Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Печән базары"ына татар дөньясында киңрәк колач бирү тәкъдим ителде


Чаллыда "Печән базары"
Чаллыда "Печән базары"

24 август иртәдән Чаллыда яңгырлы булды. Шуны истә тотып, “Печән базары” чарасы алдан билгеләнгән Тукай яр буе урамыннан “Энергетиклар” мәдәният йортына күчерелде. Шушы сәбәпләр аркасындамы, Казандагы “Печән базары” күпкә яхшырак узды диючеләр дә булды.

Бәлки шулайдыр да. Базар булгач, анысы сәүдә белән бәйле булуы бар кешегә дә аңлашыла торгандыр. Ә менә биредәге күргәзмә-сәүдә эшләрендә әллә ни яңалык булмавы күзгә чалынды. Биредә сатуга куелган милли эшләнмәләрне, кием-чигүләрне инде дистә еллар буена чит илләрдә, Русия һәм Татарстанда татар тормышына кагылышлы булган һәртөрле чарада күрергә насыйп була. Әйе, зәркәнчеләр дә, бал-май сатучылар, итек-читекчеләр дә, күлмәк-түбәтәй тегүчеләр дә Чаллыдагы “Печән базары”нда шул иске танышлар, Казан, Алабуга, Чаллы каласында уза торган сәүдә чараларында катнашучылар булып чыкты.

“Базар” бу яктан әлләни яңалык кертмәде булып чыга. Шулай да халыкны җәлеп итү, аеруча балаларны татар милли сәнгәтенә, кул эшләрен башкару осталыгына кагылышлы хикаятләр белән җәлеп итү үзенчәлекле булды. Бәйрәм мизгелләрен Азатлык фотогалереясеннән карый аласыз.

Балаларны осталыкка өйрәткән вакытта кыз балалар кулларына чүкеч тоттырып кадаклар кактыру да күпләрдә аптырау да, елмаюлар да уятты. Әлеге чарада кыз балаларның капчык киеп узышуларын да күзәтеп торучылар булды. Китаплар сату урыннары да артык буш түгел иде.

Шунысын искәртик, ни сәбәпледер иң күп тамашачыны яулык бәйләргә өйрәтү остаханәсендәге мастер-класс барышында күрергә туры килде. Биредә яулык бәйләү осталыгына өйрәтүне күзәтүчеләр арасында ир-атларны да күрергә була иде.

Чараның сәнгәть өлеше “Болгар” бию ансамбле, “Хәзинә” балалар клубы мәйданчыклары белән үрелеп барды.

“Печән базары”ның татар кешесенә, балалары һәм яшьләренә кирәге бармы?” Шушы сорау белән татар милли хәрәкәте активисты Хәлил Әюповка мөрәҗәгать иттек.

Хәлил Әюпов
Хәлил Әюпов

“Печән базары” ниндидер дәрәҗәдә татар рухын үстерүгә өлеш кертәдер, дип саныйм. Чаллыда моңарчы да татар рухы булды. Менә мин бирегә улым һәм киленем эшләп чыгарган татарча китапларны алып килдем. Алга таба шушы проектның үсеп, татар дөньясында киңрәк колач алуын телим”, диде Хәлил Әюпов.

"Печән базары" ярминкәсе Казанда 2013 елдан бирле ел саен оештырылып килә. Быелгысы 5 августта Черек күлдә узды. 26 август Омски шәһәренең Халыклар дуслыгы бакчасында "Печән базары" заманча татар мәдәнияте фестивале үтәчәк.

XS
SM
MD
LG