Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чихиро Тагучи: "Татарстанга барып татарча сөйләшергә телим!"


Чихиро Тагучи
Чихиро Тагучи

Токиода татар теле дәресләренә йөргән Чихиро Тагучига нибары 18 яшь. Ул хәзерге вакытта Кэйо университетында белем ала, төрки телләр белән кызыксына, Татарстанга килергә тели. Чихиро Азатлык радиосы сорауларына җавап бирде.

Татар телен үзләштерү теләге татарлар күп булмаган җирләрдә дә күзәтелә. Азатлык радиосы теләп һәм яратып татар телен өйрәнүче чит ил кешеләре белән таныштыруын дәвам итә.

Британиядән Адам Лентон, Финляндиядән Робин Истон, Дагыстаннан Саадулла Әхмәтгаджиев мисаллары бүгенге көндә ана телен белмәгән һәм белергә теләмәгән татар яшьләренә үрнәк була ала. Шул ук вакытта ул яшьләр өчен көчле мотивация булып тора, чөнки татар теле белән кызыксыну – ул аның XXI гасырда актуальлеген һәм әһәмиятен дәлилли.

Татар теле курслары күп кенә чит илләрдә дә оештырыла. Мисал өчен, Парижда татар телен үзләштерергә теләүчеләр өчен махсус курслар бар. Ә 2014 елның ноябрь аеннан бирле Япония башкаласы Токиода татар теле курслары алып барыла. Дәресләр һәр якшәмбе оештырыла.

Токиода татар теле дәресе
Токиода татар теле дәресе

Хәзерге вакытта дәресләрнең өченче семестры тәмамланды, сентябрьдә яңа семестр башлана. Бу курсларга 20ләп япон кешесенең йөрүен инде хәбәр иткән идек. Азатлык укучыларын дәресләргә йөри торган япон яшьләре белән таныштыра башлый. Бүген без Чихиро Тагучидан аның татар теле белән кызыксынуы турында әңгәмә корабыз.

Чихиро Япониянең Тояма шәһәрендә туган. Хәзерге вакытта Кэйо университетында белем ала. Шунысын ассызыклыйк: Чихиро сорауларыбызга язмача кирилл хәрефләре белән әдәби татар телендә җавап бирде, хаталары юк диярлек.

– Чихиро, синдә татар телен өйрәнү теләге ничек барлыкка килде?

– Мин үзем чит телләр белән кызыксынам. Аеруча төрки телләр белән кызыксынуым бик зур. Татар теле дә төрки телләрнең берсе. Шуңа бәйле татар телен өйрәнү теләге туды да инде.

– Токиода уза торган курслар турында ничек белдең?

– Твиттер аша белдем. Твиттерда дусларым арасында төрле телләр белән кызыксынучылар бик күп, яңалыклар тасмасында Токиода татар теле курслары оештырыла дигән хәбәрне күрдем, шуннан соң катнашу карарын кылдым.

– Бу дәресләр ничек бара? Сиңа ошыймы?

Чихиро Тагучи укытучысы Гөлнара Курасава белән
Чихиро Тагучи укытучысы Гөлнара Курасава белән

– Курслар искиткеч. Укытучыбыз (Гөлнара Курасава – ред.) күп телләрны яxшы белгәнгә, оста итеп русча белгән укучыларга русча, төрекчә белгән укучыларга төрекчә аңлата ала. Әлбәттә, дәресләрдә гадәттә татарча гына кулланыла. Миңа бу курслар бик ошый!

– Казанда буласың киләме соң?

– Әйе, әлбәттә! "Дом чая"да татар ризыкларын бик нык ашарга телим.

– Татар телен өйрәнү синең өчен авырмы?

– Минемчә, татар телен өйрәнү бераз гына авыр, дип уйлыйм. Чөнки татар телендә әйтелеш шактый катлаулы. Мин русча яxшы белмим, ә татар телендә сүзлекләр һәм грамматика китаплары күбесенчә русча язылган. Бу мәсьәлә бик авыр.

– Тагын нинди телләрдә сөйләшә аласың?

Төрле телләр белән кызыксынам мин. Япон теленнән тыш инглизчә, алманча, французча һәм әрмәнчә беләм.

– Ә татарларда сиңа нәрсә ошый?

– Ризыклар! Кайчакта татар теле укытучыбызның дусты татар милли ризыкларын пешереп китерә. Мәсәлән, өчпочмак һәм пәрәмәчне яратып ашыйбыз. Алар бик тәмле, миңа нык ошый. Татар милли ризыкларын пешерү курсларында бик катнашырга теләр идем. Шулай ук миңа татар җырлары да ошый. Мин иң беренче яраткан татар җыры – "Аерылмагыз".

– Киләчәккә планнарың нинди?

– Татар теленә бәйле теләгем – Татарстанга барып шунда татар телендә кешеләр белән сөйләшү.

Шулай итеп, Чихиро җавапларын кыска тотса да, үзенең татар телен тиешле дәрәҗәдә үзләштерүен дәлилләрде.

XS
SM
MD
LG