Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов тәнкыйтеннән соң КФУда татарны өйрәнү кафедрасы калачак


Казан университеты (КФУ)
Казан университеты (КФУ)

КФУда татар тарихын, этнографиясен, этнологиясен өйрәнүче галимнәр бер кафедрага берләшәчәк.

Казан федераль университетында (КФУ) киләчәктә татарны өйрәнүче (татар тарихы), археология, этнография галимнәре бер кафедрага берләшеп эшләячәк. Бу хакта Азатлыкка КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов белдерде. "Татар халкы тарихын өйрәнүче тарихчыларны гына түгел, ә археологларны, этник тарихны өйрәнүче этнологларны берләштерү – бу безнең тырышлыгыбыз", ди ул.

Хәйретдинов яңа кафедрада 20-25ләп галим тупланачагын һәм моңа кадәр эшләгән бер генә белгечнең дә кыскартылмаячагын әйтә. Татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасында җиде галим эшли иде.

Бүгенгә кадәр КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы, археология һәм этнология кафедрасы аерым эшләп килде. Алар төрле югары мәктәпләр эчендә иде. Татарны өйрәнү кафедрасы Халыкара мөнәсәбәтләр һәм тюркология югары мәктәбенә, ә археология һәм этнология кафедрасы Тарихи фәннәр һәм дөнья мәдәнияте мирасы югары мәктәбенә карады.

Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты төзелеше
Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты төзелеше

Яңа кафедраның исеме әлегә тәгаенләнмәгән. Аны башта яңа оешкан кафедра галимнәре, ә аннан соң университетның зур гыйльми шурасы тикшереп расларга тиеш. Шулай да Хәйретдинов яңа кафедраның исемендә йә "татарны өйрәнү", йә "татар халкының тарихы" дигән сүзләр һичшиксез булачак дип әйтә.

Хәйретдинов сүзләренчә, мондый кафедралар Чуашстан, Башкортстан, Удмуртия дәүләт университетында эшләп килә инде. Аларда археология, этнология, төбәк тарихы бер кафедрага берләшкән. "Без тикшерелгән юлдан барабыз. Безнең максат бөтен белгечләрне дә бер кафедра канаты астына туплау", ди ул.

Мәгълүмат чараларында әлеге институттагы татарны өйрәнү кафедрасы көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика кафедрасының бер юнәлеше булачак икән дип зур шау-шу туган иде. Хәбәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җитте. 29 апрель президент республикадагы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу өчен төзелгән багучылар шурасы утырышы вакытында университет җитәкчесен тәнкыйтьләп, "мондый мәктәп әһәмияткә ия һәм динебезгә, тарихыбызга, телебезгә сак булу кирәк", дип тә әйтте.

Хәйретдинов бу шау-шуның тууына нык гаҗәпләнә. Алда булачак үзгәрешләр турында сөйләшкәндә татарны өйрәнү кафедрасын көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика кафедрасына кушу турында сүз дә булмаган иде, ди ул.

"Бу мине бик гаҗәпләндерә, чөнки үзгәрешләрне тикшерү коллектив белән безнең институтның гыйльми шурасы утырышында булды. Дөресен әйтәм, бу көнчыгышны өйрәнүгә татарны өйрәнүчеләрне дә, африканистиканы да кушалар дигән дәлилләр каян килеп чыккандыр, белмим. Бу ягы бик гаҗәп. Африканистика һәм көнчыгышны өйрәнү кафедралары алар беренче чиратта телләрне өйрәнүче кафедралар. Анда төрле телләрне өйрәнәләр. Татарны өйрәнүгә фарсы, гарәп һәм башка телләрне өйрәнүнең нинди катнашы бар?", ди Хәйретдинов.

Рамил Хәйретдинов
Рамил Хәйретдинов

Университетта татарга караган бөтен кафедраларны бергә туплап, аерым бер Татарика институты булдыру мөмкинме? Бүген татарны өйрәнүче фәннәр кайсы кая сибелгән. Татар теле, әдәбияты, сәнгате Толстой исемендәге институтка; татар журналистикасы Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институтына карый һәм башкалар.

"Моның өчен утырырга, максатларны билгеләргә һәм республикага, татар диаспораларына, гомумән алганда, татарга менә шуның кадәр белгечләр кирәк дип исәпләп күрсәтергә туры киләчәк. Максатларны күрсәтү өчен күп кирәкми бит. Моның өчен җитди шөгыльләнү генә кирәк. Мин үзем менеджер буларак, аны тормышка ашыруның реаль адымнарын күрәм. Моның бернинди кыенлыгы да юк, теләк кенә кирәк.

Сүз һуманитар белгечләр әзерләү турында гына бармаска тиеш. Без бу очракта һуманитар өлкәдә милли элита гына әзерләргә тиеш түгел. Әгәр бу мәсьәлә күтәрелә икән, ул очракта киң итеп, төрле өлкәләргә белгечләр әзерләү куелырга тиеш. Әгәр бу максат куела икән, ул төптән уйланырга, бөтен яклап тикшерелергә, исәпләнергә һәм милли мәгарифнең уртак системасы булдырылырга тиеш. Әмма бүген милли мәгарифнең мондый системасы республикаларның берсендә дә юк. Бездә (Русиядә) югары белемнең уртак системасы гына бар. Бу – бүгенге чынбарлык. Республикаларга белгечләр әзерләү өчен бүгенгә булганы белән максималь эшләү кирәк", ди Хәйретдинов.

Соңгы вакытта Татарстанның үзенең бөтен өлкәләргә дә белгечләр әзерли торган милли университетын булдыру идеясе яңадан күтәрелде. Февраль аенда Халыкара ана теле көне уңаеннан үткәрелгән чарада татар җәмәгатьчелеге милли университет булдыру өчен эшче төркем төзеде. Милли университет идеясен Тукай бүләгенә намзәтләр дә хуплап чыкты.

XS
SM
MD
LG