Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәүләткә ярдәм ит – пенсиягә чыкканчы үл"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

10 август Түбән Камада коммунистлар фиркасе пенсия яшен арттыруга каршы чара үткәрде. Анда илдәге реформаларның халыкка бернинди файдасы булмавы, хәерчелек һәм тәртипсезлекнең артуы турында чыгышлар ясалды. Чарага дүрт йөзләп кеше килде.

Түбән Камадагы каршылык чарасына килүчеләрнең кайберләре үзләре белән шигарләр язып, рәсемле плакатлар да алып килгәннәр иде. Аларның барысында да диярлек пенсия яшен арттыруга мөнәсәбәт белдереп, бүгенге көн һәм киләчәк турында борчылу хисләре ята.

Әлеге урам җыены үткәрүнең вакыты беркадәр үзенчәлекле иде. Каршылык чарасы кичке алтынчы яртыда башланды. Азатлыкның шушы үзенчәлек белән кызыксынуына КПРФның Түбән Кама шәһәре вәкилләре "шимбә-якшәмбе халык бакчасына ашыга" дип җавап бирде. Шуңа чараны эштән соң оештыруны кулай күргәннәр. Алар урам җыены уздыру гаризасында "5 меңләп кеше катнашырга мөмкин" дип күрсәткәннәр. Пенсия яшенә үзгәрешләр кертүгә каршы фикер белдерергә дүрт йөзләп кеше килде.

Әлеге җыенны КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов ачты һәм чыгыш ясады. Ул Русия хакимиятләренең инде 25 ел буена илдә реформалар алып баруын, ләкин ул реформаларның халыкка бернинди файдасы булмавын, киресенчә, халыкның хәерчелеккә, бөлгенлеккә төшә баруына игътибар юнәлтте.

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

"Ә бит реформалар халыкның тормыш дәрәҗәсен, пенсиясен, стипендиясен һәм башка күрсәткечләрен яхшыртырга тиеш. Юк, хакимиятләр халык өчен түгел, олигархлар файдасына эшли. Газы да, нефте дә шәхси кулларда”, диде Миргалимов.

"Әгәр Русиядә нефть-газ олигархы йөз сум акча эшли икән, шуның 75 сумы олигарх кесәсенә керә. Русиядә акча бар һәм бик күп", диде Татарстан коммунистлары җитәкчесе. "Ә менә дистәләрчә ел эшләп пенсиягә чыгучыларга бирү өчен акча булмвына берничек тә ышанып булмый", дип өстәде ул. Шушы фикерләрне һәм хакимиятләрнең хезмәт кешеләре кесәсенә керә башлавы турындагы сүзләрне урам җыенында катнашучылар ризасызлык белдереп кабул иттеләр.

Түбән Кама коммунистлары лидеры Альберт Яһүдин үз чыгышын: “Халыкның хәерчелеге – ил өчен иң зур оят! Путин тарафдарлары пенсия күләмен арттырырга вәгъдә итәләр. Әгәр мондый арттыру була калса, белегез, пенсия акчалары пенсия яшенә җитә алмыйча үлеп киткәннәр хисабына эшләнәчәк", дип белдерүдән башлады.

Бик күп чыгышларда "Болай яшәргә ярамый", "Урыс сугышчылары Сүриядә, Украинада һәм Африка илләрендә ни эшләп йөриләр?" дигән сораулар да куелды. Русия кешеләренең чит илләрдә сугышып йөрүләрен илдәге хәерчелек, тәртипсезлек белән бәйләделәр. Шулай ук кечкенә генә Әрмәнстанда ике атна дәвамында тыныч урам җыеннары нәтиҗәсендә хакимиятне алыштыру тәҗрибәсе дә искә алынды.

Урам җыенында резолюция дә кабул ителде. Анда пенсия яшенә үзгәрешләр кертүне яклап тавыш биргән Русия думасындагы Татарстаннан сайланган депутатларны чакыртып алу эшен башлау, Путин-Медведев хөкүмәтен тарату зарурлыгы да әйтелә.

XS
SM
MD
LG