил Мәҗитов

Мөхәррирлек интригасы дигәннән, "Татмедиа" җитәкчесе Андрей Кузьмин бу атна башында Мәҗитов белән очрашу вакытында үзенең бу хәлдә берни дә эшли алмавын, "Мәйдан" мөхәррирен билгеләүне президент аппаратында хәл итүләрен белдергән. Президент аппаратында гади бер журнал мөхәррире мәсьәләсен хәл итүләре кызыклы вә сәер күренә. "Татмедиа"дагы җитәкче вазифада эшләүче, исемен атамауны сораган бер хезмәткәр Азатлыкка "Мәйдан" журналы мөхәррирен алыштыру эшчәнлеген Татарстан президенты аппаратында Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсен җитәкләүче Данил Мостафин алып баруын белдерде.

Данил Мостафин 1984-2004 елларда Чаллыда укытучы, мәктәп мөдире урынбасары, педагогия көллияте мөдире һәм башка вазифалар башкара. 2004-2014 елларда Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары була. Факил Сафин шул елларда "Фән һәм мәктәп" журналында эшли. Ул Данил Мостафин белән тыгыз элемтәдә була. Президент аппаратында эшләүче Данил Мостафин "Казан утлары"н җитәкләүче һәм "Мәйдан" журналына баш мөхәррир итеп билгеләнгән Рөстәм Галиуллинның туганы дигән сүзләр дә бар. Менә шушы "өчлек" төрле юллар белән "Мәйдан" журналына Факил Сафинны мөхәррир итеп китерергә тырыша дигән фаразлар туа. Шулай да "Көмеш кыңгырау" газетыннан күптән түгел җибәрелгән Факил Сафин бүгенгә кадәр шушы редакциядә "мин "Көмеш кыңгырау" газеты киңәшчесе дип "Татмедиа" кабинетында утыра.

"Мәйдан" редакциясе хезмәткәрләре ике баласы һәм ипотекасы булган яшь мөхәррирне эштән алуга борчылу, аның урынына инде җитмешкә якынлашып килүче кешене урнаштырырга теләүгә аптырау белдерә.

Факил Сафин
Факил Сафин

Бу вазифага килү мөмкинлеге турында Азатлык соравына Факил Сафин "Мәйдан журналында минем ярдәм кирәк булса, мин теләсә нинди вазифада анда эшләргә әзер. Мин ул журналны үзем оештырдым һәм биш ел анда баш баш мөхәррир булдым. Мин "Мәйдан" журналына битараф түгел, андагы һәрнәрсәне йөрәгем аша уздырам", дип җавап бирде. Редакция хезмәткәрләренең Сафин килгән очракта бердәм рәвештә эштән китәчәге турында белдерүенә карата ул, тәкъдим булса, хезмәткәрләр белән сөйләшеп карарга исәпләвен әйтте.

Фәһим Вәлиев
Фәһим Вәлиев

"Мәйдан" журналына язылу әле дәвам итә. Журналга Татарстаннан тыш Башкортстан, Удмуртия, Чуашстан, Киров өлкәләре һәм башка төбәк укучылары да язылган. Ул алдагы яртыеллыкта әле чыгачак. Аннан соңгы язмышы билгесез.

19 декабрь көнне "Мәйдан" журналы тирәсендәге хәлләргә борчылу белдереп Чаллыдагы Тукай һәйкәле янында ялгыз пикет узды. Әлеге чарада активистлар Фәһим Вәлиев һәм Рифат Бәдретдинов катнашты.

Белешмә. "Мәйдан" журналы 2001 елда чыга башлый. Беренче мөхәррире – Факил Сафин. Ул Казанга Язучылар берлегенә эшкә чакырылгач, 2006 елдан баш мөхәррир вазифасын Вахит Имамов башкара. Имамов 2014 елга кадәр эшли, аннары Казанда чыгучы "Мәдәни җомга" басмасына китә. Шул елдан бу атна башына кадәр мөхәррир вазифасында Фидаил Мәҗитов булды.

XS
SM
MD
LG